Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленинград өлкәсендә кырымтатарларны яклау чарасына чыгучылар тоткарланган


Ялгыз пикетларда торган биш кешене полициягә алып киткәннәр, аларны ачык чара уздыру кагыйдәләрен бозуда гаеплиләр.

Ленинград өлкәсе Кудрово шәһәрендә кырымтатарларны яклаган “Стратегия-18” акциясе кысаларында биш активист тоткарланган. Дмитрий Негодин, Ольга Смирнова, Асан Мумджи, Ильяс Эшреф һәм Владимир Щипицынны полиция бүлегенә алып киткәннәр дип хәбәр итә ОВД-инфо.

Активистларга карата хакимияткә хәбәр итмичә ачык чара уздыру маддәсе нигезендә беркетмәләр язылган диелә.

Активистлар сүзләренчә, аларны “шәхесләрен ачыклау өчен” дигән сылтау белән полициягә алып киткәннәр. Шул ук вакытта тоткарлаучы полиция хезмәткәре активистларның ким дигәндә икесенең кем икәнен болай да белә дигән активист.

“Стратегия-18” акциясе 2016 елның ноябрендә башланды һәм активистлар аны “ахыры булмаган чара” буларак уздыра. Һәр айның 18нче көнендә активистлар урамнарга чыгып, кырымтатар халкына карата барган репрессияләргә каршы язулар тотып тора. Акция кырымтатар халкы депортациясе башланган көн - 1944 елның 18 маена багышлап шулай аталган.

Сентябьдә шулай ук кырымтатарлар хокукларын яклап чараларда катнашкан активистлар Ольга Смирнова, Марина Кен, Асан Мумджи, Дмитрий Негодин тоткарланган иде.

XS
SM
MD
LG