Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казанның Богородица (Мәрьямана) монастырендә җирләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде. Кичә ул бу хакта патриарх Кирилл белән телефоннан сөйләшкән.
"Мәскәү һәм Русь патриархы Кирилл йөкләмәсе белән, митрополит Феофан Казан Богородица монастыре территориясендә җирләнәчәк", диде Миңнеханов.
Феофан белән хушлашу дүшәмбе иртәнге 9да Казан Кирмәнендәге Благовещение соборында узачак.
Митрополит Феофан коронавирус китереп чыгарган өзлегүдән соң вафат булды. Аңа 73 яшь иде.
2016 елда патриарх Кирилл Татарстанга тәүге сәфәрендә Богородица (Мәрьямана) чиркәвенә нигез ташы салуда катнашкан иде.
Узган ел Казандагы бердәнбер керәшен чиркәвенең беренче побы Павел Павловны Тихвин чиркәве ишегалдында җирләгәннәр иде.