Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда COVID-19 вакцинациясе башланды


1200 доза вакцина республикага 5 декабрьдә кайткан. 7 декабрьдән ул медиклар, укытучылар һәм социаль хезмәткәрләргә ясалачак.

Башкортстанда халыкка COVID-19 вирусына каршы вакциналау уздыру дүшәмбедән башлана дип игълан ителгән республика хөкүмәте оператив киңәшмәсендә.

1200 данә вакцина республикага 5 декабрьдә кайткан. Бу Гамалеи үзәге эшләгән "Гам-КОВИД-Вак" ике өлешле вакцинаның беренче зур партиясе. Аннан алда Башкортстанда 42 кешегә җитәрлек беренче партия кайткан булган.

1200 данә вакцина беренче чиратта авырулар белән эшләүчеләргә – медиклар, укытучылар, социаль хезмәткәрләргә тотылачак диелә.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров вакциналауны тиз арада уздырырга кирәк дип белдергән. "Аны бик оператив уздырырга кирәк. Безгә меңнән артык доза кайтуы бик дөрес, без аны ничек сакларга, тапшырырга, ничек вакцинация уздырырга, бу эшне оештырырга өйрәнсен өчен. Бу безгә моңарчы килгән 40 доза вакцина түгел" дигән Хәбиров.

COVID-19 вакцинасының икенче өлеше Башкортстанга декабрь ахырына кадәр килеп җитәр дип көтелә. Вакцина түләүсез ясала, аның өчен табиб юлламасы кирәк булачак. Әлегә вакциналау дәүләт хастаханәләрендә генә башкарыла, хосусый клиникаларда ул юк диелә.

Русия халкын коронавирустан киңкүләм вакциналауны 7 декабрьдән башларга президент Владимир Путин йөкләмә бирде. Шул ук вакытта вакцина җитештерүче ширкәтләр бу таләпне үтәр өчен җитәрлек вакцина эшләп чыгару мөмкин түгел дип белдерде.

Хәзерге вакытта Русиядә яңа төр коронавирустан өч вакцина рәсми теркәлгән. Икесе (ике төрле формада) Гамалеи үзәгендә, берсе "Вектор" үзәгендә эшләп чыгарылды. Алар ике баскыч сынау узганнан соң ук теркәлде, өченче этабы теркәлүдән соң бара.

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе ноябрь ахырында республикага 650 ихтыярига ясатырлык вакцина килде дип хәбәр итте.

Татарстан сәламәтлек саклау министры башлыгы урынбасары Владимир Жаворонков бу атнада республикага 1 мең доза вакцина кайтырга тиеш, соңрак тагын 3,7 мең доза кайтачак дип белдерде. Беренче чиратта медиклар, аеруча COVID-19 белән эшләүчеләре вакциналаначак диде түрә. Аларга вакцинация эш урыннарында уздырылачак.

Жаворонков халыкка киңкүләм вакцина ясау кайчан башланасын әйтмәде. "Төбәккә җитәрлек кадәр вакцина кайткач, әлбәттә, киңкүләм вакциналау башланыр. Хәзерге вакытта киң вакциналау уздырылмый, сүз йоктыру ихтималы зур булган төркемнәр турында бара" диде сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

XS
SM
MD
LG