Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халкыбызга борынгы музыка уен коралларын танытырга кирәк"


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Казанда "Рун" дип аталган музыкаль-каллиграфик тамаша узды. Музыкант Алмаз Әсхәдуллин һәм "Алпар" татар-төрки этно музыка төркеме борынгы музыка коралларында милли көйләр башкарды. Каллиграф Айзат Минһаҗев аларга кушылып рун имласында Зөләйха Камалованың "Соңгы каган" шигыренең өзеген язып күрсәтте.

Тамаша шәһәр үзәгендә урнашкан Рәссам йорты бинасында узды. Анда 13 кеше җыелды. Оештыручы, яшь рәссам Руслан Ибраһимов тамашачы тарихи атмосферага күмелсен дип тукымалардан чатыр да ясап куйды. Килүчеләр идәнгә җәелгән келәмнәргә утырып, үзләренә чәй әзерләп, җимешләрдән авыз итеп тамаша кылды.

Казанда "Рун" дигән музыкаль-каллиграфик тамаша узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:23 0:00

Айзат Минһаҗев моңарчы "Татарча диктант"ны рун имласында язып танылды. Әлеге тамашада ул татар милли мәдәниятен үстерү һәм үз иҗатын халыкка җиткерү өчен катнашуы хакында сөйләде:

— Тамаша барышында Алмаз Әсхәдуллин һәм аның "Алпар" төркеме башкарган милли көйләргә "Соңгы каган" шигыреннән өзек яздым, ул да булса "ялгызым" һәм "гаскәрсез" сүзен. Бу шигырьне беренче мәртәбә укыгач, күңелемә бик хуш килде, шул сәбәпле шул шигырьдәге өзекне язарга булдым да. Шуның аша халыкта каллиграфиягә карата кызыксыну уятасым килә.

Айзат Минһаҗев
Айзат Минһаҗев

Рун хәрефләрен өйрәнсә дә, каллиграфия белән шөгыльләнсә дә, Айзат Минһаҗев, татарлар өчен латин имласы нигезендәге әлифба кулайрак дип саный.

— Безгә, ягъни татарларга, һәм гомүмән төрки халыкларга рун имласына күчүнең мәгънәсен күрмим. Аны белү, укый белү яхшы, әмма көндәлектә куллану авыр булыр иде, минемчә. Ә сәнгать, тарихи мәдәниятебезне үстерү ягыннан аны белү кирәк.

Алмаз Әсхәдуллин тамашачыга татарның борынгы музыка коралы кыл-кубызда уйнады. Бу уен коралының яңгырашы тамашачыга аеруча хуш килсә дә, музыкант сүзләренчә, бүгенге көндә татар халкы борынгы музыка уен коралларын өйрәнергә бик теләми:

— Мондый борынгы музыка уен коралларын халыкка таныту авыр, чөнки безнең халык гармун, баян тавышларын тыңларга күнеккән. Ә бу кыл-кубыз сирәк әйбер. Аны безнең осталар ясый да белми, миндә булган кыл-кубыз махсус сызымнар белән Казакъстанда ясалды һәм ул республикабызда берәү генә.

Алмаз Әсхәдуллин
Алмаз Әсхәдуллин

Алмаз Әсхәдуллин сүзләренчә, мондый уен коралларын татар халкына таныту авыр булса да, аны ничек тә башкарырга кирәк. Безнең татар халкы үз тарихын соңгы йөз ел белән генә чагылдыра, борынгы тарихыбызны тирәнтен өйрәнми, шул сәбәпле аның дөньяга булган карашы Совет заманы белән чикләнә, дип сөйләде ул Азатлыкка:

Борынгы музыка коралларында уйнарга өйрәнүне үземә фарыз итеп куям

— Татарга бу борынгы музыка уен кораллары сезгә кирәк, монда сезнең тарихыгыз чагыла, мәдәниятегез шуңа бәйле дип аңлатсак кына инде. Әле алай да халкыбыз моны өйрәнергә ашыкмаячак, чөнки бездә халык дини һәм гармун мәдәниятендә, ягъни Совет чоры мәдәниятендә үскәннәргә бүленгән, ә өйрәнергә омтылган энтузиастлар бик аз. Республика дәрәҗәсендә аларны үстереп җибәрү җитми, чөнки без телебезне дә онытабыз, кая инде борынгы музыка уен коралларын өйрәнү. Без баянга, гармун моңнарына күнеккән, үзебез, балаларыбыз, оныкларыбыз белә һәм яратып тыңлый, әмма аннан соң нәрсә булыр? Бу тарихи мәдәниятебез бөтенләй югалып бетәчәк бит. Ә бу өлкәдә тирәнрәк казынып мәгълүмат туплый башласак, без төрки дөньяга якынлашыр идек, шуннан чыгып безнең милли уен коралларыбыз да, музыкаль жанрларыбыз да күбәер иде, борынгырак жанрларны кулланып миллилегебезне үстерер идек. Мин үзем дә баянчы, гармунда да уйныйм, әмма борынгы музыка коралларында уйнарга өйрәнүне үземә фарыз итеп куям, чөнки алар онытыла бара, аларда хәтта консерваториядә дә уйнарга өйрәтмиләр һәм бу бик зур проблем дип саныйм.

Миләүшә Батыршина кызы Сөембикә белән
Миләүшә Батыршина кызы Сөембикә белән

Чара артистлар һәм тамашачы белән аралашу белән тәмамланды. Тамашачы мондый тамашаларның күбрәк булу кирәклеген әйтте. Мәсәлән, Миләүшә Батыршина кызы Сөембикә белән килгән иде. Әлеге тамаша балаларга милли мәдәниятне өйрәтү өчен бик әйбәт ысул диде Миләүшә ханым:

— Кызыма милли тәрбия бирергә телим, татар халкының тарихы, мәдәнияте белән таныштыру максаты белән килдем. Үзем дә моның барысын да белеп бетермим, шуңа күрә мондый чаралар күбрәк булуын теләр идем.

XS
SM
MD
LG