Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Җәмәгать пулаты рәисе итеп Ростислав Морзаголов сайланды


Ростислав Морзагулов
Ростислав Морзагулов

Республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап биргән Морзаголовны Куштау активистлары эшеннән кууны таләп иткән иде.

Башкортстан Җәмәгать пулатының 15 декабрьдә узган беренче утырышында оешманың рәисе сайланган. Бу вазифаны Ростислав Морзаголов башкарачак. Ул бертавыштан диярлек сайланган, оешманың бары бер әгъзасы – Ләйлә Афанасьева гына бу намзәткә каршы чыккан.

Морзаголов Җәмәгать пулаты каршында "нәрсәнедер тиешенчә эшләмәүчеләрне колагыннан тартып кояшка чыгару" бурычы тора дип белдергән.

Җәмәгать пулаты рәисе урынбасары итеп Морзаголов Кристина Дрёминаны тәкъдим иткән. Башкалар бу намзәтне хуплаган.

Дрёмина Русиядә танылган рэп укучы Фейсның апасы буларак билгеле. Моннан кала, рәис урынбасарлары итеп Лида Исәргәкова һәм Рамил Рәхимов сайланган.

Утырыштан соң Ростислав Морзаголов "Башинформ" акционерлык җәмгыятенең мөдирләр шурасыннан китәчәген белдергән. Бу турыда карар мөдирләр шурасының киләсе утырышында кабул ителәчәк диелә.

Башкортстан хакимиятенең төп медиасы булган "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының мөдирләр шурасы рәисе Ростислав Морзаголов республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Августта Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде. 18 августта Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашу вакытында активистлар Ростислав Морзаголовны эшеннән кууны таләп итте.

XS
SM
MD
LG