Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һәр яңа буынның — үз яңалыгы"


Лилия Низамова, бәйгедә катнашучы

Габдулла Кариев театрында "Калеб" яңа буын җыены оештырган "Яңа дулкын" бәйгесенең шигъри кичәсе узды. Сайлап алу турларында финалга чыккан тугыз яшь шагыйрь үз иҗатын тамашачы хозурына сәхнәдән җиткерде.

Катнашучылар мондый бәйгеләрнең булулары бик сөенечле, дип әйтә. Чөнки синең белән бер дулкында яшәгән тарафдарларны табып була.

Илвира Галимуллинага 20 яшь, үзе тумышы белән Балтач районыннан, хәзерге вакытта Казанда шәфкать туташы булып эшли. "Яңа дулкын" бәйгесенең әлеге финалисты 15 яшьтән шигырьләр яза, хәзерге вакытка инде илледән артык шигырь язылгандыр, ди Илвира. Ул Азатлыкка сөйләвенчә, бүгенге яшьләр өчен шигырь — ул халыкка мөрәҗәгать белән чыгу ысулы.

Илвира Галимуллина
Илвира Галимуллина

— Бу минемчә яшьләр өчен бушану юлы. Хисләреңне, уйларыңны туры бәреп әйтә алмаган, күңелеңдә авырлык булуны кешегә әйтә алмаган чаклар була, ә шигырь аша моны җиткереп була. Гадәттә минем яшьтәгеләр мәхәббәт темасына шигырьләр иҗат итә. Үткәннәр белән аермаларына килгәндә, бүгенге поэзиядә заманча яңа сүзләр куллануы күренә. Ләкин мин үзем күбрәк элек кулланылган һәм хәзер бик еш ишетелмәгән сүзләрне кулланырга яратам, минемчә, алар шигырьне баета, үзенчәләштерә.

Тамашачы буларак "Яңа дулкын" финалистлары иҗатын бәяләргә шагыйрь Фәнил Гыйләҗев тә килгән иде. Ул биредә ишеткән шигырьләрне тыңлап кабул итү бераз авыррак булды дип әйтте:

Фәнил Гыйләҗев
Фәнил Гыйләҗев

— Бүген сөйләнелгән шигырьләрне интеллектуаль шигырьләр итеп кабул иттем, һәм аларны сәхнәдән түгел, китапта язмача рәвешле укып кабул итү минемчә җиңелрәк булыр иде. Чөнки сәхнәдән укылган вакытта тыңлап һәм шул ук вакытта мәгънәсен отып алу җиңел түгел. Тукай, Такташ, Җәлил язган шигырьләр белән чагыштырып карасак, табигатьне тасвирлаулар, пейзаж күренешләрен бер шигырьдә дә ишетмәдем. Асылда мәхәббәт темасы өстенлек алган һәм мәхәббәт булмаса, бер-берсенә, яисә әйләнә-тирәгә эндәшү өстенлектә.

Казанда "Яңа дулкын" бәйгесенең шигъри кичәсе узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

Фәнил Гыйләҗев күзаллаганча, бүгенге көндә шигырь язучы яшьләрнең саны күп. Монда әлбәттә, социаль челтәрләр дә яшьләргә ярдәмгә килә, әмма интернетта шигыреңне чыгару әле шагыйрь булдым дигән сүз түгел, дип әйтә Гыйләҗев:

— Социаль челтәрләрне ачсаң, кемнәр генә язмый, нәрсәләр генә язмый. Күбесе аның инде графоманиягә кайтып кала, белем җитмәүгә кайтып кала. Бигрәк тә яшьләр арасында татар телен белү дәрәҗәсе аксый хәзерге көндә, хәтта бүген монда ишеткән кайбер шигырьләрдә дә чит ил сүзләре, рус сүзләре куллануын ишеттек. Әлбәттә, халыкка иҗатыңны җиткерү авыр түгел бүген, әмма халыкка шигыремне күрсәттем дә шагыйрь булдым дигәнне аңлатмый.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Бәйгедә финалга узган Энҗе Хөсәенова үзе турында, иҗатка гашыйк нечкә күңелле бер гади авыл баласы мин, дип әйтә:

— Килгән һәрбер яңа буын үз яңалыгын алып килә. Мәсәлән, минем яшьтәгеләр шигырь язганда яңа формалар эзләргә тырыша.

"Калеб" – татар мәдәниятендә яңа буын иҗатчылары берләшмәсе. Яшь һәм сәнгатьтә үз карашы булган шагыйрь, язучы, композитор, режиссер, драматургларга мәйдан табарга, үз тамашачысы белән очрашырга ярдәм итә.

XS
SM
MD
LG