Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаеп – йолдызларда (Виноваты звёзды) – Джон Грин


Современная мировая литература на татарском. Читаем небольшой адаптированный отрывок из произведения Джона Грина "Виноваты звёзды". Это проникновенная история о подростках, страдающих от тяжелой болезни. Но они по-прежнему остаются подростками - неугомонными, взрывными, бунтующими.

Гаеп – йолдызларда (Джон Грин)
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:31 0:00
йөкләү

Мин Огастусның ​яраткан җыры тавышына уяндым. Сәгать төнге өченче ярты иде. «Үлгән» дип уйладым мин.

Мин көчкә:

– Алло? – дип эндәштем.

– Хейзел Грейс, – дигән көчсез тавыш ишетелде. Бу Огастус иде.

– Аллага шөкер!.. Сәлам. Сәлам.

– Хейзел Грейс, мин бензозаправкада. Миңа нидер булды. Ярдәм ит миңа.

– Нәрсә? Кайда син?

– Шоссеның сиксән алтынчы чакрымында. Мин гастростоманы әллә нишләттем, аңлый алмыйм...

– Мин «тугыз–бер–бер» номерын шалтыратам.

– Юк, юк, юк, алар мине хастаханәгә алып китәчәкләр. Хейзел, тыңла мине. Шалтыратма анда. Әти-әнигә дә шалтыратма. Кичермәм. Үзең кил, зинһар, үзең кил. Ярдәм ит миңа. Даруларым үзем белән. Кадый гына алмыйм. – Ул елый башлады.

– Ярый, – дидем мин. – Чыгам.

Мин ИВЛ маскасын салдым, кислород баллонын кабыздым да, киенә башладым. Әниләргә хат язып калдырдым да өйдән чыктым.

Парковкада ике генә машина бар иде. Мин Гансның «Тойота»сы янына килдем. Огастусың киемнәре үзенең косыгына буялган иде. Ул эченә гастростома тыгылган урынын тоткан иде.

– Сәлам, – дип мыгырдады ул.

Мин гастростома урынын карадым. Трубка тирәсендәге тире кып-кызыл иде.

– Гас, бу ниндидер инфекциядер. Мин берни эшли алмыйм. Нигә монда син? Нигә өйдә түгел? – Ул тагын косты.

– Мин тәмәке алырга теләдем, – диде ул көчкә. – Үземнекеләрен югалттым. Бәлки, аны алганнардыр, белмим... Яңаны алырга теләдем. Үзем...

Ул үзалдына карый иде. Мин яшереп кенә «ашыгыч ярдәмгә» шалтыраттым.

– Кичер мине, – дидем мин Гаска. «Тугыз–бер–бер», проблемагыз нинди?» – Исәнмесез. Тормышымдагы иң зур мәхәббәтемнең гастростомасы эштән чыккан.

Огастус миңа күзләрен күтәрде. Бу коточкыч иде. Гел елмаючан Огастус Уотерс юк иде. Машинада хәлдән тайган, кимсетелгән җан иясе утыра иде.

– Бетте. Мин инде тарта да алмыйм.

– Гас, яратам мин сине.

Гас калган көче белән рульгә сукты. Ул елап җибәрде.

Күралмыйм үземне, күралмыйм, тыныч кына үләргә бирегез миңа!

– Миңа бик кызганыч, – дидем мин аңа. – Фарсылар һәм спартаннар турындагы фильмдагы кебек яшәргә теләр идем мин.

– Мин дә.

– Әмма яшәү – фильм түгел шул.

– Беләм.

Еракта «ашыгыч ярдәм» машинасы тавышы ишетелде. Гас аңын югалта башлады.

Слова и выражения

  • яраткан җыры тавышына – под любимую песню
  • төнге өченче ярты – половина третьего ночи
  • кадый гына алмыйм – только вколоть не могу
  • хат язып калдырдым – оставила записку
  • киемнәре үзенең косыгы белән буялган – одежды испачкались своей рвотой
  • гастростома тыгылган урынын – место, куда вставлена гастростома
  • берни эшли алмыйм – ничего не могу сделать
  • косты – вырвало
  • көчкә – еле-еле
  • үзем – сам
  • үзалдына – перед собой
  • ашыгыч ярдәм – скорая помощь
  • эштән чыккан – вышел из строя
  • гел елмаючан – всегда улыбчивый
  • хәлдән тайган – обессиленный
  • кимсетелгән җан иясе – оскорблённое существо
  • күралмыйм үземне – ненавижу себя
  • тыныч кына үләргә бирегез миңа – дайте мне спокойно умереть
  • аңын югалта башлады – начал терять сознание

***

Ул көнне Огастус янына хастаханәгә бармадым. Ул үзе шалтыратты. Тавышы элекке Огастусныкы сыман шатлыклы иде.

– Хәерле кич, Хейзел грейс! Сәгать сигезгә җыелыш(яман шеш белән авыручыларга ярдәм күрсәтү җыелышы) уза торган җиргә килә алырсыңмы?

– Бәлки.

– Искиткеч. Мәетне озату сүзләрен әзерләп кил. Яратам сине.

– Мин дә сине.

Огастусның бу сүзләре бик сәер һәм куркыныч яңгырады.

Мин җыелыш урынына килдем. Буш урындыклар түгәрәккә тезелгәннәр. Гас гарипләр утыргычында утыра. Коточкыч ябык.

– Хейзел Грейс, – диде ул, – син бүген искиткеч.

Ерак почмакта Айзек тора иде. Ул ике кулы белән дә өстәлгә таянган.

– Утырасың киләме? – дип сорадым мин аннан.

– Юк, мин мәет озату сүзен башладым. Соңга калдың.

Гас миңа утырырга кушты.

– Мин үземнең җеназамда булырга телим, – диде ул. – Ә син минем җеназамда сүз әйтәчәксеңме?

– Әйе, әлбәттә, – дип җавап бирдем мин.

– Мин сүзләрегезне алдан ишетергә теләдем. Бүген җеназаның репетициясе булачак. Башла, Айзек.

Айзек тамагын кырды.

– Огастус Уотерс үзен әллә кемгә санады. Әмма без аны кичерәбез. Йөрәге алтын булганга түгел, ә йөрәге ​рәтле эшләмәгәнгә кичерәбез. Ә бәлки, аңа унсигез генә яшь булгангадыр.

– Унҗиде, – дип төзәтте Гас.

Бүлдермә! – Айзек дәвам итте. – Огастус Уотерс шулкадәр күп сөйләшә иде, хәтта үз җеназасында да сезне бүлдерер иде. Тагын шуны белегез: әгәр яныма галимнәр килеп, сукыр күзләрең урынына электрон күзләр куябыз дисәләр, мин аларны куып чыгарыр идем. Чөнки Огастус Уотерстан башка дөнья йөзен күрергә теләмим.

Бу сүзләрне тыңлаганда мин еладым.

– Огастус, дустым, хәерле юл телим сиңа, – дип тәмамлады сүзен Айзек.

Ул да елый иде.

Мин Айзекка төшәргә ярдәм иттем. Аннары сәхнәгә мендем һәм язмамны ачтым.

– Минем исемем Хейзел. Огастус Уотерс тормышымдагы иң зур мәхәббәтем иде. Аның нинди булганын мин һәм Гас кына беләбез. Мәхәббәтебез безнең белән яшәде, безнең белән үләчәк.

Безнең гомеребез мондый кыска булыр дип уйламадым. Әмма шушы кыска гомер дә шундый дуслыкта, бәхеттә узганына рәхмәтлемен. Огастус, рәхмәт сиңа.

***

Огастус Уотерс җеназасының репетициясеннән соң сигез көн узгач яман шештән үлде.

Ул әнисе, әтисе һәм апалары янәшәсендә иде. Миссис Уотерс миңа ​төнге дүртенче яртыда шалтыратты. Телефон экранында «Гансның әнисе» дигән язманы күргәч, тетрәнеп куйдым. Ул үксеп елый иде. Миңа бик кызганыч», – диде ул. Мин дә шулай дип җавап бирдем. Үләр алдыннан Огастус ике сәгать чамасы аңсыз яткан икән.

Бу коточкыч иде. Минем аңа шалтыратасым килә иде. Кем җавап бирер микән? Уртак хатирәләр булган кешене югалту хәтер югалту белән бер икән.

Ниһаять, мин аңа шалтыраттым. Автоответчикның «Сез огастус Уотерска шалтыраттыгыз» – дигән сүзләре яңгырады. Аннары озын чиелдаган тавыш яңгырады. Кешенең йөрәге туктагач яңгырый торган тавыш. Телефонга башка кагылмадым.

Мин ноутбукны кабыздым һәм Гасның шәхси сәхифәсенә кердем. Диварында күп сүзләр язылган иде. Соңгысы шундый иде:

Яратам сине. Дөньяның икенче ягында күрешербез.

Слова и выражения

  • шатлыклы – радостный
  • яман шеш белән авыручыларга ярдәм күрсәтү җыелышы – группа поддержки больных раком
  • мәетне озату сүзләрен әзерләп кил – приготовь посмертную речь
  • түгәрәккә тезелгәннәр – выставлены в круг
  • гарипләр утыргычында – инвалидное кресло
  • җеназа – похороны
  • сүз әйтәчәксеңме – скажешь ли слово
  • алдан ишетергә – услышать заранее
  • тамагын кырды – покашлял
  • үзен әллә кемгә санады – возвышал себя
  • кичерәбез – прощаем
  • рәтле эшләмәгәнгә – потому что толком не работал
  • бүлдермә – не перебивай
  • дөнья йөзен күрергә теләмим – не хочу видеть белый свет
  • сәхнәгә мендем – поднялась на сцену
  • төнге дүртенче яртыда – ночью половине четвёртого
  • тетрәнеп куйдым – меня потрясло
  • үксеп елый – плакала навзрыд
  • ике сәгать чамасы аңсыз яткан – около двух часов лежал без сознания
  • Уртак хатирәләр булган кешене югалту хәтер югалту белән бер икән. – Оказывается, терять человека, с кем есть общие воспоминания, всё равно что терять память.
  • чиелдаган тавыш – писклявый звук
  • кагылмадым – не тронула
  • шәхси сәхифәсенә кердем – зашла на личную страницу
  • диварында – на стене

*****

Вам также могут понравится следующие произведения от нашего проекта:

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG