Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен өйрәнгән урыс кызы: "Алесядан Алисәгә әйләндем"


Өч ел дәвамында татар телен яратып өйрәнгән урыс кызы Алеся Корсак белән аның тел өйрәнүе, урысларның татарлар турында стереотиплары, татар киносына нәрсә җитмәве һәм башка кызыклы темалар турында сөйләштек.

Узган атна интернетта татар телен үзе теләп өйрәнгән һәм татарча камил сөйләшкән урыс кызы Алеся Корсак видеоязмасы киң таралды. Мәскәү кызы өч ел татар телен өйрәнүен сөйләде, моннан ләззәт табуын әйтте, татар теленең матур булуын искәртте. Иң мөһиме: Алеся моны саф әдәби татар телендә, кайбер татарлар да кулланмаган сүзләр белән аңлатып сөйләде. Күпләрне бу битараф калдырмады, видео астында аны хуплау һәм максат фикерләре мулдан булды.

Азатлык та Алеся Корсакның сөйләменә һәм татар телен яратуына таң калып, аның белән аерым сөйләшеп алырга булды. Якшәмбе кич без Instagram сәхифәбездә җанлы сөйләшү оештырдык. Сөйләшүнең иң кызыклы һәм мөһим урыннарын тәкъдим итәбез.

— Алеся, сез Мәскәүдә яшисез, шуңа барысын да кызыксындырган сораудан башлыйк: сез татар телен ни өчен өйрәнәсез?

— Барысы да минем татар теле белән кызыксынуымны белгәч, "син – татар кызымы?" яки "синең Татарстанда туганнарың бармы?" дип сорыйлар. Чынлыкта Татарстанда минем туганннарым юк, әти-әнием Мәскәү өлкәсеннән, икесе дә – урыслар, ирем дә – урыс.

Без Мәскәү өлкәсендә яшибез, әти-әнием – укытучылар, мин үзем артист булып эшлим. Минем тормышым кастинглар, киноларда төшү һәм төрле репетицияләр белән тулы. Шунысын әйтим: гаиләмдә чит телләргә, аларны өйрәнүгә мөнәсәбәт бик яхшы, шуңа гаиләм татарча өйрәнүемә дә яхшы карашта булды, куанды.

Беренче мәхәббәтем – татар егете иде. Барысы да шуннан башланды дип уйлыйм

Студент булганда, 17 яшемдә беренче мәхәббәтем – татар егете иде. Барысы да шуннан башланды дип уйлыйм. Аннары соң хисләр сүрелде, ләкин татар теле белән кызыксыну югалмады. Хәзер аның кайда икәнен дә белмим, күптән булган хәл. Татар теле – бик матур тел, ул миңа бик ошый. Шуңа күрә аны һаман өйрәнәм, нигә дигәндә, үземә кызык һәм рәхәт булганга. Минем өчен бу – матур хобби.

Тел – мәдәният көзгесе, халыкның бөтен матурлыгын, тарихын күрсәтә. Русиядәге халыклар телләрен сакларга һәм аларны алга таба үстерергә кирәк дип саныйм. Телләр – һәр халыкның энҗе бөртеге, халыкның үз яшәешен ничек күрүе, аны башка буыннарга ничек тапшыруы. Барыбыз да бертөрле булсак, бер телдә генә сөйләшсәк, без үзебезне югалтырбыз бит, "соры" һәм гадәти булырбыз. Һәр халыкта зирәклекнең үзенчәлекле бөртекләре бар, бергә җыйганда алар бик кызык.

— Ә татар телен ничек өйрәнә башладыгыз? Курсларга йөрисезме, үзлектән өйрәнәсезме?

— Өч ел элек мин Мәскәүдә татар телен өйрәтү курсларын таптым, "Умарта" курслары. Башта мин бик оялып кына бардым, урыс булгач, миңа кырын караячаклар дип борчылдым. Ләкин "умартачылар" мине бик җылы кабул итте, барысы да ачык йөзле, ярдәмчел булды. Исемем дә татарлашты, Алесядан Алисәгә әйләндем.

Курсларга хәзер дә йөрим, татарча өйрәнүемне хәзер дә дәвам итәм.

— Татар теле матур дидегез, ләкин ул урыс теленнән бик нык аерыла. Татар теле сезнең өчен авырмы, өйрәнүдә нәрсәсе кыен?

Татар теленең яңгырашы миңа бик ятышлы, җилдә очкан яфракларның матур тавышына тиң

— Юк, татар теле авыр түгел, ул урыс колагына бераз сәеррәк. Без балачактан күбрәк Европа телләренә ияләшкән бит, аларның мантыйгы, төзелеше бөтенләй башка. Ә татар теленең яңгырашы миңа бик ятышлы, ул минем өчен җилдә очкан яфракларның матур тавышына тиң. Мөгаен, татарча чыжылдаучы авазлар күп булгангадыр, белмим. Мин аны шулайрак ишетәм.

— Өйрәнү – бер нәрсә, ләкин телдә практика да кирәк бит. Сез телегезне ничек шомартасыз, сезгә нәрсә ярдәм итә?

— Әйе, практика бик кирәк. Мин татарча фильмнар карарга тырышам, татар җырларын тыңлыйм. Мин караган фильмнардан барысы да ошады, алар барысы да үзенчәлекле, минем өчен яңа булды. Татар мәдәнияте, гомумән, урыс кешесе өчен бераз сәеррәк, тылсымлырак.

Мөгаен, миңа иң күп ошаган фильм – Камал театры артисты Фәнис Җиһанша катнашындагы "Кире" фильмы, ул миңа бик ошады, мин аны кинотеатрда берничә тапкыр карадым. Ул бик җиңел, режиссер эше дә, актерлар эше дә сокланырлык. Ул тел проблемын да чагылдыра, һәм моны җиңел форматта, юмор белән эшли. Мондый фильмнар кирәк дип саныйм.

— Курсларга йөрим дидегез, ә тагын нәрсәләр кулланасыз? Интернетта сезгә ресурслар җитәме?

— Телне өйрәнәсең килсә, кино да карарга, музыка да тыңларга, интернетны да актив кулланырга кирәк. Ресурслар бик күп, кулланып була. Аерым алганда "Әйдә! Online"-ны әйтер идем, бик яхшы ресурс, мәгълүматны бик яхшы аңлаталар. Аны кулланырга киңәш итәм, вакытың аз булганда, кулыңдагы телефоннан гына тиз генә яңа сүз укырга, күрергә, яңа гыйбарәне ятларга – бик җиңел, миңа ошый.

"Умарта" курсларына да бик рәхмәтлемен, анда мин даими аралашкан дусларны да таптым.

— Урыс кешеләрендә татарлар турында стереотиплар да күп, алар турында нәрсә әйтә аласыз?

— Татар телен өйрәнә башлаганда гына минем татарлар турында стереотиплар бик күп булган. Мәскәүдә яшәгәндә, көндәлек тормышта татарларны күп күрмәгәндә син барысын да башкача күзаллыйсың. Татарның бик ачык йөзле, кунакчыл, җылы кеше икәнен күрәсең. Урыс кешесе "татар" дигәндә, нәрсә уйлаганын беләсезме? Күбесенчә, "татар" сүзен ишеткәч, атка атланган, калкан кигән, сөңге тоткан, авылларны яндырып, җиңү шигарен яңгыраткан Алтын Урда гаскәрие күз алдына килә. Чынбарлыкта бу текә образ, үзен яклардай хәрби, бруталь ир-ат образы бу.

Татарның бик ачык йөзле, кунакчыл, җылы кеше икәнен күрәсең

Моннан тыш татарның "мәкерле" дигән образы да бар, "хитрый татарин" дигән сүз күп яңгырый бит. Ә чынлыкта, татарлар белән күпләп аралашкач, танышкач, чынбарлыкта, татарның бик ачык йөзле, кунакчыл, җылы кеше икәнен күрәсең. Стереотиплар шулай юкка чыга.

— Нәтиҗәдә, татарлар нинди булып чыга?

— Гади, яхшы кешеләр. Беләсезме, ике ел элек Казанда ирем белән булдым. Һәм ул миңа бик ошады, Казан шундый матур һәм кунакчыл шәһәр. Тарихи үзәк тирәсендә генә йөреп өлгердек, Бауман урамындагы бөтен өчпочмакларны ашап бетердек бугай.

— Ирегез, татар телен өйрәнүегезгә ничек карый? Кирәксез эш, вакытны бушка әрәм итү димиме?

— Ирем мине бик тә хуплый, бу миңа ярдәм итә, өстәмә мотивация дә бирә. Без "Малай на белом барсе" дигән танылган җырга җавап видеосын әзерләгән идек, шунда түбәтәйдә ирем төште, бик кызыклы булды.

— Әйдәгез, җитдирәк темага күчик. Соңгы елларда бездә тел мәсьәләсе бик кискенләште. 2017 елга кадәр Татарстанда татар теле барлык укучыларга дәүләт теле буларак мәҗбүри укытыла иде. Хәзер исә аны теләүчеләр генә өйрәнә. Бу хәлләрне күзәттегезме, тел мәсьәләсен Мәскәүдән ничек күрәсез?

— Бу мәсьәлә Татарстанда гына түгел, күптән түгел Коми мәдәни үзәге белән бергә эш иткән идем, алар белән дә аралашканда, вазгыятьнең нәкъ шундый икәнен ишеттем. Минем фикерем шундый: һәр республикада үз туган телләрен белергә тиешләр. Икенче мәсьәлә, аны негатив тудырмыйча ничек өйрәтергә?

Мин телне мәҗбүри укытып түгел, аны кызык итеп укыту яклы

Үзем телне мәҗбүри укытып түгел, аны кызык итеп укыту яклымын: уеннар кулланып, аны популярлаштырып, кинолар күрсәтеп, кызыклы китаплар укытып һәм башкалар. Телне "модалы" итсәң, кешеләр үзләре аңа тартылыр. Совет берлегендәгечә мәҗбүриләтү нәтиҗә бирмәстер, икеле куйсаң, киресенчә, негатив кына туа. Ә кызыксындырсаң, нәтиҗә башкача булыр.

Әйтик, инглиз телен генә заманча укытуга карасак, хәзер бик күп кызыклы методикалар бар, телне кызыклы сериаллар карап та өйрәнәләр, геройларга гашыйк булалар, аларның сүзләреннән цитатлар, гыйбарәләр аералар... Менә бу юл белән бару дөресрәк булыр иде дип уйлыйм. Кино – шәп ысул, аны да эшкә җигәргә кирәк.

Тел – ул безнең белән янәшәдә булган нәрсә, ул безгә якын булырга тиеш. Инглиз телендә дә "Лондон – Британия башкаласы" дип өйрәнәләр икән, бу укучыларга кызык түгел, ул алардан ерак. Имтихан тапшырып, шуннан соң аны оныталар, кулланмыйлар. Ә бездә инглиз теле укытучысы дәрес саен нәрсәдер кызыклы әйбер алып килә иде: Бритни Спирс, берәр фильмнан кызыклы өзек, CNN хәбәрләреннән берәр өлеш... Безгә бу ошый иде, без телнең "монда һәм хәзер" булганын күрә идек, аны куллана алуыбызны аңлый идек. Татар телен дә шулай өйрәтсәләр, кызык һәм файдалы булыр иде дип уйлыйм.

— Тагын шундыйрак тәкъдим бар иде: дөнья бестселлерларын татарчага тәрҗемә итү: китапларны да, фильмнарны да. Әйтик, кинотеатрда Һолливуд фильмнарын, мультфильмнарын татарча субтитрлар белән карау. Ничек уйлыйсыз, кирәкме бу, яхшы чара булыр идеме?

— Әйе, бу кимендә игътибар уятыр иде, кешеләрдә кызыксыну уятыр иде. Татарларда бу фильм минем туган телемдә ничек яңгырый дигән кызыксыну булыр иде, татар телен өйрәнүчеләргә дә бу өстәмә стимул бирер иде. Әйтик, миңа берәр актер, персонаж ошый икән, мин аннан да татарча ишетә алсам, шәп булыр иде.

Чит илнеке бик шәп, ләкин татарга үзенең фильмнары да кирәк. Үз фильмнарын төшерсәләр, аны кызык итеп ясасалар, бу икеләтә шәбрәк булыр иде.

— Кино турында сөйләшәбез икән, сезнеңчә, нинди татар киносы кирәк? Нәрсә турында, нинди жанрдагы фильмнарны карар идегез?

— Хәзерге Татарстан фильмнары бик ябык булып күренә, әйтерсең лә, үзләре өчен генә төшерелгән. Берәр фильмны карарга телим икән, миңа аны бик озак эзләргә туры килә, алар ачык куллануда түгел, тырышып эзләргә кирәк. Татарстан фильмнарны киңрәк базарга чыгуын теләр идем: федераль каналлар, онлайн-кинотеатрлар, стриминг-платформалар һәм башкалар.

Татар киносының хәзерге хәле җитәрлек ресурслар булмаудан дип уйлыйм

Дәүләт кинога күбрәк финанс, субсидияләр бүлеп чыгарса иде. Барысы да аңлый: бу бик кыйбат, ләкин бу юнәлешне үстерергә кирәк. Аның үсеше матди ярдәм белән генә тәэмин ителә ала. Татар киносының хәзерге хәле – киноның үз гаебе түгел, бу җитәрлек ресурслар булмауда дип уйлыйм. Дәүләткә төбәк киносына күбрәк игътибар итәргә кирәк. Төбәк киносы еш кына федераль фильмнардан да сыйфатлырак була, әйтик, быел Кинотавр бәйгесендә якут фильмы җиңгән, бу яхшы күрсәткеч.

Татар киносына идеяләр, фантазияләр бик күп, бик кызыклы әйберләр төшереп була. Менә әле туган идея: СТС каналында әрмән турында "Последний из Магикян" дигән кызыклы сериал чыккан иде, ул юмор белән урыс һәм әрмән мәдәниятләренең очрашуын сурәтли. Фильм икетелле, репликаларның бер өлеше субтитрлар күрсәтелеп әрмән телендә яңгырый. Күз алдына китерегез, татарларга бәйле мондыйрак сериал никадәр кызык булыр иде!

Жанрларга килгәндә, үзем комедияне бик яратам, татарча комедия фильмнары, сериалларын яратып кара идем. Ләкин һәр жанрының үз тамашачысы бар, үсәрлек юнәлешләр бик күп. Русия тамашачыларына да татарлар турында менә шундый фильмнар аша күбрәк белергә кызык булыр иде.

— Ә сезне татар киносына төшәргә чакырсалар, үзегезне нинди рольдә күрер идегез? Нинди татар режиссерларында төшәргә теләр идегез?

Әлбәттә, мин татар киносында төшәргә бик теләр идем

— Әлбәттә, мин татар киносында төшәргә бик теләр идем. Миңа бу мәдәният, тел кызык икән, кинода да төшү кызык булыр иде. Минем әле акцентым бар, татар телен тагы да шомартасы бар әле, шулай да, киләчәктә татарча уйнарга теләр идем. Бәлки минем урыс булуымны ничектер юмор белән күрсәтеп булыр иде, берәр комедия проекты булса, тагын да шәбрәк булыр иде. Карарбыз, һичьюгы, теләгем бар.

Нинди режиссер дигәндә, беләсезме, актерлык – бик ачык һөнәр, без һәрвакыт төрле кешеләргә бик теләп кастингларга барабыз. Шуңа без гел барлык тәкъдимнәргә ачык.

— Сез видеода Мәскәүдә татар театрларына гел йөргәнегезне сөйләдегез. Нинди татар театрларын яратасыз, сезгә нинди спектакльләр ошый?

— Мин һәрвакыт татар театрлары гастрольләрен көтәм. Камал театрын бик яратам, берничә ел элек "Хуҗа Насретдин" спектаклен ошаттык, мин үзем Фәнис Җиһаншаның зур җанатары. Мәскәүдә бу спектакль бик уңышлы барды. Үзем аны татарча өйрәнә башлаганда гына караган идем, бер колагым белән тәрҗемәсен тыңласам, икенче колагым белән сүзләрнең татарча яңгырашына колак салдым.

Казанда актив булган режиссер – курсташым Туфан Имаметдинов, аны бик яратып күзәтәм, уңышлар теләп калам. Узган ел "Алтын битлек"кә Әтнә театры килгән иде, алар бик ошады, яшь режиссер булуы күренә иде, ул бик үзенчәлекле һәм кызыклы алымнар кулланды. Көчле спектакль дияр идем.

— Ә сез нинди татар җырчыларын тыңлыйсыз, кемнәр ошый? Берәрсе белән танышмы?

— Кызганычка, үзем таныш түгел, ләкин күзәтеп, карап барам. Җырларны да яратып тыңлыйм, үзем өчен яңа сүзләргә дә игътибар итеп, аларны язып алам. Җырчылардан Элвин Грей, Гүзәл Уразова җырларын яратып тыңлыйм.

— Безнең укучыларга нәрсә киңәш итәр идегез? Татар телен өйрәнүчеләргә нәрсә әйтергә телисез?

— Телләрне өйрәнү – шәп нәрсә. Аеруча бу синең туган телең булса, аның белән бәйлелегең булса. Башкалар белмәгәнне белү – үзенә күрә "кечкенә серең", һәм аңа ия булу бик шәп. Ике татар очрашканда "дуслык режимы"н кабызу турында мәзәкне хәтерлисездер, бик кызык бит бу.

Миннән еш кына телне күпме һәм ничек өйрәнүемне сорыйлар. Шулай дияр идем: өйрәнәсең килгәндә, өч сәгать тә утырасың, кайбер атналарда укыйсы килми, укымыйсың. Иң мөһиме, тел өйрәнү рәхәтлек китерергә тиеш, бу процесс күңелле узарга тиеш. Төрки телләр төзелеше бик кызык, сүзләрнең төзелеше, аффиксларның бәйләнеше – үзенә күрә кроссворд, чишелергә тиешле табышмак сыман. Кызык кына булырга тиеш, үзегез өчен тел өйрәнүдә кызык урыннарны эзләгез.

Әңгәмә бераз кыскартылды. Аның тулы эфирын безнең Instagram сәхифәсендә карый аласыз.

XS
SM
MD
LG