Accessibility links

Рамил Шәмсетдинов үтерелгән хезмәттәшләренең туганнары алдында гафу үтенгән


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Рамилнең мәхкәмә алдында сүзләре үзгәрми, ул гел дөресен генә сөйли диде адвокаты Руслан Нәгыев.

23 ноябрьдә Читадагы икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсендә узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән рядовой Рамил Шәмсетдинов эшенең беренче утырышы узды.

Рамилнең адвокаты Руслан Нәгыев Азатлыкка сөйләгәнчә, утырыш Рамилгә сораулар бирү белән башланып киткән.

“Бүгенгә тәмамладык, бездә монда кичке сәгать җиде, сигезенче китте. Безнең үтенеч белән мәхкәмә Рамилдән сорау алу белән башланды. Бүген мәхкәмә тикшерү башлануның беренче көне, моңа кадәр беренчел тыңлаулар булды. Рамил сорауларга җавап бирде. Ул элек тә сөйләгән сүзләрне әйтте, ул тикшерү барышында шаһитлек сүзләрен үзгәртми, һәрвакыт бер үк әйберне әйтә, дөреслекне. Хәрби бүлектә үзе очрашкан бабайлык турында тәфсилләп сөйләде, бу фаҗиганың сәбәбе нидә булуын әйтте. Ахырда Рамил кылган гамәле өчен үкенәм диде һәм зыян күрүчеләр алдында гафу үтенде. Анда үлгән егетләрнең туганнары бар иде, Рамил алардан гафу үтенде” дип сөйләде Руслан Нәгыев. Мәхкәмә иртәгә дәвам итәчәк диде адвокат.

Рамил Шәмсетдинов эше ел дәвамында тикшерелде. Сентябрьдә Тикшерү комитеты Рамил Шәмсетдинов гаебен таныды дип белдерде. 19 ноябрьдә “присяжный”лар тупланганан соң, бүген мәхкәмәнең беренче утырышы булды.

Гыйнварда Рамил Шәмсетдинов ачык хат язып, бу фаҗиганың сәбәпләрен аңлатырга омтылды. Ул шулай ук үтерелгән хәрбиләрнең гаиләләреннән гафу үтенгән иде. Ул солдат хезмәтенең “җәһәннәм” булуын, җәберләүләргә түзә алмавын, яклау таба алмавын язды. Бу җинаятьне “саклану инстинкты” тәэсире астында эшләвен әйтте. “Мин хәзер генә кешеләргә нинди кайгы килүен һәм үз тормышымны сындыруымны аңлый башлыйм”, диде.

XS
SM
MD
LG