Accessibility links

Кариев театры спектакле "Арлекин" илкүләм фестиваленең номинантлар исемлегенә керде


“Хикмәт әкиятләре” спектакленнән күренеш
“Хикмәт әкиятләре” спектакленнән күренеш

“Хикмәт әкиятләре” тамашасы 2021 елгы “Алтын битлек” премиясенең озын исемлегенә дә кергән

Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачысы театрының “Хикмәт әкиятләре” спектакле “Арлекин” балалар театрлары фестивале номинанты булды. Бу турыда Азатлыкка театрның җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте. Сәгыйтова “Арлекин” фестиваленең Русиядә балалар театрлары өчен иң дәрәҗәле фестиваль булуын искәртте.

“Арлекин” театр премиясенең номинанты булу безнең өчен зур уңыш, чөнки бу бик дәрәҗәле, абруйлы фестивальләрнең берсе. Аны хәтта балалар театрлары өчен “Алтын битлеккә” тиң фестиваль диләр. Танылган режиссер Искәндәр Сакаев Facebook-ында “Бу фестивальгә әләгү өчен дә сәнгать белән шөгылләнергә кирәк. “Арлекин” – ул гамбургский счет” дип язып чыкты. Бу бик зур дәрәҗә” диде Сәгыйтова.

Быелгы, сигезенче “Арлекин” фестиваленә белгечләр шурасы Русия балалар театрлары тәкъдим иткән йөздән артык спектакльне караган. Нәтиҗәдә номинантлар буларак Петербур, Мәскәү, Тверь, Севастополь, Чиләбе, Омски өлкәсе, Кански (Краснояр крае), Новоуральски (Свердлау өлкәсе) һәм Казан шәһәрләреннән 14 тамаша сайлап алынган.

Кариев театрының “Хикмәт әкиятләре” спектакле “Алтын битлек” премиясе белгечләре тарафыннан да 2019-2020 ел театр мизгеленең иң күренекле спектакльләренең берсе дип танылды. Спектакль быелгы премиянең озын исемлегенә керде.

XS
SM
MD
LG