Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада активист Илһам Янбердин митинг оештырган өчен 20 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде


Илһам Янбердин
Илһам Янбердин

Моннан тыш, җәмәгать урынында битлексез булганы өчен активистка штраф салынды.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Куштау активисты Илһам Янбердинны “рөхсәтсез ачык чара уздыру”да гаепле дип табып, 20 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте. Моннан тыш, җәмәгать урынында битлексез булганы өчен ул 3 мең сум штрафка тартылды.

Янбердин 29 октябрьдә Башкортстан Корылтае каршында халык җыены уздыруда гаепләнә. Ул көнне халык җир турында канунга үзгәрешләргә каршы чыккан иде.
Яңа канунга ярашлы, Башкортстандагы хосусый кулларда булмаган һәм муниципалитетларга карамаган җирләр хөкүмәт карамагына күчә. Халык болай эшләгәндә дәүләт җирләрне үзе теләгәнчә файдалана алачак дип саный. Канун узган пәнҗешәмбе депутатлар тарафыннан хупланды. Аңа кадәр активистлар канунга каршы 25 меңнән артык имза җыйган иде.

Дүшәмбе Ишембайдагы мәхкәмә Илһам Янбердинны район башлыгы Азамат Габдрахмановны вазифасыннан алуны таләп иткән халык җыеннарында катнашкан өчен 40 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткән иде.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Куштауны яклаучыларга тимәскә сүз бирсә дә, активистлар аларга карата репрессияләр дәвам итүен белдерә. Ишембай районы башлыгының вазифадан китүен таләп иткән җыеннар уздырган өчен активист Фәрит Рәхмәтулловка 40 мең сум штраф җәзасы бирелде. Ишембайда Габдрахмановка каршы җыеннарда катнашкан өчен Куштау активистлары Рәмис Теляпкулов, Дмитрий Петров, Юлай Аралбаевка карата да административ эшләр ачылды.

XS
SM
MD
LG