Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ришвәтчелекнең бераз кимүе Мөхәммәтшинны гаҗәпләндергән


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Соңгы 9 айда Русиядә ришвәтчелектән кергән зыян 45 млрд сум тәшкил иткән.

Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда ришвәтчелек ачыклау очраклары ике процентка кимегән. Бу хакта Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ришвәтчелеккә каршы республика форумында белдерде.

"Узган елда ришвәтчелектә тотылган кешеләр саны 10,5 проценттан 8,5 процентка кимеде. Мин бу мәгълүматка бәйле әле казынмадым. Ачыклау эше сүлпәнәйгәнме, әллә ришвәт бирү азайганмы?" диде Мөхәммәтшин.

Соңгы 9 айда Русиядә ришвәтчелектән кергән зыян 45 млрд сум тәшкил иткән. Парламент башлыгы сүзләренчә, бу Татарстанга да йогынты ясый.

"Ришвәтчелек күгәрек кебек республиканың икътисадын ашый. Шулай ук хакимияткә, бүгенге кануннарга ышанычны бетерә. Ул безнең яшьләрне боза, алар үз чиратында канунсыз юл белән мәсьәләне хәл итеп була дип уйлый", диде Мөхәммәтшин.

Очрашу барышында ришвәтчелекнең мәгариф өлкәсендә киң таралуы әйтелде. Аерым алганда, югары уку йортларында максатчан кабул итү, тулай торакка урнашу, балаларны укырга кертү мәсьәләләре ачык булмавына борчу белдерделәр. Ришвәтчелеккә каршы студентлар комиссиясе әгъзалары Мөхәммәтшиннан имтиханнарда катнашу мөмкинлеген карауны сорады. Дәүләт шурасы рәисе моны бәхәсле мәсьәлә дип атады.

9 декабрь Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Татарстанда ришвәтчелекнең үз төсмере бар, дип саный "Сираҗи сүзе" газеты баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи. Бүген "өстәгеләргә" тугрылык күрсәткән зур түрәләр, министр, район башлыклары кагылгысыз булып кала. Бөтен җаваплылык урынбасарларга, башкарма хакимият җитәкчеләренә төшә, ди ул.

XS
SM
MD
LG