Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль челтәрләрдә Юлия Галяминаны яклап төрле телләрдә "Азатлык" сүзен язалар


Юлия Галямина, архив фотосы

"Дадин" маддәсе нигезендә гаепләнүче сәясәтчене яклап "Эш"кә каршы Сүз" дип аталган флешмоб бара.

Мәскәү шәһәр думасы депутаты Юлия Галяминаның дуслары, лингвистлар һәм телләрне тергезү активистлары аңа рухи ярдәм күрсәтү өчен флешмоб башлаган. Ул "Эш"кә каршы Сүз" ("Слово против "Дела") дип атала. Флешмоб кысаларында активистлар төрле телләрдә "Азатлык" сүзен язып, шул язу белән фотога төшә. Беренче фото тамил телендә дөнья күргән.

Флешмобта катнашу өчен "Азатлык" сүзен берәр телдә язып, плакат белән фотога төшәргә, аннары фотоны #СловоПротивДела хештегы куеп, сылтамасын флешмоб сәхифәсенә җибәрергә кирәк.

"Коллегабыз Юлия Галямина мәхкәмәсе тиздән тәмамланачак. Аңа, иң яхшы очракта, алты йөз мең сумнан алып бер миллион сумга кадәр штраф яный. Иң начар очракта – биш ел төрмә. Юлияне рәссамнар, шагыйрьләр яклады. Хәзер лингвистлар чираты", дип яза флешмоб авторлары.

Мәскәү шәһәр думасы депутаты Юлия Галяминага каршы "Дадин маддәсе" нигезендә җинаять эше ачылды. Ул митинглар уздыру кагыйдәләрен күп тапкыр бозуда гаепләнә. Әлеге маддә нигезендә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин.

Галямина Конституциягә үзгәрешләргә каршы "Мәңгелек Путинга – юк!" акциясендә тоткарланды. Ул төп канунга үзгәрешләр кертүгә каршы тавыш бирүгә чакыручы "Нет!" комитетын оештыручыларның берсе иде. Аннан алда Галямина Русиянең төрле төбәк депутатлары исеменнән Конституциягә үзгәртүләр кертү турында халыкка мөрәҗәгать авторы да булды. Азатлык белән әңгәмәсендә депутат "Максатка юл күп адымнардан тора. Мөрәҗәгать — шул адымнарның берсе. Конституциягә үзгәрешләр кертүгә, Путинның мөддәтләрен нульләштерүгә, гомумән бу хәлләргә карата җәмгыятьнең мөнәсәбәтен үзгәртүгә таба бер адым" дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG