Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бер телне төрле имлада язу башны нык эшләтә дип әйтә алам"


Айзат Минһаҗ
Айзат Минһаҗ

Быелгы татарча диктантны латин һәм рун хәрефләре белән язучылар да булган.

26 сентябрьдә “Татарча диктант” чарасы узды, быел ул онлайн рәвештә оештырылды. Чараның аккаунтында хәбәр ителгәнчә, быелгы диктантны 100 меңнән артык кеше язган.

Онлайн укылган текстларны һәркем үз өендә генә утырып яза алса да, аны җыелышып язучылар да булды. Мәсәлән, “Ханым” оешмасы Европаның төрле шәһәрләрендәге татарларны Германиянең Франкфурт шәһәренә диктант язарга җыйды.

Франкфуртта татарча диктант язучылар
Франкфуртта татарча диктант язучылар

“Ханым” рәисе Гөлнур Даутова әйтүенчә, ул улы Тукай белән текстны латин имласында язган. “Латин имласы белән язу Европада яшәүче татарларга җиңелрәк, чөнки көндәлек тормышта латин хәрефләрен кулланабыз”, ди Гөлнур ханым.

Татарча диктантны башка имлаларда язучылар да булды. Җырчы Базарбай Бикчәнтәев Азатлыкка текстны иске имлада, ягъни гарәп хәрефләре белән язуын әйтте. “Миңа гарәп язмасы белән язу кирил хәрефләреннән җайлырак. Кытайдагы татарларда Тукай вакытындагы гарәп имласы сакланган”, дип аңлатты ул.

Базарбай Бикчәнтәев
Базарбай Бикчәнтәев

Диктантны хәтта рун имласында язучы да булган. Ул - “Заманалиф авторларының берсе, яшь дизайнер, каллиграф Айзат Минһаҗ. “Әлегә кадәр татарча диктантның рун имласында язылганын ишеткәнем вә күргәнем булмады. Үземә кызыклы сынау ясап карыйм, үзем язып карыйм әле дип уйладым”, дип аңлатты ул Азатлыкка. “Кирил минем өчен иң кызыксыз вариант иде. Ә латин имласын татарча диктантны Милли китапханәдә видео төшерү вакытында кулланган идем”, ди ул.

Айзат рун хәрефләрен вә язылышын әле яңарак кына өйрәнгән. “Узган ял көннәрендә Чаллының UrbanTatar оешмасында кунакта чакта өйрәндем. Иртәнге аштан соң бераз буш вакытым килеп чыкты, шул 3 сәгать эчендә өйрәнеп алдым. Рун хәрефләрен иҗатымда (каллиграфия - ред.) беренче тапкыр куллану да Чаллыда булды. Гомумән, руниканы өйрәнүемнең сәбәбе шәхси иҗатымны баету, гарәп имласы белән бертигез куллану һәм төрле экспериментлар ясау”, ди Айзат.

Рун хәрефләре белән язылган татар тексты
Рун хәрефләре белән язылган татар тексты

“Җитешеп язарга кыен булды. Нык соңга кала башлагач, ара калдырдым, трансляция язмасын карап язып бетердем. Бер телне төрле имлаларда язу башны нык эшләтә дип әйтә алам. Тикшерә алырлар дип өметләнәм. Безнең рун имласын укырлык һәм тикшерә алырлык белгечләр бар дип уйлыйм. Тикшерә алмасалар да, кәефем бик китмәс, чөнки бу елгы татарча диктантны рун имласы белән язу - күбрәк үзем өчен бер эксперимент һәм үзенчәлекле перформанс”, ди Айзат.

Былтыргы татарча диктант чарасы Татарстанда да, Башкортстанда да җәнҗаллар белән узган иде. Татарстанда Фәүзия Бәйрәмованың укырга дип билгеләнгән тексты башка текстка алыштырылды, ә Башкортстанда түрәләр чараны оештыручылар алдан сайлап куйган текстны "Дуслык күпере" дигән үз тексты белән алмаштыруны таләп итте. Быел чара җәнҗалларсыз узды, диктант язарга Татарстандагы Башкорт корылтаеның яшьләр канаты җитәкчесе да килгән иде.

XS
SM
MD
LG