Русия хөкүмәте COVID-19 белән авыручыларның башкалар белән аралашуларын күзәтеп баручы мобиль әсбап әзерли. Кушымтаны куйган кешеләр, коронавирус эләктергән кеше белән аралашкан булса, телефонына бу турыда хәбәр алачак. Әсбап “Стопкоронавирус.Минем контактларым” дип аталачак. Бу турыда Русия дигитал үсеш министры Мәксут Шадаевка сылтанып Медуза яза.
Журналистларга билгеле булганча, министрлык хәзер кушымтаны сынау эшен төгәлләп килә. Якын арада ул App Store һәм Google Play кибетләренә чыга башлар дип көтелә. Русия эшләгән кушымта элек Apple һәм Google ясаган социаль багланышларны күзәтеп бару технологиясенә нигезләнә.
Бу әсбап куелган дигитал җиһазлар бер-берсе белән Bluetooth аша мәгълүмат алыша. Әгәр телефон хуҗасы коронавирус белән чирләп киткәнен күрсәтә икән, аның белән аралашкан кешеләр бу турыда хәбәр ала. Чирләгән кешенең шәхесе ачылмый диелә.
Дигитал үсеш министрлыгындагы чыганак бу әсбап тулысынча аноним булачак, югыйсә ул Apple һәм Google тарафыннан хупланмас иде дигән. Шул ук вакытта бу кушымта “Дәүләт хезмәтләре” сайты белән бергә эшләяәчк дигән мәгълүмат та бар. Шадаев “Стопкоронавирус” әсбабын телефонга кую ихтыяри булачак дигән.
Шуңа охшаш кушымталар башка илләрдә дә кулланыла. Кайбер Европа илләре мондый технологияне үзләре уйлап табарга омтылса да, соңыннан Apple һәм Google технологияләрен кулланырга карар иткән.
Русиянең кайбер төбәкләрендә коронавирус йоктырган кешеләрне видеокүзәтү һәм геолокация системнары аша ачыкларга тырыша. Мәскәүдә коронавирус белән авыручылар телефоннарына “Социаль мониторинг” әсбабы куярга тиешле.
Хәзерге вакытта Русиядә 461 178 кеше яңа төр коронавирус инфекциясе белән авырый. Узган тәүлектә тагын 22 410 кешедә вирус табылган, ким дигәндә 442 кеше үлгән. Пандемия башыннан Русиядә COVID-19 ким дигәндә 1 971 013 кешедә рәсмән расланган, 34 мең кеше вафат булган.
Апрельдә Apple һәм Google корпорацияләре COVID-19 йоктырган кешеләр белән элемтәдә булучыларны эзләүче технолония ясалачагын хәбәр итте. Башта ул сәламәтлек саклау оешмаларының рәсми әсбабларына кертеләчәк. Аннары Android һәм iOS операцион системнарында барлыкка киләчәк һәм аерым әсбап йөкләргә туры килмәячәк диелде. Apple и Google кулланучыларның шәхси мәгълүматы сер итеп сакланачак, бу яңа технлогиянең төп принципы булачак дип ассызыклады ширкәт вәкилләре.