Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда коронавирус корбаннары арасында кырымтатарлар да күп


Акмәчеттәге Абдал зиратының мөселман өлешендә яңа каберләр
Акмәчеттәге Абдал зиратының мөселман өлешендә яңа каберләр

Рәсми саннарга караганда, узган атна Кырымда коронавирустан тагын 36 кеше вафат булган. Кырым һәм Акъярның Роспотребнадзор җитәкчесе Наталья Пеньковская декабрь урталарында коронавирус йоктыручылар саны нык артачагын белдерде.

Узган айда Кырымда коронавирустан барлыгы 75 кеше вафат булган. Коронавирус йоктыручылар кырымтатарлар арасында да аз түгел. Роспотребнадзор җитәкчесе Наталья Пеньковская сүзләренчә, соңгы вакытта Кырымның биш районында: Карасубазар (Белогорски), Курман (Красногвардейски), Җиде Кое (Ленин), Ички (Советский) районнарында һәм Алуштада бу чирне йоктырганнар саны аеруча нык үскән. Ә бу районнарда кырымтатарлар шактый күп яши. Алар Карасубазарда 31%, Курманда – 20%, Ичкида – 26%, Җиде кое районында 13% чамасы.

Карасубазар район хастаханәсе табиблары сүзләренчә, бу чирнең районнарда таралу сәбәпләренең берсе - Акмәчет хастаханәләрендә урыннар җитми башлагач, төрле инфекция йоктыручыларның бер өлешен район хастаханәләренә китерә башлаганнар. Район хастаханәләре шулхәтле авыруларны кабул итергә, коронавирус белән көрәшергә әзер түгел. Беренче вакытта коронавирусны тикшерү тестлары да җитми иде, кемнең коронавирус эләктергәнен төгәл билгеләп булмый иде. Шуңа районнарга читтән китерелгәннәр бу чирне районнарга күпләп китерүчеләрнең беренчеләре булды, ди табиблар.

Дарулар җитмәү, үпкәләрне җилләтү җиһазлары да район хастаханәләрендә бармак белән санаулы булу сәбәпле үлүчеләр саны да арта башлады. Тик үлүчеләр коронавирустан түгел, ә пневмония, шикәр, йөрәк һәм башка авырулардан вафат булды дигән диагноз кую киң таралды. Мәетне хастаханәдән кара полиэтилен пакетларда чыгарудан туганнары аның коронавирустан вафат булганын аңлый башлады. Кәгазьдә - бер диагноз, чынбарлыкта – икенче.

Акмәчетнең Семашко исемендәгә хастаханәсендә 67 яшендә вафат булган Месфурә ханымны хастаханәдән ике яклы пневмония диагнозы белән кара пакетта чыгаралар, туганнарына аны юарга, пакетны ачарга тыялар. Аны зиратта җирләгәндә кабер казучылар диагнозын сорыйлар, пневмония диагнозын ишеткәч, тагын сорау: "Кара пакеттамы?" –"Әйе" җавабын ишетүгә, "нинди пневмония, алдамагыз" дип, мәрхүмәне кабергә төшерүдән баш тарталар. Күрәсең, кабер казучылар да коронавирус йоктырудан курка. Мондый хәл болай да кайгыда булган туганнарны икелетә кайгыга сала.

Дильшад Ильясов
Дильшад Ильясов

Ике абыйсы вафат булган кырымтатар активисты Дильшад Ильясов хастаханәләрдә олы яшьтәге кешеләргә тиешле игътибар бирмиләр, карамыйлар дигән шикләрен белдерә. "Минем 91 яшендә абыем, 83 яшендә әнем Акмәчетнең 7нче хастаханәсендә вафат булды. Миңа калса, аларны инде яшисен яшәгәннәр дип карамаганнар кебек", ди ул. Бу хастаханәдә эшләүче, коронавирусны дәвалаучы табиб сүзләренчә, көненә монда 5-7 кеше вафат була.

Социаль челтәрләрдә кырымтатарлар арасында үлүчеләр күп дигән язулар да таралды. Туйларны үткәрү тәнкыйть ителә башлады, догаларга, җеназаларга йөрмәскә өндәүләр тарала. Үлүчеләр арасында кырымтатарлар шактый булуы хәбәр ителә, төрле саннар китерелә.

Бу саннар никадәр төгәл булганын тикшерү авыр, ләкин хастаханәләрдә эшләүче табиблар бу саннарны 2-3кә тапкырларга кирәк, ди. Карасубазар хастаханәсендәге табиб аларда көненә уртача ике кеше вафат була, ди.

"Элек үлгәннәрнең диагнозлары арасында COVID-19 булган булса, соңгы вакытта дәүләт карамагында булган һәм булмаган лабораторияләрдән тискәре нәтиҗәле тестлар килә башлады, ә авыруның клиникасы нәкъ COVID-19 булуын күрсәтә. Миңа калса, өстән тестларны үткәргән барлык лабораторияләргә ниндидер күрсәтмә бирелгән кебек тоела. Хәзер инде вафат булганнарның барысын да диагнозга карамыйча туганнарына кара пакетларда тапшыра башладылар. Моның сәбәбе аңлашыладыр", ди ул.

Узган атна Кырым башлыгы Сергей Аксёнов 20 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр ябык биналарда массакүләм чараларны үткәрүне тыю турында карар чыгарды, ләкин Кырымга "читтән ял итәргә килүчеләр килсен" диде. Күрәсең, җәйге ял сезонында Русиядән килгән берничә миллион ял итүчеләрнең Кырымда коронавирусны төп таратучылар булганы Кырым хакимиятенә сабак булмаган. Кырымнар бу сезонның нәтиҗәсен хәзер күрә башлады.

Кырымдагы Роспотребнадзор җитәкчесе Наталья Пеньковская COVID-19 белән авыручыларның саны арту сәбәбен җәй айларында битлек режимын бозу булган дип белдерде.

Курорт сезоныннан соң Кырым Русия төбәкләре арасында коронавирусны йоктыручы регионнар арасында югары урыннарга күтәрелде.

"Соңгы атнада Кырымда коронавирус инфекциясе белән авыручыларның саны артуы саклана", ди Наталья Пеньковская.

Мәскәү, Петербур һәм башка зур шәһәрләрдә коронавирус сәбәпле кырыс чаралар кертелгәндә, Кырым башлыгы Аксёновның "читтән ял итәргә килүчеләр килсен" диюе Кырымга Яңа елга туристларны чакыру кебек күренә. Кырымда декабрь аеның икенче яртысында Кара дингез буендагы кунакханәләрдә урыннарны алдан алучылар саны шактый булыр дип көтелә. Кырымның курорт һәм туризм министры Вадим Волченко, Яңа елга кунакханәләрдә 60-65 процент урыннар алдан алынды, кайберләрендә бу сан тагын да югарырак, ди. Димәк, җәйге курорт сезоныннан соң Кырымда артып киткән коронавирус чире кышкы сезоннан соң тагын да артачак дип көтергә кирәк. Пеньковская да "декабрьнең икенче яртысында коронавирус инфекциясенең нык артуын көтәбез", ди.

Рәсми мәгълүматларга күрә, 22 ноябрьгә Кырымда коронавирус йоктыручылар саны ел башыннан 13 604кә, үлүчеләр саны 242гә җитте. Кырым Чукотка, Ямал-Ненец, Тверь, Белгород, Ставрополь белән бергә күңел ачу тамашаларын тыймаган алты төбәк арасына керә.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG