Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Измирда җир тетрәү еш була, әмма болай курыкканыбыз юк иде"


Измирдагы җир тетрәү нәтиҗәсе
Измирдагы җир тетрәү нәтиҗәсе

Измирда җир тетрәү кабатлану ихтималы сәбәпле күп кенә кешеләр төннәрен өйләрендә йокламыйча, урамда, машинада уздырган. Бу хакта Азатлыкка анда яшәүче милләттәшләребез сөйләде.

Җомга көнне Төркиядә җир тетрәүнең иң көчлесе көнбатыштагы Измир шәһәрендә булды. Анда зилзилә йортларны җимерде. Кимендә егерме йорт җимерелеп төшкәне әйтелде.

Измирнең Борнова, Байраклы районнарында, Кошадасы курортында корылмаларга зыян килде. Сәфәрехисар шәһәренең диңгез буе урамнары диңгез ташкыны астында калды.

Ким дигәндә 26 кешенең һәлак булуы хәбәр ителде. Хәрабәләр арасыннан кимендә 70ләп кешене чыгарганнар. Эзләү-коткару эшләре төнлә дә дәвам итте.

Тораксыз калганнарга Измирның берничә отелендә урыннар бирелде.

Измирда гомер итүче татарлар сөйләвенчә, җир тетрәү кабатлану ихтималы сәбәпле, алар төнне урамда, машиналарында уздырырга булган.

Беһзат Акташ
Беһзат Акташ

Измирдагы татар оешмасы җитәкчесе Беһзат Акташ яраланучылар, корбаннар арасында татарларның булмавын әйтә.

"Мин гомум чатка яздым, барысы да исән-сау. Татарстаннан килеп укучы кызлар бар иде. Алар әле элемтәгә чыкмады. Татарлар ныклырак йортлар сатып алырга тырыша", диде ул.

Беһзат әфәнде үзе җир тетрәү вакытында урамда булган.

"Башта нәрсә булганын аңламадык. Җир селкенә башлады, бер бинадан өстән нәрсәдер коелды. Бөтен халык аптырады. Бер урынгарак җыелдык, яныбызда берни ишелмәде. Ә менә минем хатыным өйдә булган, тирбәлеш башлангач ук бик курыккан. Әле дә куркуы бетми.

Җир тетрәү тагын кабатланырга мөмкин дип әйттеләр. Биналардан чыгарга куштылар. Шуңа җомга кичен ашарга-эчәргә алып машина белән паркка барырга карар иттек. Шунда ук машинада кунып та кайтырбыздыр", диде Беһзат әфәнде.

Измирда яшәүче икенче бер татар Гөлназ Дениз Азатлыкка әйтүенчә, бу якларда өч, дүрт дәрәҗәге җир тетрәүләр еш була.

Гөлназ Дениз
Гөлназ Дениз

"Ике-өч айга бер була иде, ул алай көчле булмагач, куркытмый, азрак селкетә дә үтә иде. Бу юлы бик куркытты", диде ул.

Дениз сүзләренчә, биналар ишелүгә китергән көчле җир тетрәүдән соң, кичкәрәк тагын берәү кабатланган. Аның дәрәҗәсе 5.1 булган.

"Өч һәм дүрт дәрәҗәдәге җир тетрәүләр хәзер даими булып торачак. Ишелергә мөмкин, зыян күргән биналарга якынлашмаска дип кисәттеләр, бүген өйләргә кермәгез диделәр. Халык урамда, машиналарында утыручылар да күп. Без дә күпчелек халык кебек төнне машинада уздырабыз", дип сөйләде Гөлназ.

Аның әйтүенчә, җир тетрәүнең тәэсире бу юлы Истанбул, Бурса, Бодрумда, тирә-юньдәге башка шәһәрләрдә дә сизелгән.

Истамбулда яшәүче Айгөл Кәбирова җир тетрәү вакытында өйдә ашарга пешереп йөргән булган.

"Бераз гына селкетеп алды. Җирле халык инде моңа күнеккән, чөнки Төркиядә җир тетрәү еш була. Күп очракта килгән халык кына куркуга төшә", диде ул.

Төркиядә 1900 елдан 2017 елга кадәр барлыгы 210 көчле җир тетрәү булган. Алар нәтиҗәсендә 87 мең кеше үлгән һәм 600 меңгә якын йорт җимерелгән, дип яза mk-turkey.ru. Халыкка зыян китерми торган җир тетрәүләр елына берничә меңгә җитә.

XS
SM
MD
LG