Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр Русиянең яңа канун өлгесен мәгарифтә пропаганданы көчәйтү нияте дип бәяли


Русиянең "Мәгариф канунына" тәкъдим ителүче үзгәрешләр дәүләт мәгариф програмнарыннан тыш мәгариф эшчәнлеген дә рәсми пропаганда калыбына кертү максаты белән аңлатыла.

Русия думасы “Русиягә каршы пропаганданы" тыю өчен, “Мәгариф кануны”на мәгариф эшчәнлеген хакимият оешмалары белән килештерү турында үзгәрешләр кертергә җыена. Сүз рәсми мәгариф програмнары кысаларыннан читтәге мәгариф-агарту эшчәнлеге турында бара. Канун өлгесе хөкүмәткә “мәгариф-агарту эшчәнлеге тәртибен һәм шартларын, аны контрольдә тоту формаларын” билгеләү вәкаләтләре бирүне күздә тота.

“Бу эшчәнлекне билгеләүче канунның булмавы Русиягә каршы көчләрнең укучылар һәм студентлар арасында Русия федерациясендәге дәүләт сәясәтен дискредитацияләүче, тарихны яңадан караучы һәм конституцион тәртипне җимерүче күптөрле пропаганда чараларын, шул исәптән чит илләр ярдәмендә оештылганнарын да, мәгариф-агарту эшчәнлеге буларак контрольсез рәвештә алып баруына юл ача”, диелә канун өлгесенә аңлатма текстында.

Канун өлгесе мәгариф-агарту эшчәнлеген белем алучыларга халыкларның тарихи, милли, дини һәм мәдәни традицияләре турында дөрес булмаган мәгълүмат биреп, социаль, расачыл, милли һәм дини низаг чыгару өчен куллануны тыя.

Канун өлгесен әзерләүчеләр фикеренчә, бу үзгәрешләр укучылар һәм студентлар арасында кануннарга ярашсыз мәгълүмат һәм Русиягә каршы пропаганда таралуга каршы көрәшергә ярдәм итәчәк.

Азатлык белән сөйләшкән мәгариф белгечләре исә бу канун өлгесе башкача фикерләүне бетерү, дәүләт мәгариф програмыннан читтәге мәгариф эшчәнлеген дә дәүләт кысаларына кертү өчен әзерләнгән дип исәпли.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин әйтүенчә, канун өлгесендә билгеләмәләрнең төгәл итеп язылмавы үз фикере булган теләсә кайсы укытучыдан арыну мөмкинлеге бирә.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

"Бу канун мәктәп кебек мәгариф оешмаларына да карый, чөнки анда уку програмнарыннан кала, сыйныфтан тыш эшләр, түгәрәкләр дә бар. Ул хакимияткә кирәкмәгән, үз фикерләре булган укытучыларны эштән алу өчен кулланылачак. Чөнки канунда берни конкрет язылмаган, билгеләмәләр бик киң, анда теләсә кемне зыянлы дип атап эшеннән алып була.

Монда сүз татар халкының үзаңын, милли тарихны өйрәнүне тагын да кысу турында бара

Шул ук вакытта монда сүз, мисал өчен, татар халкының үзаңын, милли тарихны өйрәнүне тагын да кысу турында бара, канун шундый максат белән әзерләнә дә. Татар тарихы мәктәпләрдә инде укытылмый, хәзер инде рәсми мәгариф системы кысаларыннан тышта да татарларның агарту эшчәнлеген бетерү өчен уңайлы мөмкинлек ачыла. Шулай ук бу канун нигезендә “Ачык университет” кебек проектларда җәмәгатьчелеккә укыла торган лекцияләр дә контрольдә булачак. Төрле темаларга фәнни конференцияләрдә ясалган чыгышлар да мәгариф-агарту эшчәнлеге дип карала бит, димәк андый конференцияләрдә чыгыш ясаган кешеләрне эзәрлекләү өчен дә кулланыла алачак", ди Лотфуллин.

“Ачык университет” проектын оештырган Татар яшьләре форумы җитәкчесе Ленария Мөслимова Азатлыкка бу канун өлгесе безнең проектка тәэсир итмәс, чөнки без ул канунда тыела тоган эшчәнлек алып бармыйбыз дип белдерде.

Казандагы СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков фикеренчә, яңа канун мәгариф өлкәсендә тикшерүләрне тагын да арттырачак һәм белем бирүнең сыйфатын төшерәчәк кенә.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

"Бу канун өлгесеннән бернинди яхшылык көтмим, бу миңа чит ил агентлары кануннарын хәтерләтә. Русиядәге мәгарифне үстерүгә бик зур өлеш керткән урыс эшмәкәре Дмитрий Зимин кыйссасын хәтерлисезме? Ул оештырган “Династия” фондын чит ил агенты дип игълан иттеләр, һәм ул Русиядә мәгарифкә ярдәм итү өчен үз акчаларын бирүне туктатырга мәҗбүр булды. Ул урыс кешесе, Русиядә яши иде, әмма АКШта бизнес алып барып, анда эшләп тапкан акчаларын Русия мәгарифенә “туздыра” иде. “Чит ил агенты” дип игълан иткәч Русиядәге мәгарифкә генә зыян килде.

Тикшерүче оешмалар күбрәк булган саен укытучылар начаррак эшләячәк

Русиядә мөмкин булган бөтен җирдә шөрепләрне кысу бара дигән хис миндә. Бу бер дә яхшы түгел. Кемдер кемнедер берәр ничек тәнкыйтьли алмасын өчен бөтен җирдә чаралар күрергә тырышалар. Мәктәптәге төп програмнан тыш нәрсәләрне дә контрольгә алырга телиләр. Ә менә Финляндия тәҗрибәсе күрсәтүенчә, анда 1970нче елларда район мәгариф бүлекләрен (РАНО) япканнан соң мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты күпкә яхшырып киткән. РАНОларны япкач аңа тотылган акчалар укытучыларның хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек биргән һәм укытучылар яхшырак эшли башлаган. Укытучыларны тикшерү кирәкми, аның өчен ата-аналар, прокуратура бар. Тикшерүче оешмалар күбрәк булган саен укытучылар начаррак эшләячәк, белем бирү сыйфаты төшәчәк. Бездә түрәләр болай да күп, бу канун тагын бер төр түрәләр армиясе, тагын бер тикшерү структурасы булдыруга гына китерәчәк. Түрәләрне киметеп укытучыларның хезмәт хакын арттырсыннар иде. Башта мәгарифне үстерүгә берәр ничек чит илдән акча килә күрмәсен дип тырыштылар, ә хәзер инде шундый тикшерүләр кертәләр”, ди мәктәп мөдире.

Шмаков та бу канун башкача фикерләүче укытучылардан арыну өчен кулланылачак дигән фикердә. Бу сүз иреген кысуның тагын бер юлы булачак ди ул.

“Бу — илдә барган гомум сәяси юнәлешнең тагын бер чагылышы. Конституциядә кешеләргә тыныч рәвештә җыеннар уздыру рөхсәт ителсә дә, митингларны тыя торган канун кертелде. Хәзер бөтен нәрсәне рөхсәт сорап кына эшләүгә калдыра баралар. Ике еллап элек галимнәргә дә чит ил галимнәре белән очрашуны тыйдылар, кем белән очрашуыңны алдан хәбәр итүне, соңыннан хисап бирүне таләп итә башладылар. Бу яңа канун мәгариф өлкәсендә бөтен нәрсәне тикшерү, укытучыларны балалардан аеру өчен тагын зур мөмкинлекләр ачар дип уйлыйм. Болай да безнең укытучылар “балалар кәгазь тутыру эшенә комачаулый”, дип зарлана. Миңа гел хисап бирү таләпләре килеп тора. Мәсәлән, мәктәп ихатасында ничә агач булуы турында ярты сәгать эчендә хисап бирүне таләп итәләр. Бөтен эшне ташлап ишегалдына агач санарга чыгып китәсең”, ди Шмаков.

Русия фәннәр академиясенең Шәркыят институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов яңа канун мәгариф өлкәсендә дәүләт пропагандасын көчәйтү өчен эшләнә ди.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

"Минемчә, бу Русия дәүләтенең хәзерге гомуми мантыйгына туры килә торган әйбер, чөнки дәүләткә бер төр кешеләр генә кирәк, тарихка, сәясәткә һәм башка өлкәләргә караш та бер төрле генә булырга тиеш. Пропаганданы көчәйтү өчен эшләнә бу. Хөкүмәт үзенең көчен саклау өчен бөтен мөмкинлекләрне куллана, Икенче дөнья сугышында җиңүне дә, патшалыкны да, Сталинны да, калган нәрсәләрне дә үзе өчен куллана, аларны чынбарлык кызыксындырмый. Бу канун Русиянең алга китүенә тагын бер киртә генә булачак. Әлбәттә, яшьләр хәзер мәктәптә сөйләнгәннәр белән генә чикләнми, алар барыбер интернеттан, YouTube-тан карап бөтен әйберне беләчәк. Алар дәүләттән килгән мәгълүматка бигрәк тә шикләнеп карый. Әмма бу зур масштабта булгач, барыбер балаларга тәэсир итәчәк һәм табигый тәрәккыятьне тагын берничә (бәлки күбрәк тә) елга кичектерер.

Хәзер урыс телле Путин бәндәсе ясау эше бара

Бу — урысны, татарны һәм башка халыкларны бер калыпка кертү эшенең дәвамы. Дәүләт элек-электән урыс халкын да үзе өчен куллана. Әмма урысларны милли хисләрендә уйнап куллану җиңелрәк. Хәзер инде оппозициядә урыс милләтчеләре калмады дияргә мөмкин. Хакимият аларны йотты һәм үзе дә милләтчелек ягына авышты. Ә татар теле, тарихы татарларны уртак шаблонга кертүгә бер киртә булып тора. Совет чорында урыс телле совет кешесе ясарга тырышсалар, хәзер урыс телле Путин бәндәсе ясау эше бара. Тарихка килгәндә дә, бу канун Мәскәү кнәзлегенең, аннары патшалыгының татар ханлыкларын яулап алуын тик татар-төрки дәүләтләрнең һөҗүмнәреннән саклану чарасы дип күрсәтүче тарих идеологик шаблонын халык аңына сеңдерү өчен кулланылачак дип уйлыйм. Әлбәттә, бу фәнни караштан ерак. Ялгышсам шат булыр идем", ди Сәетов.

Русия мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Әхмәтова Азатлыкка белдергәнчә, диния нәзарәтендә хәзер әлеге канун өлгесенең тәэсире ничек булачагын өйрәнәләр.

Диләрә Әхмәтова
Диләрә Әхмәтова

"Канун өлгесен өйрәнгәндә, игътибарны шул җәлеп итә: ул Русия һәм аның халыкларының милли, дини, мәдәни гореф-гадәтләрен бозып күрсәтүне, Русия тарихын “үзгәртеп” укытуны тыя. Һәрбер канун ике төрле уйлау, ике төрле шәрехләүгә урын калдырмаска, канунның бозылу-бозылмавын төгәл ачыклауны тәэмин итәргә тиеш. Әмма милли тарих һәм мәдәният мәсьәләләрендә мондый ачыклык, хакыйкать һәм эталонны табу — шактый четерекле мәсьәлә. Канунда кулланылучы билгеләмәләр һәм шәрехләүләр тулы һәм ачык булмый икән, ул мәшәкатьләр һәм аңлашылмаучанлык китереп тудырачак. Әлегә диния нәзарәтендә бу канун өлгесен өйрәнүне, кулланышка кергән очракта аның булачак нәтиҗәләрен фаразлауны дәвам итәбез", диде Әхмәтова.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG