Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кукмарада яшүсмернең полиция бүлегенә һөҗүме эше кысаларында тагын биш кеше тоткарланган


Кукмара полиция бүлеге бинасы
Кукмара полиция бүлеге бинасы

30 октябрьдә яшүсмернең үги әтисе Марат Җамалиев тоткарланган иде.

Татарстанның Кукмара шәһәрендә полиция бүлегенә һөҗүм турында җинаять эше кысаларында биш кеше тоткарланган. Бу турыда РИА Новости яза. Тоткарланучыларның кем булуы һәм һөҗүм итүче үсмер белән нинди бәйләнеше барлыгы әйтелми.

1 ноябрьдә яшүсмернең үги әтисе Марат Җамалиев кулга алынды. Ул 30 декабрьгә кадәр сак астында калдырылачак. Җамалиев 2001 елда Киров өлкәсе нефть үткәргечен шартлатуда гаепләнеп, 14 елга төрмәгә утыртылган иде.

30 октябрьгә каршы төндә Кукмарада 16 яшьлек яшүсмер полиция бүлегенә яндыргыч шешәләр ыргыткан, тоткарлау вакытында полиция хезмәткәрен яралаган дип хәбәр ителде. Полиция аны атып үтерде. Соңрак социаль челтәрдә яшүсмернең “хәрәм сатыла торган кафены шартлатырга” баруы турында яздырган видеосы барлыгы ачыкланды.

Һөҗүм турында “террорлык гамәле кылырга омтылу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG