Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Башкорт сода ширкәте" хиссәләрен Русия файдасына алу карары чыгарды


Башкорт сода ширкәте
Башкорт сода ширкәте

"Башкорт сода ширкәте" акционерлык җәмгыятенең хиссәләре Русия дәүләт милеге белән идарә итү агентлыгы карамагына күчәргә тиеш.

Башкорстанның Арбитраж мәхкәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, "Башкорт сода ширкәте" (БСК) хиссәләрен Русия дәүләт милеге белән идарә итү агентлыгына (Росимущество) бирергә дип карар чыгарды. Бу турыда агентлыкның вәкиле Иван Будлов сөйләгән.

"Мәхкәмә Баш прокуратураның шикаятен тулы күләмдә канәгатьләндерде" дип Будловның сүзләрен китерә ТАСС.

Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле Азат Галин әлеге карарга апелляция шикаяте булачагын белдергән. Республика бу карарга каршы нинди дәлилләр китерә алганын ул әйтмәгән.

Мәхкәмә карарына ярашлы, Русия файдасына БСКның 95,72 процент гадәти, исемле хиссәләре алынган. Бу хиссәләргә "Төбәк фонды" ("Региональный фонд") акционерлык җәмгыяте, "Башкорт химиясе" ("Башкирская химия") акционерлык җәмгыяте һәм "Башкорт химиясе" ("Башкирская химия") Сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте канунсыз хуҗа булган диелә.

Августта БСКның Куштау шиханын эшкәртергә планнарына халык каршы чыкканнан соң, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров БСК республика милеге ителергә тиеш дип белдерде. Ул ширкәтне хосусыйлаштыру канун бозып эшләнгән диде.

Аннан алда президент Владимир Путин БСКда дәүләт өлеше кимүнең канунлыгын тикшерергә йөкләмә биргән иде. Ул хиссәләрдә дәүләт өлеше 62 проценттан 38 процентка кадәр кимүнең сәбәпләрен ачыкларга кушты. "Сода" ширкәте акча суыру белән генә шөгыльләнә, акча республикада калмый дип белдерде Путин. Аның бу сүзләреннән соң ике көн узгач ук прокуратура БСКда канун бозулар булуы турында хисап бирде. 1 сентябрьдә мәхкәмә Башкорт сода ширкәте хиссәләрен кулга алды.

Башкорт сода ширкәте кальцийланган һәм аш содасы җитештерүдә Русиядә беренче урында тора. Ширкәт хиссәләренең контроль пакетына "Башхим" акционерлык җәмгыяте ия, бу ширкәтне бизнесмен Дмитрий Пяткин һәм Ненец автоном бүлгесенең элеккеге беренче вице-губернаторы Сергей Черников контрольдә тота.

XS
SM
MD
LG