Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Себер татарлары күргәзмәсенең сәяси ягы да бар"


 "Себер татарлары: мәдәни ядкарьләр" күргәзмәсе
"Себер татарлары: мәдәни ядкарьләр" күргәзмәсе

Казанның Ислам мәдәнияте музеенда "Себер татарлары: мәдәни ядкарьләр" дигән күргәзмә ачылды.

Күргәзмәдә Төмән музей хезмәткәрләре ике гасыр дәвамында барлаган, Себер ягында яшәүче татарларның этнография әйберләре, иске имлада язылган китаплар, көнкүреш җиһазлары, киемнәр, зәркән әйберләре күрсәтелә, шулай ук Төмән музеенда сакланган Мөхәммәт пәйгәмбәрнең сакал бөртеге дә бар.

"Шушы әйберләр аша без үткәнебез һәм бүгенгебез турында күп кенә яңа нәрсә белә алабыз", ди музей җитәкчесе Илнур Низамиев.

Илнур Низамиев
Илнур Низамиев

Низамиев сүзләренчә, күргәзмәләр аркылы төрле якта яшәгән татарларның үзара мөнәсәбәтен кайбер әйберләрдә аермалар табып, тарихи якны да өйрәнеп була: "Төмән өлкәсе белән безне музей хезмәттәшлеге бәйли, ләкин әлбәттә анда тагын да зур регионнар бар, һәм анда да милләттәшләребез яши. Бу музейларда саклана торган ядкарьләргә карап, аларның Идел буе татарларына да, Себер ягы татарларына да хас булуы күренә, шуңа күрә без бүлү яклы түгел, ә киресенчә бәйләнешләрне барлау ягына омтылабыз. Берничә гасыр элек милләттәшләребез арасында булган тыгыз мөнәсәбәтне китапларга карасак та, көнкүреш әйберләренә күз салсак та, язылган хатларга һәм сәүдә эшчәнлегенә карасак та күрә алабыз.

Мәсәлән, хатын-кыз киемнәренә карыйк. Идел буе, татарлары һәм Себер татарлары киеменә гомуми күзлектән карасак охшашлык күрәбез, ягъни, шулай ук озын итәкле, тәнне каплаган күлмәкләр, чәчләрне каплап йөрү, яулык бөркәнү хас булган, күлмәкләрнең орнамент белән бизәлешендә дә охшашлык табып була. Ә инде тукымаларга килгәндә, бераз аерма сизелә. Казан татарлары хатын-кызлары башкачарак тукымалардан тегелгән күлмәкләр кисә, Себердә яшәгән татар хатын-кызлары күлмәкләре Бохара, Сәмәрканд шәһәрләреннән кайткан тукымалардан җитештерелгән. Бу төрлелек татар гамәли сәнгатенең байлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтә".

Казанда "Себер татарлары: мәдәни ядкарьләр" күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:31 0:00

Күргәзмәдә шулай ук иске китаплар, язмалар да күреп була. Аларның күбесе, әлбәттә дини әсәрләр, ләкин араларында шулай ук дөньяви фәннәргә кагылышлы китаплар да бар, мәсәлән, физиканы өйрәнү әсбабы.

Музей җитәкчесе сөйләвенчә, күргәзмә ачылачагын игълан иткәннән соң, социаль челтәрләрдә, Идел буе татарларының Себер татарлары арасында булган аерма нәрсәдә, дигән сораулар пәйда булган. Илнур Низамиев, охшашлык аермага караганда күбрәк, ди: "Без, музей хезмәткәрләре, үзебезнең галимнәребез фикеренә таянабыз. Себердә Казанга караганда бераз башкачарак фикер йөртүләрен дә беләбез. Без экспонатларга карап, аларны фәнни яктан өйрәнеп, охшашлыкларны күрә алабыз.

Мәсәлән, безгә килгән күргәзмәдә хатын-кызлар маңгайларын каплаган әйбер, себер татарлары аны сарауц дип атый. Музей хезмәткәрләре аны XX гасыр башы фотографияләренә, реконструкцияләргә таянып, себер татарлары хатын-кызларының милли киеменең, казан татарлары хатын-кызлары киеменнән булган принципиаль аерма итеп күрсәтәләр. Безгә килгән шундый бер экспонатның тарихын өйрәндек һәм аның тасвирламасында бер кызыклы фактка тап булдык. Ул баш киемен себер татар хатын-кызлары кигән, әмма аның ясалу урыны Казан. Әлбәттә аны Казан татар хатын-кызлары да кигән булып чыга. Шуңа күрә безнең бу себер татарлары хатын-кызлары, казан татарлары хатын-кызлары дип сөйләп йөрүебез һәм аерма итеп ниндидер дәлилләр эзләвебез ниндидер бер мәзәккә әйләнә".

Күргәзмәдә булган тагын бер кызык экспонатларның берсе көнкүреш белән бәйле. Ул да булса, балык сөягеннән ясалган дисбе. Идел буе, Урал яклары татарлары гадәттә дисбеләрне хөрмә төшеннән ясарга күнеккән булса, Себер якларында шулай балык сөякләреннән җыйган булганнар.

Җанисәп алу да көтелә, шуңа күрә күргәзмәнең сәяси яктан әһәмияте дә бар

Музей хезмәткәрләре сүзләренчә, иң беренче максат — ул әлбәттә татар халкының үзара тарихи мөнәсәбәтен чагылдыру, өйрәнү. Ләкин сәяси ягы да бар: "Дөресен генә әйткәндә, күргәзмә әле ачылды гына һәм без моңа багышлап фикер алышу, очрашулар оештырачакбыз дип уйлыйм, чөнки күргәзмә ачылышы күп төрле фикерләр тудырды. Шулай ук, билгеле, алда җанисәп алу да көтелә, шуңа күрә күргәзмәнең сәяси яктан әһәмияте дә бар дип уйлыйм", диде Азатлыкка Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе.

Төрле фикерләр тудырган әлеге темага кагылышлы сорауларга җаваплар табар өчен Азатлык себер татарларын өйрәнүче Максим Сәгыйдуллин белән дә сөйләште.

Максим Сәгыйдуллин
Максим Сәгыйдуллин

— Казанда узучы күргәзмә мәдәни мираска бәйле чара булса да, аның икенче ягы да күренә. Тиздән җанисәп көтелә, аның алдыннан мондый бердәм эшләр башкару, фикер алышулар кирәкме һәм алар нәрсәсе белән мөһим дип саныйсыз?

— Объектив караш булдырыр өчен мондый өйрәнүләр һәрвакыт кирәк. Халыклар бер-берсен үзләре дә өйрәнергә, тарихи, мәдәни якны төпченергә тиеш. Әлбәттә, бу җанисәп алдыннан гына булырга тиеш түгел, һәрвакыт булырга тиеш. Чөнки мәдәниятебез, телләребез бетә. Мәсәлән, шәхсән үзем күрәм, авылларда алты-җиде яшьлек кечкенә балалар себерчә дә, татарча да сөйләшми, алар урысча сөйләшә. Менә монда бит трагедия. Әле ун яшьтәгеләр туган телдә сөйләшәләр, ә алардан кечкенәрәкләре гел урысчага күчеп беткән диярлек. Чагыштырыр өчен, Төмәндә әрмән гаиләләрен күргәнем бар. 30 яшькә якын аналары һәм биш-алты яшьлек балалары, менә алар рәхәтләнеп әрмәнчә сөйләшә. Әрмәнстанда яшәмәсәләр дә, алар үз телләрендә сөйләшә, ә безнекеләр авылда да инде урысчага күчкән. Менә бу бит трагедия! Бар нәрсә гаиләдән килә бит, әгәр дә гаиләдә туган телгә карата хөрмәт булмаса, бу мәсьәләне мәктәп кенә коткара алмый. Туган телне мәктәптә дә укытырга кирәк, әмма иң беренче булып ул гаиләдә сакланырга тиеш.

— Мондый хәлдә калу ни сәбәпле барлыкка килде, сезнеңчә?

— Туган телләр кирәкми дигән фикер хакимият тарафыннан дә килә. Рус теле генә кирәк, рус теле — дәүләт теле, урыс халкы — дәүләт коручы халык, мәктәпләрдә туган телләрне сайлап кына укыту һәм башкалар. Шуннан соң туган телләрдән игътибар китте, аның абруе төште хәзерге көндә. Мәктәпләрдә дә туган телләрне укырга теләүчеләр азайды, татар теле булсын, удмурт теле булсын — факультативка калды. Гаиләләрнең моңа исе китми башлады, чөнки бүген ата-аналар акча эшләү, гаиләне тәэмин итү эшенә чумган. Беренче урында баланы ашату, киендерү, киләчәктә укырга кертү тора, ә туган телне белү икенче планга калдырылды. Телне өйрәнүгә өндәү иҗтимагый оешмаларга гына калды хәзер. Себер татар оешмалары буларак яшьләргә, олыларга аңлатып йөрибез инде без, әмма ул гына җитми, хөкүмәттән дә ярдәм кирәк.

— Ул ярдәмне нәрсәдә күрәсез?

— Туган телне мәктәптә мәҗбүри укыту, ата-аналар белән туган телнең, мәдәниятнең мөһимлегенә багышланган фикер алышу, аңлату эшләрен алып бару кирәк. Ник дисәгез, алар хәзер моны аңлап бетерми сыман, әйткәнемчә, аларның эшләре акча эшләүгә юнәлтелгән. Шул ике юнәлеш буенча эш алып барылса да үзгәрешләр сизелер иде.

— Себер татарларына хас нинди йолалар бар?

— Әмәлне әле дә зур итеп үткәрәбез. Аннары Цым дигән йола бар. Карлар эреп беткәч, бозлар әле агып китмәгәнче зиратларны тазартып, искергән чардуганнар булса, аларны яңартып үлгәннәр рухына дога кылалар. Шул ук көнне өйгә кайтып ашлар үткәрәләр. Гадәттә май башына туры килә ул вакыт, беренче, тугызынчы майларга. Тагын Күк корманнык йоласы бар. Әгәр корылык булса аны яңгыр сорап үткәрәләр, әгәр яңгырлар күп яуса, киресенчә корыны теләп үткәрәләр. Авыл халкы бергә җыелып сыер, яисә үгез суеп аш үткәрә. Яңгырсыз чор булса яңгыр теләп бер-берсенә су чәчрәтәләр. Катым ашларын үткәрү дә киң таралган. Ул инде үлгән кешенең өче, җидесе, кырыгы, йөзе, елын үткәрү, моны бик катгый үткәрәбез. Аннан соң Корманныкларны тагын зур вакыйгалар булса да үткәрәбез. Әйтик, кеше мәктәпне тәмамласа, югары уку йортына укырга керсә, армиягә китсә, армиядән кайтса, берәр уңышлы эшкә урнашса, олы юбилейлар — шундый кебегрәк вакыйгаларга багышлап. Тагын артыш утырту күренеше дә киң таралган. Артышны (можжевельник-ред.) ишек арты тирәсендә яман рухлардан (злой дух-ред.) сакланыр өчен утырталар.

— Бу бәйрәм, йолаларны күбрәк кая үткәрәләр? Авыл җирлегендә яшәүчеләрме, әллә инде шәһәрдәгеләр дәме?

— Авылдагылар да, шәһәрдәгеләр дә үткәрә. Цым бәйрәмнәре инде күп очракта авылда уза дип әйтеп була, әмма шәһәр зиратына да чыгып үткәрүләр бар.

Башкортлар себер татарлары алардан чыккан дип әйтүчеләр бар. Моңа карата фикерегез нинди?

— Башкортлар безгә берничек тә керешмиләр. Алар казаннар кебек фәнни яктан өйрәнү алып баралар. Һәм искәртеп үтү кирәк, Казан татарлары активрак алып бара бу эшне. Монда Себер татарлары башкортлар белән бер халык дигән сүз юк. Башкортлар безгә чикләр белән якынрак. Мәсәлән, безнең Казан татарлары белән уртак чикләр юк, ә менә башкортлар белән без этногенезга караганда якынрак тугандашлар. Төрки халыклар барысы да тугандаш халыклар булса, территориаль карасак, себер татарларына иң якын тугандаш халык ул казакъ белән башкорт. Шулай ук үзбәк компоненты да бездә күп. Башка төрки халыклар этногенезга карап ераграк тора.

— Себертатарлары Казан татарларына карата ниндирәк фикердә, мөнәсәбәттә?

— Яхшы мөнәсәбәттә, тугандаш халык дип йөрибез. Этнонимыбыз бер булу сәбәпле без бер халык дип санаучылар да бар. Татар сүзе булгач бер халык дип башка сеңеп калган, шул ук исәптән кырымнар да, әмма бу бит фәнни яктан дөрес түгел, чөнки татар ул төрки икәнен аңлата: Себер төркиләре, Кырым төркиләре, Казан төркиләре. Бу яктан без якын, әмма төрле халыкларбыз. Казан татарларына инде без җылы карашта, бер этноним белән бәйле тугандаш халык дип саныйбыз. Безнең мәдәниятебезгә Казан татарлары мәдәнияте зур йогынты ясаган.

— Сезнеңчә, Себер татарларының милли киеме Казан татарлары киеменнән никадәр аерыла?

— Бу сорауга хатыннарыбыз яхшырак җавап бирә алырдыр инде. Бездә хатын-кызлар калфак кимәгән, алар маңгайны каплый торган сарауц дигән бәйләвеч кигән.

— Әйе, сарауц Казанда барган күргәзмәдә дә күрсәтелгән. Беләсезме, музей хезмәткәрләре белән сөйләшкәч, бер кызыклы факт ачыкланды. Ул кием атрибутын Себер татар хатын-кызы кигән, әмма тасвирламасына күрә аның Казанда ясалганы билгеле булган.

— Белмим, бәлки Казанда да теккән булганнардыр, әмма Казан татарлары костюмында юк бит сарауц. Бәлки махсус берәр бай заказ биреп тектергәндер, бәлки музей хезмәткәрләре ялгышкандыр. Аннан соң аермалы буларак, бездә мех, сарык тиреннән тун, төлке туныннан бүрек киеп йөрү булган. Аякка чабата кимәгәннәр, царык дип аталган озын кунычлы күннән эшләнгән итек булган, туфлиләр царыкбаш дип аталаган.

— Себер татар яшьләре Казанга укырга барырга омтыламы?

— Киткәне китәдер, әмма күп түгел. Себер татарларының казаннардан аермалы башка психологиясе, без чәчелеп як-якта яшәмибез, Себердә калып яшәргә омтылабыз. Туган җиребездән ерак китәргә тырышмыйбыз, ерак себергә эшкә киткәннәр дә пенсиягә чыгып кире туган авылларына кайтып урнаша. Читкә китеп урнашучылар булса да, алар күп түгел, асылда себер татарлары үз Ватанында яши.

— Урыслашу күренеше бармы яшьләр арасында, урыска кияүгә чыгучы, өйләнүчеләр күпме?

— Бу да бар, әлбәттә. Глобализациянең дә тәэсиредер инде бу. Әлбәттә, татар белән генә гаилә корачакмын дип әйтүчеләр дә күп, әмма мәхәббәт сорап тормый, катнаш никахлар да була.

* * *

"Себер татарлары: мәдәни ядкарьләр" дигән күргәзмә Казанның Ислам мәдәнияте музеенда 2021 елның 10 февраленә кадәр эшләячәк.

XS
SM
MD
LG