Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телендә тәфсиргә мохтаҗлык булганга бу эшкә алындык"


Коръәннең татар телендә тәфсирен тәкъдим итү чарасы. Сулдан: Камил Сәмигуллин, Мөхәммәт Галләм, Альфред Дәүләтшин

Уфаның "Ихлас" мәчетендә Коръәннең татар телендә тәфсирен тәкъдим итү чарасы узды. "Кәлам шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" дип аталган китапны Татарстан диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тәкъдим итте.

Мөфти Камил Сәмигуллин Уфага 200гә якын тәфсир алып килгән. Чара алдыннан җәмәгатьчелек чират торып шул китапларны алды. Китап бушлай таратылу сәбәпле, кайберәүләр алган китапларын яшереп, кабат-кабат чиратка басты. Китапны таратучы таныганнарны кире борды.

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

Чараны "Ихлас" мәчетенең мәҗлес җитәкчесе Мөхәммәт Галләм алып барды. Ул чарага 100 кеше чакырылып, 103 кеше килүен, 150гә якын китап таратылуын әйтеп, "Безнең халык китап ярата шул" дип шаяртты. Ул Коръән тәрҗемәләренең барлыгы 14 тапкыр басылып чыгуын әйтте. Монысының шулардан иң уңышлысы булуын билгеләде.

Камил хәзрәт чыгышында тәрҗемәләрнең күбрәк тә булуы, тик аларның барысының да басылмавы турында сөйләде. Бу тәрҗемәнең ни өчен кирәк булуын шулай дип аңлатты:

Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары булып тора

— Кызганычка каршы, иске телне аңлаучылар бик сирәк. Элеккеләре иске телдә язылган. Алар аңлашылмый. Заманча татар телендә тәфсиргә мохтаҗлык булганга күрә бу эшкә алындык һәм башкарып чыктык. Кешеләргә һәр пәйгамбәр үз кавеменең теле белән җибәрелгән. Ходай бар милләт белән дә шул телдә аралаша. Татар белән татарча, башкорт белән башкортча. Бүген арадашчы пәйгамбәрләр юк, хәдисләр буенча, галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары булып тора. Алар Коръәнне шул телдә халыкка җиткерү юлын эзли.

Коръән тәфсире
Коръән тәфсире

Безнең бу тәрҗемә эшендә 40ка якын кеше эшләде. 30га якын тәфсиргә таяндык. Китапны бер төрек тәфсире үрнәгендә эшләдек. Мәсәлән, бер аять бирелә, фикерне бозмый тәфсир дә шуның эченә кереп китә. Кануннар үзәреп тора, ә Коръән мәңгелек. Ул соңгы документ, кыямәт көнендә кеше шул китап буенча хисап тота, диде Камил хәзрәт.

Камил хәзрәт чыгышыннан соң сорауларга җавап бирде. Сораулар арасында ни өчен гарәпләр кайбер сүзләрне татарчадан алган дип кызыксынучылар да булды. Камил хәзрәт ул сүзләрнең, киресенчә, гарәпчәдән алынма булуын әйтте.

Азатлык хәбәрчесенең "Ислам диненең милләтне саклауда урынын ничек билгеләр идегез? Мәчетләр бу юнәлештә нәрсә эшли ала һәм эшли?" дигән сорауга ул шулай дип җавап бирде:

Динебезне сакласак, ул милләтебезне саклар

— 100 ел элек татар театры да, татар эстрадасы да булмаган. Татар мәктәпләре дә булмаган. Ә нәрсәләр булган? Мәдрәсәләр булган, мәчетләр булган. Милләтебезне бары тик ислам дине генә саклап килгән. Тагын гореф-гадәт, тел һәм кием милләтне саклауга булыша. Без динебезне сакласак, ул милләтебезне саклаячак, диде Татарстан мөфтие.

"Ихлас" мәчетенең уку-укыту бүлеге мөдире Розалия Халикова тәрҗемәләргә мохтаҗлык булуы турында сөйләде:

Розалия Халикова
Розалия Халикова

— Дәресләрне биргәндә без "Исламия"не, Риза Фәхретдин китапларын тәкъдим итәбез. Урыс телендә бик күп китаплар бар. Ә укучылар татарчасын сорый. Чөнки халык үзенең телендә кабул итәргә тели. Урыс телен яхшы белсәк тә, без урыс сүзләрен йөрәгебез аша үткәрә алмыйбыз. Безгә үз телебездә кирәк. Шуңа бу тәфсиргә югары бәя бирәм. Башка китапларны да тәрҗемә итсәгез икән, диде Розалия ханым.

Чарада узган Башкортстан мөфтие сайлауларында бу урынга дәгъва иткән Айнур Арсланов та катнашты һәм чыгыш ясады:

Айнур Арсланов
Айнур Арсланов

— Без, башкортлар һәм татарлар, тәрҗемәчесез аралашабыз. Безнең телебез бер, гореф-гадәтләребез бер, динебез бер, җиребез бер, мәдәниятебез бер. Без, башкортлар һәм татарлар, бер ананың ике баласы кебек. Ләкин татарны башкортка каршы, башкортны татарга каршы котыртучы шайтаннар да бар. Без аларга юл куймаска тиеш, диде ул һәм уртак чаралар уздырырга чакырды.

Камил Сәмигуллинга
Камил Сәмигуллинга

Чара ахырында Мөхәммәт Галләм һәм "Ихлас" мәчете имамы Альфред Дәүләтшин Камил Сәмигуллинга татар генералы Миңнегали Шәйморатов кылычын бүләк итте. Камил хәзрәт аны бик оста итеп уйнатып алды. Залда утыручы берәү "Кяферләрне шулай кыйратасызмы?" дип шаяртып куйды.

"Ихлас"тагы җомга вәгазен дә Камил Сәмигуллин сөйләде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

фикерләр (19)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG