Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Моңарчы Һадиуллин министрның беренче урынбасары вазифасын башкарды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллинны билгеләде. Карар Татарстан президенты сайтында урнаштырылган иде. Хәзерге вакытта сайттагы карар бетерелгән, Азатлыкта аның күчермәсе саклана.

Моңарчы Һадиуллин министрның беренче урынбасары вазифасын башкарды. 2017 елга кадәр ул Казан мәгариф идарәсен җитәкләде. ​

Илсур Һадиуллин белгечлеге белән биология һәм химия укытучысы. 1990нчы елларда Казанның 71нче мәктәбен һәм 155 гимназиясен җитәкләде. 1997 елдан ул биш ел дәвамында мәгариф һәм фән министры Фарис Харисов урынбасары булды. 2002 елда Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли башлады, 2004-2007 елларда Татарстанның мәгарифне үстерү институтын җитәкләде. 2007-2017 елларда Һадиуллин Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифасын башкарды.

17 сентябрь Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов вазифасыннан китте. Ул Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм дәүләт академиясе җитәкчесе итеп билгеләнде. Борһанов Татарстан министры вазифасына 2017 ел ахырында, Мәскәүнең татар теленә басымы белән көрәшкән Энгель Фәттахов урынына килгән иде. Ул тармакны "тынычландыру" өчен куелды дип фаразланды. Һадиуллин ул чакта Борһанов урынбасары булып билгеләнгән иде.

18 сентябрь Татарстан премьер-министры вазифасына Алексей Песошин расланды. Дәүләт шурасы утырышында яңа мәгариф һәм фән министрының вице-премьер дәрәҗәсендә булмаячагы әйтелде.

XS
SM
MD
LG