Accessibility links

Кайнар хәбәр

Режиссер һәм телевидение журналисты тәкъдим иткән 10 сериал


"Татарча подкаст" чыгарылышында Байбулат Батулла һәм Венера Аитова тәкъдим иткән сериаллардан 10 кызыклысын сайлап алдык.

Бу атна Азатлыкның "Татарча подкаст"ы кино темасына багышланды. Кино режиссеры Байбулат Батулла һәм журналист, күптән түгел бала табып хәзер өйдә утыручы хуҗабикә Венера Аитова белән соңгы елларның иң кызыклы сериаллары турында фикер алыштык. Азатлык әлеге сөйләшүдән 10 кызыклы сериалны тәкъдим итә.

Иң кызыклы 23 сериал һәм татар киносын Netflix-ка кертү хыялы
please wait

No media source currently available

0:00 0:48:01 0:00
йөкләү

1. Варислар (Succession; урысча – Наследники)

  • 2018 ел
  • 2 сезон
  • HBO төшергән

Логан Рой – танылган медиамагнат. Үзенең картаюын аңлап, ул бизнесын гаиләсенә тапшырырга әзерләнә. Киләчәктә ширкәт идарәсен аның олы улы үз кулына алырга тиеш, тик башта гаиләне мәкерлелек, хыянәт һәм төп варис урыны өчен көрәш көтә. Сериал өлешчә Австралия һәм АКШ миллиардеры Руперт Мердок биографиясенә нигезләнә.

Венера Аитова
Венера Аитова

Венера Аитова: Киңәш итәм. Сериал үзенә беренче сериядән бик җәлеп итмәсә дә, аннары акрынлап кызыксындыра башлый. Сериал балаларны тәрбияләү турында, бай әти балаларына барысын да бирергә теләсә дә, иң мөһимен бирмәгән булып чыга. Монда уңай герой юк, миңа бу бик ошый, бу тормышча, гомумән, бер яхшы герой да юк, барысы да начар. Һәр баланың булдыксызлыгы аерым күрсәтелә, гаилә һәм акча темасы бик кызыклы карала.

2. Исән калу уены (Игра на выживание)

  • 2020 - ...
  • 1 сезон
  • Амедиа Продакшн, 1-2-3 Production һәм Kargo Films

Гадәти реалити-шоу анда катнашучылар өчен нәрсә белән тәмамлана ала? 16 кеше кыргый себер урманына барып, бер миллион евро өчен көрәшә. Кагыйдәләр шундый: әзер ризык юк, уенга шәхси әйберләрне алу ярамый, якындагы йөз чакрымда электр да, элемтә дә, цивилизация дә юк. Ахырга кадәр барып җиткән кеше җиңә. Тик гадәти башланган шоу акрынлап гомер өчен куркыныч уенга әйләнә.

Байбулат Батулла
Байбулат Батулла

Байбулат Батулла: Һәр персонажның яхшы ягы да, тискәре ягы да бар. Һәр геройның хәленә керәсең, аның мотивациясен аңлыйсың. Берсен дә тискәре яки яхшы дип әйтеп булмый. Икенче сериядән башлап сериал сюжеты үзенә җәлеп итә башлый. Уңышлы сериал дип әйтеп була, кайбер яклардан минуслары булса да. ​

3. Кире кайту (The Undoing; урысча – Отыграть назад)

  • 2020 - ...
  • 1 сезон
  • HBO төшергән

Грейс – Нью-Йоркта яшәүче уңышлы терапевт, аның барысы да яхшы: яраткан ире, яхшы улы, бай тормышы бар. Тиздән Грейсның яңа китабы чыгарга тиеш, анда ул хатын-кызларга интуицияне тоярга һәм ир-атлар турында беренче тәэсиргә ышанырга киңәш итә. Тик китап чыкканчы Грейсның ире югала, һәм аның әкияти булып күренгән тормышы челпәрәмә килә.

Венера Аитова: Төп рольләрне монда Николь Кидман белән Хью Грант уйный. Мин матур актерларны шундый яратам, бигрәк тә картая торган карт актерлар бик кызык. Кидманның һәр хәрәкәтен, һәр карашын карау кызык, Һью Грант та бик матур картая икән, аны беренче тапкыр тискәре герой дип күрдем.

4. Эпидемия

  • 2018 - ...
  • 1 сезон
  • Premier Studios, "КИТ" киностудиясе

Билгесез яңа вирус Мәскәүне үлеләр шәһәренә әйләндерә. Электр юк, акчаның кыйммәте юк, вирусны әле йоктырмаганнар ризык өчен көрәшә. Сергей сөйгәне һәм аның аутист баласы белән әлегә иминрәк булган шәһәр читендә яши. Тик ул Мәскәүдә калган элекке хатынын һәм улын ташлый алмыйча шәһәргә бара һәм ниндидер могҗиза белән аларны алып кайта. Кайту юлында аларга башка кешеләр дә кушыла. Элек бергә яши алмаган кешеләр берләшеп, куркыныч юлга чыга.

Байбулат Батулла: Коронавирусның беренче дулкынында бу сериалны күп кеше карап, яхшы рецензия язган иде, бик мактаганнар иде. Мин исә бу сериалны хәзер генә карый башладым. Сериалны Netflix сатып алды. Уңышсыз яклары булса да, Русия өчен бик отышлы сериал дип саныйм.

5. Чики ​

  • 2020 - ...
  • 1 сезон
  • НМГ студиясе, "Марс Медиа"

Сериал фахишәлек белән шөгыльләнгән дүрт хатынны тасвирлый. Аларның берсе Мәскәүгә барып кайтканнан соң, үз бизнесын ачу хыялы белән яна башлый. Әшәке тормышларыннан туйган кызлар аның куркыныч планына кушыла.

Байбулат Батулла: Мин аны карап бетерә алмадым. Сериалны төшерү тарихын беләм, субъектив рәвештә аның өчен 100 процент җан атарга тиеш идем, сюжет структурасы да күңелемә ята. Тик аның башкарылышы ошап бетмәде, әлегә карап бетерә алмадым. Сериалның зур уңышын Горбачева (төп актриса) белән бәйлим.

6. Патшабикә гамбиты (The Queen's Gambit, урысча –​ Ход королевы​)

  • 2020 - ...
  • 1 сезон
  • Netflix

Кентукки штаты, 1957 ел. Әнисе үлгәннән соң, 9 яшьлек Элизабет Һармон ятим кала һәм католик ятимнәр йортына эләгә. Монда балаларга гел "витаминнар" бирәләр, һәм башка кыз киңәше белән Элизабет яшел даруларны төнгә калдыра. Ул шулай ук шахмат уйнарга яраткан Шайбель белән таныша һәм аннан шахмат уйнарга өйрәнә. Берничә елдан кызның тормышы үзгәрәчәк, ләкин анда төп урынны шахматларга мәхәббәт алып торачак.

Байбулат Батулла: Әлегә беренче сериясен карадым, нык ошады. Шунда ук икенче серияне карыйсы килә дип әйтә алмасам да, бүгенге көндә күп яңгырый торган сериалларның берсе.

7. Миллиардлар ​ (Billions, урысча –​ Миллиарды​)

  • 2016 - ...
  • 5 сезон
  • Showtime Networks, Best Available!, TBTF Productions Inc.

Зур акчалар һәм хакимлек дөньясында, Нью-Йоркның үзәгендә ике кеше көндәшлеге бара: Уолл-стриттагы максатчан икътисадчы Бобби Акселрод һәм үз эшенә тугры булган федераль прокурор Чак Родс. Акселрод 11 сентябрь вакыйгаларыннан һәм финанс кризистан соң зур гына акча эшли ала, Родс исә аның эшчәнлегенә бәйле фондның кануный булмаган гамәлләре турында белеп ала һәм аңа компромат эзли башлый.

Венера Аитова: Беренче сериядән үк үзенә тартып ала. Беренче сезоннар бик кызык булды. Тик соңгы сезоннарын инде бик кирәкмәгән якларга бордылар, аларны инде карыйсы да килми.

8. Форс-мажор​ (Suits, урысча –​ Форс-мажоры​)

  • 2011 - ...
  • 9 сезон
  • Untitled Korsh Company, Hypnotic Films & Television, Universal Cable Productions, Open 4 Business Productions

Үзлектән хокук белемен өйрәнгән юрист Майк Росс Нью-Йоркның иң танылган адвокатларының берсе Һарви Спектрның эшкә алу әңгәмәсенә ялгыш кына эләгә. Гадәти эш эзләүчеләрдән арыган Һарви аны эшкә ала, егетнең бик сәләтле һәм хәтере яхшы булуы ачыклана. Шул рәвешле Манһэттенда бик үзенчәлекле адвокатлар тандемы барлыкка килә.

Венера Аитова: Меган Маркл төшкән танылган сериал. Озын серияләр булуына карамастан, беренче сериядән үк үзенә җәлеп итә торган сериал. Бик кызык барды, тик Маркл киткәннән соң, яңа персонаж керде дә, сериал инде үзен акламады. Шунсы кызык: Британия патшабикәсе оныгы шаһзадә Һарри бу сериалны карап, Меганга гашыйк булган.

9. Кара көзге (Black Mirror, урысча –​ Черное зеркало)

  • 2011 - 2019
  • 5 сезон
  • Zeppotron, House of Tomorrow, Netflix

Соңгы елларда технологияләр безнең тормышны бик нык үзгәртте. Һәр өйдә, һәр өстәлдә, һәр кулда – плазмалы телевизор, компьютер экраны яки смартфон. Алар – безнең XXI гасырдагы яшәешнең көзгесе, һәм безнең турында әти-әниләребезгә караганда да күбрәк белә. "Кара көзге" сериалында заманча дөнья турында төп борчылулар чагыла.

Венера Аитова: Футуристик сериал, гаджетларның тормышыбызга йогынтысын күрсәтә. Серияләр бер-беренә бәйле түгел, һәр серия аерым җайланма куркынычларын күрсәтә. Мин бу сериалны бик нык карарга киңәш итәм, аны караганнан соң телефонны да кулыңа алырга куркасың. Дөресен әйтим, беренче сериясен караганнан соң минем ярты еллап күңелем болганды.

10. Яшь папа (The Young Pope​, урысча –​ Молодой Папа)

  • 2016 - 2017
  • 1 сезон
  • Wildside, Sky Italia, Home Box Office, Canal+, Haut et Court TV, Mediapro

Сериалның төп каһарманы – америкалы 47 яшьлек кардинал, Нью-Йорк архиепископы Ленни Белардо. Ул төрле кардиналлар көрәшүе нәтиҗәсендә, компромисс шәхес буларак Рим папасы вазифасына сайлана. Тик ул үзен шактый эксцентрик тотып, катлаулы кеше булып чыга. Кардиналлар аны сайлауларына үкенеп, "яшь" Рим папасына каршы мәкер кора башлый.

Венера Аитова: Бик рәхәтләнеп, тәмләп карарлык сериал. Ул бик акрын гына бара, төп герой (Джуд Лоу) үзенә җәлеп итә. Монда темасы да бик кызык, һәр серия турында аерым сөйләшәсе килә.

* * *

Венера Аитова белән Байбулат Батулла тәкъдим иткән башка сериалларны безнең "Татарча подкаст" чыгарылышында тыңларга тәкъдим итәбез.

XS
SM
MD
LG