Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия осталары Казанга Сөембикә ханбикә киемен тегеп алып килде


Сөембикә ханбикә киемен тәкъдим итү
Сөембикә ханбикә киемен тәкъдим итү

Казанда госманлы чоры киемнәре күргәзмәсе ачылды. Экспонатлар арасында Сөембикә ханбикә киеме дә бар.

13 ноябрь Казан Кирмәнендәге "Манеж" күргәзмә залында Төркиядән китерелгән госманлы чоры киемнәреннән торган "Заманча төрек дизайнерлары күзлегеннән госманлы костюмнары" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Госманлы империясе сараендагы оригинал киемнәр нигезендә хәзерге дизайнерлар ясаган 21 экспонат тәкъдим ителде.

Төрек осталары госманлы чоры киемнәреннән тыш борынгы китаплар, картиналар, гравюраларга карап тегелгән Сөембикә ханбикә киемен дә алып килгән булып чыкты.

Төркия осталары Казанга Сөембикә ханбикә киемен тегеп алып килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Сөембикә киемен теккән Анталия шәһәреннән дизайнер-тегүче Сәрпил Әргүл Чакан Азатлыкка башта Сөембикә ханбикә турында җентекле мәгълумат җыюларын сөйләде.

"Без аның татар халкында бер символ, бик кыю хатын-кыз булуын, аның татар халкы тарафыннан бик хөрмәт ителүен белдек. Шуңа күрә без аның киемен тегәргә уйладык. Төрекләрнең традицион мәдәнияте янында татарларның да традицион мәдәниятенә бер бүләк булсын дип Сөембикә ханбикә киемен әзерләп әлеге күргәзмәгә алып килдек", диде ул.

Сәрпил Әргүл Чакан
Сәрпил Әргүл Чакан

Чакан сүзләренчә, Сөембикә төрки халыклар арасында ханбикә булган беренче хатын-кыз. Үз халкын саклап калу өчен тәслим булган бер шәхес.

"Аның бик моңсу хикәясе бар. Әмма ни генә булмасын, ул авырлыкларга сыгылмыйча нык торган хатын-кыз. Шуңа күрә ул безнең өчен бик кадерле булды", диде Сәрпил ханым.

Чараны оештыручы, Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан күргәзмәнең апрель аенда ук ачарга планланган булуын, әмма моңа коронавирус аяк чалуын әйтте.

Исмәт Эрикан чыгыш ясый
Исмәт Эрикан чыгыш ясый

2020 ел — Төркия белән Русия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр корылуга һәм шулай ук ТАССР төзелүгә йөз ел тулган ел. Без шушы ике әһәмиятле датаны искә алу һәм мәдәни элемтәләребезне тагын да ныгыту өчен әлеге күргәзмәне ачырга карар иттек диде ул.

Баш консул шулай ук Сөембикә ханбикәгә дә тукталып үтте.

"Игътибар итсәгез, керүгә уң якта Сөембикә киемен күрә аласыз. Сөембикә киемен тегүчеләр ханбикәнең чын киемнәрен күрмәде, әлбәттә. Аның киемен рәсемнәргә карап тасвирлап кына ясаганнар. Әмма без Сөембикәнең татар тарихында кем булуын яхшы беләбез", диде Эрикан.

Төрекләр чарада үз телендә сөйләде, аларның чыгышлары урысчага тәрҗемә ителеп барды. Татарстан ягыннан чыгыш ясаган мәдәният министры урынбасары да, Татарстан һәм Русия парламентлары депутатлары да, Казан Кирмәне музее мөдире дә, татарча белүләренә карамастан, урыс телендә генә сөйләделәр. Аларны тыңлап торган төрекләр арасында, татарча сөйләсәләр, без аңлар идек, татар теле төрек теленә якын бит, дип әйтүчеләр булды.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Төрек консулы ачылыштан соң Азатлыкка, Сөембикә төрекләр күзлегеннән ничек бәяләнә дигән сорауга җавап итеп, Сөембикәнең тарихта калдырган эзе бик әһәмиятле, дип белдерде.

"Тарихта калдырган эзе генә түгел, аның каһарманлыгы да бик мөһим. Ул халкын, туфракларын саклап калу өчен кулыннан килгән бар нәрсәне дә эшли. Әмма тарих аңа икенче бер юл билгели һәм язмышын башка төрле итеп үзгәртә.

Без Сөембикә ханбикәне тарихка кереп калган бөек шәхес итеп хәтерлибез. Мин Сөембикәнең әле дә кешеләрнең йөрәгендә яшәгәнен беләм. Киресенчә булса, ул инде күптән онытылыр иде. Ул татарларның йөрәгендә һәм рухында бүген дә әһәмиятле урын биләп тора.

Моны Анталиядагы тегүче-дизайнер дусларыбыз да шулай хис иткәннәр һәм күргәзмәгә Сөембикә киемен ясап алып килгәннәр. Мин аларга бу турыда берни дә әйтмәдем югыйсә һәм шулай эшләгез дигән таләбем дә булмады. Консуллыкта очрашкач "Безнең сезгә сюрпризыбыз бар. Без Казанга Сөембикә киемен дә алып килдек" дип әйткәч күзләремә ышана алмадым. Моңа бик шатландым", дип белдерде баш консул.

Госманлы чоры киемнәре күргәзмәсе 13 декабрьгә кадәр эшләячәк.

XS
SM
MD
LG