Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсмиләр Навальный агуланмаган, панкреатиты көчәйгән ди


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный 20 августка кадәр сәламәтлеге бик яхшы булуын әйтә

Русия эчке эшләр министрлыгы транспорт идарәсенең Себер федераль бүлгесе оппозиция сәясмәне Алексей Навальный 20 августта агуланмаган, ә аның хәле начараю ашказаны асты бизе авыруы көчәю сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин дип белдерде.

Эчке эшләр министрлыгы идарәсе Навальный эше кысаларында тикшерү барышы турында хәбәр чыгарды. Навальныйның биоматериалларында, аннан алынган киемдә, кунакханәдәге әйберләрдә агулаучы матдә эзләре табылмады диелә. Хокук саклау оешмалары Навальныйның хатыны Юлия сүзләренә дә сылтана: янәсе, ул иренең ябыгу өчен диета тотканын, авыруының шуннан килеп чыккан булу ихтималын әйткән.

Хәбәрдә Навальныйның диагнозы китерелә. “Күп тапкырлар уздырылган химия-токсикология тикшерүләрен исәпкә алып төп диагноз расланды: углевод алышыну бозылу (төп); тышкы һәм эчке секреция функциясе бозылу белән барган хроник панкреатит, аның көчәюе (юлдаш авыру). Документта “агулану” диагнозы расланмавы ассызыклап әйтелә.

Эчке эшләр министрлыгы шулай ук Себердә Навальный белән сәфәрдә булган Владлен Лось, Мария Певчих һәм Георгий Албуровларны “провокация” ясауда гаепләде, алар тикшерүчегә килеп мәгълүмат бирүдән кача дип белдерде.

Миинистрлык тикшерүне дәвам итә, ләкин шул ук вакытта җинаять эше ачмый.

Навальный твиттерда рәсмиләрнең бу белдерүләренә карата фикерләрен язды. Ул хатыны әйткән дип китерелгән сүзләрнең уйдырма булуын, һәм үзенең бернинди дә панкреатит белән авырмавын язган. “Мин ел саен медицина тикшерүе узам һәм берничә елга анализларым бар. 2020 елның 20 августына мин тулысынча сәламәт идем” дигән сәясмән.

Аңа кадәр Томскида мәхкәмә Навальныйны агулау турында эш ачудан баш тарткан иде.

Алексей Навальный 20 августта Томскидан Мәскәүгә очканда хәле начараеп, Омски хастаханәсенә эләкте. 24 августта Омскига махсус килгән очкыч белән аны Германиянең Шарите клиникасына күчерделәр.

Германия хөкүмәте бундесвер лабораториясе нәтиҗәләренә таянып Навальный организмында “Новичок” төркеменә керүче сугышта кулланыла торган агулы матдә эзләре табылды дип белдерде.

XS
SM
MD
LG