Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министры урынбасарлары билгеләнде


Илсур Һадиуллин җыелыш уздыра
Илсур Һадиуллин җыелыш уздыра

Ике яңа урынбасар министрлыктан һәм Казан мәгариф идарәсеннән.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин карары белән республика мәгариф һәм фән министрының ике урынбасары билгеләнде. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Министр урынбасары -Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе итеп Рәмис Мөҗипов билгеләнгән. Элек ул әлеге департаментта җитәкче урынбасары булган.

Татарстан мәгариф министрының тагын бер урынбасары Миңзәлия Закирова булачак. Моңарчы ул тугыз ел Казан мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары бүлеген җитәкләгән. Педагогика фәннәре кандидаты, 2010 елда “Белем бирү сыйфаты белән муниципаль дәрәҗәдә нәтиҗәле идарә итүнең шарты буларак контрольнең традицин һәм дистанцион формалары” дигән темага диссертация язган.

2017 елдан Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары булган Илсур Һадиуллин сентябрьдә министр итеп билгеләнде.

XS
SM
MD
LG