Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мәхкәмә Башкортстанның элекке вице-премьеры Евгений Гурьевны аклады


Евгений Гурьев
Евгений Гурьев

Вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнүче элеккеге түрәгә прокуратура 12 ел төрмә сораган иде.

Башкортстанның элекке вице-премьеры, милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан акланды. Элекке түрә дәүләткә 27 миллион сумга якын зыян салуда гаепләнеп, “вәкаләтләре кысаларыннан чыгу” маддәсе нигезендә хөкем каршына басты.

Прокуратура Гурьевка 12 ел төрмә җәзасы сораган иде. Башкортстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Гүзәл Мәсәгутова “прокуратура аклау карарының сәбәпләрен өйрәнеп, алга таба нинди адымнар ясалачагын хәл итәчәк” дип белдергән.

Евгений Гурьев 2019 елның 1 апрелендә тоткарланды. Аңа җинаять кодексының 286нчы маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде. Тикшерү мәгълүматына караганда, 2015 елның ноябрендә ул Уфада урнашкан ике җир кишәрлеген "Группа компания СУ-10" ширкәтенә арзан бәядән саткан. Ширкәт ул җирне кадастр бәясеннән ике тапкыр арзанракка сатып алган.

XS
SM
MD
LG