Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү: чит ил ризыкларын Русиянеке белән алыштыру програмы максатына ирешмәгән


Европа илләреннән импорт Русия тауарлары белән түгел, бүтән илләр продукциясе белән алмаштырыла.

Русиянең чит илдән ризык кертүне киметеп, аның урынына халыкны илдә чыккан ризыклар белән тәэмин итү програмы тормышка ашмаган. Бу турыда Илкүләм рейтинг агентлыгы тикшеренүендә әйтелә.

2020 елга кадәр исәпләнгән импорт ризыкларны алыштыру стратегиясе 2012 елда кабул ителгән иде. 2014 елда Кырымны аннексияләгәннән соң Русиягә карата кертелгән чикләүләргә җавап итеп, Мәскәү Европа илләрендә җитештерелгән ризыкларны импортлауны тыйды. Ләкин моңа карап илнең үзендә җитештерү үсмәде, һәм элеккечә читтән ризык кертү дәвам итте дип белдерә тикшеренү авторлары. Аерым алганда, сөт ризыкларын чит илдән кертү 30 процентка киметергә ниятләнсә дә, 2020 ел ахырына ул 20 проценка гына кимегән. Җиләк-җимешне чит илдән кайтару 20 процент урынына 11 проценка гына кимегән. Яшелчәләр кертү 70,3 проценка кимергә тиеш булган, әмма бары 27 проценка гына кимегән.

Европа илләреннән импортны тыйганнан соң, аның урынына башка чит илләрдән ризык кертә башлаганнар. Элек сөт ризыклары Европа берлеге илләреннән кертелсә (чикләүләргә кадәр 43 процент), хәзер күпчелек Беларустан китерелә (чикләүләргә кадәр 39 процент булган, хәзер – 79 процент). Ит ризыклары кертүдә дә Европа берлеген Беларус алыштырган: 2013 елда Русиягә кертелгән итнең 12 проценты бу илдән булган, хәзер исә 29 проценты бу илгә туры килә.

Чикләүләргә эләккән илләр тауары Русиягә башка илләр аша уратып алып китерелә ди экспертлар. Мәсәлән, Норвегиядән балык кертүне тыйгач, Русия балыкны Чилидан сатып ала башлаган, ә Чили, үз чиратында, Норвегиядән балык кертүне өч тапкыр арттырган. Җиләк-җимешне Русия хәзер Эквадордан кертә (экспортның 22 проценты), ә Эквадор үзе Европадан бу төр продукцияне кертүне җиде тапкыр арттырган диелә.

Чикләүләр Русия президенты Владимир Путин боерыгы белән 2014 елның августында кертелде. Бу чараның максаты – "Көнбатыш илләренең шундый ук чараларына җавап буларак Русия мәнфәгатьләрен яклау" диелде. Сүз Русиянең Кырымны басып алуы һәм Украинаның көнчыгышындагы вакыйгаларга карата кертелгән чикләүләр турында бара. Путин боерыгына ярашлы, Русиягә чикләүләрне хуплаган илләрдән кайбер төр ризыкларны, чимал, авыл хуҗалыгы тауарларын кертү тыелды.

Ноябрьдә президент Көнбатыш илләргә каршы икътисади чикләүләрне 2021 ел ахырына кадәр озайтты. Бу чикләү чараларын алтынчы тапкыр озайту булды.

Бер ел элек чыккан эксперт хисабында азык-төлек тыюларыннан русияләр югалтулары елына 445 млрд сум дип бәяләнгән. Бу һәр кешедән елына 3000 сум диярлек, кулланучы кәрзиненең биш процентын тәшкил итә.

Моннан тыш, Русиянең ризык импортыннан баш тартуы азык-төлекнең бәясе сизелерлек кыйммәтләнүгә, шулай ук азык-төлек җитештерүдә сөт урынына арзан пальма мае, коры сөт кебек алыштыргычлар куллануга да китергән.

XS
SM
MD
LG