Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап ялгыз пикет үтте


Фәрит Зәкиеу
Фәрит Зәкиеу

ТИҮ рәисе Фәит Зәкиев Татарстан депутатларыннан республика Конституция мәхкәмәсен яклауны таләп итеп пикетка чыкты. Ул, Конституция мәхкәмәсе юк икән, конституция дә була алмый, конституция бетерелсә, дәүләтчелек тә бетә, дип саный.

20 ноябрьдә Бауман урамында үткән пикетта Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев “Татарстанның Конституция мәхкәмәсен бетерү-дәүләтчелекне бетерү”, дигән шигарь тотып торды.

Зәкиев Русия думасы кабул иткән республикалардагы конституция мәхкәмәләрен юк итү турындагы карары җинаятьчел дип белдерде Азатлыкка. Ул Конституция мәхкәмәсе булмаса, республика да була алмый дип саный.

“Конституция мәхкәмәсе бетерелә икән, конституция дә юк дигән сүз. Чөнки конституциянең үтәлешен нәкъ менә Конституция мәхкәмәсе тикшерә. Ә конституция булмый икән, дәүләт тә юк дигән сүз. Русия парламенты кабул иткән карар турыдан туры Татарстанның дәүләтчелеген юк итә”, диде активист.

Зәкиев фикеренчә, Русия парламентының бу карарына каршы Татарстан депутатлары Русия конституция мәхкәмәсенә шикаять итеп каршы чыга ала.

“Татарстан Дәүләт шурасы депутатларының мондый мөмкинлеге бар барын, әмма парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә, депутатларыбыз да бу карарга каршы чыга алмаслар дип уйлыйм. Татар иҗтимагый үзәге дә, әлбәттә, шикаять итәчәк. Ләкин аңа игътибар булмас дип уйлыйм. Татарстан депутатларының тавышы ныграк яңгыраячак" ди Фәрит Зәкиев. Ул пикеттагы шигарен дә Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итеп күтәргән.

Ул шулай ук Татарстан парламенты депутатлары республиканың конституция мәхкәмәсен саклап калу өчен бер ни дә эшләмәсә, үз вазифаларыннан китергә тиеш һәм парламентка яңа сайлау уздырылырга тиеш, дип белдерде.

“Русия думасындагы Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итүдән мәгънә юк. Алар инде үзләренең татар милләте, татар дәүләтчелегенең сатлыкҗаннары булуын күрсәтте", диде Зәкиев.

Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләре 2023 елга кадәр бетереләчәк. Киләчәктә республикага парламент каршында Конституция шурасы гына оештырырга мөмкин булачак. Бүген Конституция (низамнамә)мәхкәмәләре Русиянең 16 төбәгендә эшли. Татарстан Конституция мәхкәмәсенең төп бурычы – республиканың конституцион төзелешен саклау, кабул ителгән кануннар, хөкүмәт карарлары, президент фәрманнарының Конституциягә туры килү-килмәвен тикшерү.

Татарстан Конституция мәхкәмәсен бетерүне юристлар, сәясәт белгечләре республиканың дәүләтчелеген юкка чыгару нияте дип бәяли.

XS
SM
MD
LG