Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыйссаи Йосыф (Сказание о Юсуфе) – Кол Гали


На этот раз мы читаем одно из самых известных татарских произведений – "Сказание о Юсуфе" средневекового поэта Кул Гали. Оно написано в XIII веке, и является адаптацией коранического сюжета о пророке Юсуфе.

Специально для наших читателей мы изложили краткое содержание в прозе, максимально упростили язык, добавили красивое аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Кыйссаи Йосыф
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:47 0:00
йөкләү

Йосыфка ул вакытта унбер яшь иде. Ул бер төш күрде. Күктә кояш һәм унбер йолдыз кабынган. Алар Йосыфка баш игәннәр. Малай төшен әтисеннән юратты.

– Син бик хөрмәтле, бай кеше булырсың. Унбер абыең да сиңа хезмәт итәрләр, алдыңда баш иярләр, – ди аңа әтисе Якуб.

Әмма бу төшне беркемгә дә сөйләмәскә куша. Абыйларың белсәләр, көнләшерләр, сине рәнҗетерләр, ди.

Ата белән улның сөйләшкәнен Якубның кызы ишетә һәм абыйларына сөйли. Якубның олы улларына бу бер дә ошамый.

– Нигә без Йосыфка хезмәт итәргә тиеш? Ни дә булса эшләргә кирәк, – дип сөйләшәләр һәм хәйлә уйлап чыгаралар. Алар әтиләреннән Йосыф белән кырга барырга рөхсәт сорыйлар. Йосыф белән ялгыз калырга телиләр алар.

Якуб улын жибәрергә теләмәде. Шулай да улларын тыңлады.

Йосыф һәм аның унбер абыйсы кырга киттеләр. Алар гел бергә булдылар, уйнадылар. Бераздан абыйлары бергә жыелдылар һәм Йосыфны нишләтергә дип хәйлә кордылар.

– Үтерик аны, ул безгә кирәкми, ул тормышыбызны боза, – диде малайның бер абыйсы.

– Әйе, без аңа хезмәт итәргә тиеш түгел. Әти аны күбрәк ярата, – дип килештеләр калганнары.

Шунда абыйларының берсе Йосыфны бик кызганды. Туганнарына:

– Алай ярамый. Без аны үтермик, ул бит безнең энебез. Без аны тирән коега салыйк, диде.

– Башкалар да килештеләр. Йосыфны бәйләп коега салдылар. Йосыф белән монда беренче могҗиза булды. Кое төбендәге тозлы су эчәр суга әйләнде.

Абыйлары исә әтиләренә мондый хикәя сөйләделләр. Имеш, Йосыф күз алларыннан югалган. Алар аны эзләгәннәр, таба алмаганнар. Соңрак кырда малайның канлы күлмәген тапканнар, ә малай үзе югалган. Чынлыкта алар энеләренең күлмәгенә сарык канын агыздылар.

Слова и выражения

  • унбер йолдыз кабынган – зажглись одиннадцать звёзд
  • әҗтисеннән юратты – попросил предсказать отца
  • хезмәт итәләр – служат
  • рәнҗетерләр – обидят
  • хәйлә уйлап чыгаралар – придумали хитрость
  • ялгыз калырга – остаться в одиночестве
  • хәйлә кордылар – придумали хитрость
  • тормышыбызны боза – портит нашу жизнь
  • кызганды – пожалел
  • тирән коега салыйк – бросим в глубокий колодец
  • килештеләр – согласились
  • бәйләп – связав
  • эчәр суга әйләнде – превратилась в питьевую воду
  • абыйлары исә – а братья
  • имеш – якобы
  • канлы күлмәген тапканнар – нашли окровавленную рубашку
  • сарык канын агыздылар – обмакнули в овечью кровь

Аталары бу хикәягә ышанмады. "Әгәр аны бүре ашаса, күлмәге нигә ертылмаган?" – дип улларының хәйләсен чиште. Әмма малайны беркем таба алмады.

Берничә көн караңгы коеда утырды Йосыф. Бер көнне ул яшәгән илгә сәүдәгәрләр килделәр. Су эзләп коега бардылар һәм малайны күрделәр.

– Без аны алып китик, Мисырда хезмәтче итеп сатырбыз, – дип тәкъдим итте берсе. Башкаларга бу фикер бик ошады.

Озак барганнан соң, Йосыф Мисырга җитте. Сәүдәгәрләр аны югары бәягә илнең фиргавен гаиләсенә саталар. Ул монда хезмәт итеп үсә, аны һәркем бик ярата. Малай хөрмәтле кеше булып үсә. Бер көнне Мисырның фиргавен төш күрә. Ул Нил елгасы ярында тора икән. Шулвакыт каршысына җиде матур таза сыерлар чыккан. Аннары җиде ямьсез ябык сыер чыккан. Шул ябык сыерлар таза сыерларны ашаганнар. Фиргавен куркып уянган. Аннары ул тагын бер төш күргән. Бер сабакта җиде тулы башак үскән икән. Алар янында бер сабакта җиде буш башак чыккан.

Фиргавен төшне юрарга дип Мисырдан бик күп юраучыларны чакыралар. Тик берсенең жавабы да фиргавенгә ошамый. Шулчак Йосыф үзенең юравын тәкъдим итә.

– Жиде елда ул мул уңыш булыр, тагын жиде ел уңыш кимрәк булыр, ә тагын жид ел уңыш уңмас, ачлык булыр, – ди.

Фиргавенгә мондый юрау бик ошый. Ул Йосыфка ышана. Ачлыкны булдырмас өчен чаралар табарга куша һәм Йосыфны дәүләтнең хужалыгында башлык итеп куя.

Слова и выражения

  • ертылмаган – не порвана
  • хәйләсен чиште – раскрыл тайну
  • сәүдәгәрләр килделәр – пришли торговцы
  • алып китик – давайте увезём
  • фиргавен гаиләсенә саталар – продают семье фараона
  • хезмәт итеп үсә – растёт и служит
  • Нил елгасы ярында – на берегу реки Нил
  • каршысына җиде матур таза сыерлар чыккан – к нему вышли семь красивых тучных коров
  • ябыкздесь: худой
  • бер сабакта җиде тулы башак үскән икән – на одной соломинке выросло семь полных колосьев
  • юраучыларны чакыралар – приглашают толкователей снов
  • мул уңыш булыр – будет богатый урожай
  • уңыш уңмас – урожай не уродится
  • Ачлыкны булдырмас өчен чаралар табарга куша һәм Йосыфны дәүләтнең хуҗалыгында башлык итеп куя. – Велит найти выход для предотвращения голода и назначает Юсуфа управляющим Египта.

Йосыф бик зирәк, бик акыллы, бик кешелекле булып үсә. Ул халык ачлыктан үлмәсен өчен зур көч түгә. Игенне саклау өчен махсус амбарлар салдыра. Уңыш мул елны Халыктан уңышны жыйдыра һәм шул амбарларга салдыра. Байлар да, хәерчеләр дә – барысы да ашлыгын бирергә мәжбүр була. Ә ачлык елы килгәч, Йосыф байга да, хәерчегә дә ашлыкны үлчәп кенә, гаделлек белән бүлеп бирә. Шулай итеп, Йосыф Мисырны ачлыктан саклый, халыкны коткара. Бик хөрмәтле кеше була ул.

Бер көнне Мисырга күрше илдән кешеләр киләләр. Аларда да ачлык икән. Алар да ярдәм сорап килгәннәр. Йосыф аларны үзе янына чакыра. Ни күзләре белән күрсен – бу юлчыларда ул үзенең абыйларын таный. Аларны ул хөрмәт белән кабул итә. Әмма үзенең кем икәнен сөйләми, серен ачмый. Абыйларыннан аларның кем булулары, каян килүләре турында сораштыра.

– Без күрше илдән. Атабыз Якуб исемле. Ул инде бик карт. Ачлык хәлен тагын да авырайтты, – дип сөйлиләр алар. Йосыф атасының исән булуына бик шатлана. Әмма юлчыларга ашлык бирергә ашыкмый.

– Сезнең тагын туганыгыз юкмы? Бәлки, энегез бардыр, – дип сорый ул.

– Энебез бар иде. Тик күп еллар элек аны бүре ашады. Атабыз моңа бик кайгырды. Еллар буе елады һәм сукырайды, – диләр абыйлары.

Йосыф аларга энеләре исән икәнлеге, ул Йосыф үзе икәнлеген сөйләми. Атасын күрер өчен хәйлә таба.

– Сез кире илегезгә кайтыгыз һәм атагызга Мисыр идарәчесе сине дә чакыра дип әйтегез. Ул да килсә, сезгә кирәк кадәр ашлык бирермен, – ди.

Унбер абыйсы кире китәләр. Аталарына барысын да сөйлиләр алар.

– Мине нәрсәгә чакырды микән ул? Нигә сезне үзе кабул иткән, үзе сыйлаган? Нигә сезгә шундый хөрмәт күрсәткән? – дип уйлый ул. Баласын күп еллар көткән атаның күңеле нидер сизенә, нәрсә сизгәнен генә аңламый

Шулай ата һәм аның унбер олы улы Мисырга юл тоталар. Алар илнең һәр кешесен – хәерчесеннән, баеннан дәүләт идәрәчесе турында мактау сүзләре ишетәләр. Ниһаять, алар Йосыф янына киләләр.

Йосыф атасын күрүгә үк таный. Әмма аның күңеле бик төшә. Якуб кайгысыннан бик картайган, сукырайган була. Ул аларны сарайга, үз янына чакыра, сыйлый, кунак итә. Атасын сөйләштерә ул, балалары турында сораштыра. "Тагын бер улың булган икән, кайгың зур икән, – дип әйтә. Якубка мисыр идарәчесе үзе шундый кызыксыну күрсәтүенә бик гажәпсенә.

– Нигә безнең тормыш белән кызыксынасың, хөрмәтле Мисыр идарәчесе? Нигә безгә мондый ихтирам күрсәтәсең? – ди ул.

Шулчак Йосыф түзми. Аның күзләренә яшь килә.

– Мин бит инде ул синең улың. Мин бит ул Йосыф, – ди.

Якуб һәм аның унбер олы улы куркып калалар, ишеткәннәренә ышанмыйлар. Ә Якуб ышана. Каршысындагы бу яшь кешенең улы Йосыф икәнлеген ул инде юлда барганда сизенә башлый. Ата улы белән кавышканына бик шатлана. Әмма, кызганыч, ул аны күрә алмый шул. Шунда Йосыф ходайга ялвара, атасынаң күрү сәләтен кайтаруны сорый. Ни гаҗәп, Якубның күзләре күрә башлый. Күп еллар үлгән дип санаган, әмма ахыргача моңа ышанмыйча яшәгән атаның күзләре яраткан улын күрәләр. Якуб улын кочаклап елый. Абыйлары исә Йосыф каршысына киләләр һәм аңа баш ияләр. Бу хәл нәкъ Йосыфның төшендәге сыман була.

– Кичер безне, Йосыф. Кичер безне, атабыз. Без зур хата кылдык, – диләр.

Йосыф һәм аның атасы Якуб бик киң күңелле, кичерә белүче кешеләр булалар. Шуңа алар абыйлары һәм улын гафу итәләр. Йосыф аларны үз гаиләсе, хатыны һәм улы һәм кызы белән таныштыра. Шулай итеп, зур авырлыклар күргәннән соң, күп еллар ятим булганнан соң, әмма зирәклек, кешелеклелек сыйфатлары ярдәмендә зур уңышка ирешкән, бар халык алдында хөрмәт казанганнан соң Йосыф атасы белән кавыша.

Слова и выражения

  • зирәк – мудрый
  • кешелекле – человечный
  • зур көч түгә – прикладывает много сил
  • ашлыгын бирергә мәҗбүр була – все были вынуждены сдать хлеб
  • ни күзләре белән күрсен – и что он видит
  • таный – узнаёт
  • ачлык хәлен тагын да авырайтты – голод ещё ухудшил состояние
  • ашыкмый – не торопится
  • сукырайды – ослеп
  • ниһаять – наконец-то
  • күңеле төшә – разочаровался
  • кызыксыну күрсәтү – интересоваться
  • сизенә башлый – начинает чувствовать
  • кавышканына – тому, что встретились
  • ялвара – умоляет
  • күрү сәләтен кайтаруны сорый – просит вернуть способность видеть
  • хата кылдык – ошиблись
  • киң күңелле – великодушный

*****

Понравилось? Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Кыйссаи Йосыф

Тест: Кыйссаи Йосыф

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG