Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүшәмбе АКШта COVID-19 вакцинациясе башлана


Җомга кичендә АКШ хакимияте вакцинаны гадәттән тыш куллану өчен раслады.

Pfizer / BioNTech җитештергән коронавируска каршы вакцинаның беренче өлеше дүшәмбе иртәсендә төрле штатларның хастаханәләренә килеп җитәчәк. Җомга кичендә АКШ хакимияте вакцинаны гадәттән тыш куллану өчен раслады. Шул ук вакытта Америка массакүләм мәгълүмат чаралары COVID-19 белән бәйле өзлегүләрдән АКШта үлгән авыручылар саны 300 меңгә якынлашты дип хәбәр итте.

Транспорт ширкәтләре якынча өч миллион Pfizer вакцинасын 150ләп тарату үзәгенә китерәчәк. Америка авазы хәбәр итүенчә, чәршәмбегә якынча 450 хастаханә вакциналы булачак.

Русиядә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда да коронавируска каршы вакцина ясау башланды.

Хәзерге вакытта Русиядә яңа төр коронавирустан өч вакцина рәсми теркәлгән. Икесе (ике төрле формада) Гамалеи үзәгендә, берсе "Вектор" үзәгендә эшләп чыгарылды.

Вакцина дүрт фармация ширкәтендә җитештерүгә куелган, ләкин аларның берсе дә препаратны күпләп чыгара башлый алмый, чөнки күләмен арттырганда вакцинаның сыйфаты тотрыклы булуына ирешү кыен дип аңлаткан белгечләр.

Элегрәк Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко халыкны күпләп вакциналау октябрьдә башлана дип вәгъдә иткән иде, әмма хөкүмәттәге аноним чыганаклар 2021 ел башы турында сөйләү чынбарлыкка ныграк туры килә дигән. Узган атнада Мурашко гыйнвар-февраль дип сөйләде, ләкин Дмитрий Песков вакцинация Яңа елга кадәр үк башланачак дип вәгъдә итте.

Русиядә COVID-19 вакциналары ике баскыч сынау узганнан соң ук теркәлде, өченче этабы теркәлүдән соң бара.

XS
SM
MD
LG