Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс теле институты ел сүзләре дип "үзизоляция" һәм "обнуление"ны атады


Пушкин исемендәге дәүләт урыс теле институты 2020 ел сүзләре дип "үзизоляция" ("самоизоляция") һәм "нульгә калдыру" ("обнуление") сүзләрен атады. 

"Ел сүзе" проектының фәнни җитәкчесе Михаил Осадчий ТАССка сөйләвенчә, башта экспертлар елның иң мөһим темаларын ачыклаган. Бу - пандемия һәм Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү булган. Соңыннан матбугат чараларындагы текстларны анализлап иң еш кулланылган сүзләр билгеләнгән.

"Самоизоляция" һәм "обнуление" сүзләренең популярлыгы соңгы өч елда якынча 10 тапкырга арткан ди Осадчий.

Финалга шулай ук "тавыш бирү" ("голосование"), "дистанцияләшү" ("дистанцирование"), "карантин", "ковид", "конституция", "коронавирус", "төзәтмәләр" ("поправки"), "өйдән эшләү" ("удаленка") сүзләре чыккан.

10 ноябрьдә Британиянең инлгиз теле сүзлеге Collins 2020 ел сүзе дип “локдаун”ны игълан итте.

2019 елда урыс теле институты ел сүзләре дип "янгын" һәм "протест" сүзләрен атаган иде.

XS
SM
MD
LG