Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пашинян сугыш нәтиҗәләре өчен "җаваплы", ләкин "гаепле" булмавын белдерде


Никол Пашинян
Никол Пашинян

Карабах ызгышында Әрмәнстан җиңелгәннән соң, илдә оппозиция протестлары бара. Премьер-министрның вазифасыннан китүен таләп итәләр.

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян Азат Европа/Азатлык радиосында әңгәмәсендә Таулы-Карабах ызгышында Әрмәнстан җиңелүендә үзенең җаваплы икәнен әйтте, шул ук вакытта бу җиңелүдә төп гаепне үз өстенә алырга әзер түгеллеген белдерде.

Пашинянның оппонентлары Карабах тирәсендәге җирләр һәм Карабахның бер өлеше Әзәрбайҗан кулына төшүенә китергән сугышка аның сәясәте сәбәп булды дип белдерә. Премьер-министр бу гаепләүне кире кага. Аның сүзләренчә, бер мәлдә сугыш объектив сәбәпләр белән котылгысыз булып чыккан.

Оппозиция Әрмәнстанда сайлауларны вакытыннан алда уздыруны таләп итә. Пашинян сайлау турында карарны үзе генә кабул итә алмавын әйтә. Бу сайлауның кирәклеге турында уртак бер карарга килү мөһим ди ул.

Ереванда Пашинянның вазифасыннан китүен һәм яңа сайлаулар уздыруны таләп иткән киңкүләм протестлар бара. Демонстрантлар Карабахта җиңелү премьер аркасында булды ди.

Оппозиция 22 декабрьдә илкүләм эш ташлау чарасы башлау белән яный.

Пашинян китәргә җыенмавын әйтә. Парламентта аның яклылар күпчелекне тәшкил итә. Соңгы көннәрдә алар вакытыннан алда сайлаулар уздыру турында сөйләшергә әзер булуларын белдерде.
Карабахта Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында кораллы каршылык 27 сентябрьдә яңадан кабынып китте. Азәрбайҗан гаскәре Карабах җирләренә һөҗүмен башлады, ул моны Әрмәнстан һөҗүменә җавап дип белдерде.

Бер айдан артык барган бәрелешләрдә ике яктан да корбаннар булуы хәбәр ителде. 10 октябрьдә Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан утны туктату, корбаннар һәм әсирләр белән алмашу турында килеште.

10 ноябрьдә Әзәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян Таулы Карабахта сугыш туктату турында килеште.

Әлеге килешү нигезендә Әрмән ягы Агдам, Кәлбәҗәр һәм Лачы районнарын Азәрбайҗан карамагына кайтара дип сөйләшенде. Таулы Карабахта һәм Лачы коридорында Русиянең солых көчләре урнаштырыла, алар 5 ел анда торачак диелде.

11 ноябрьдә Ереванда Пашинянга каршы митинглар башланды.

Азәрбайҗан белән Әрмәнстанның Таулы Карабах өчен тартышуы 1980нче елларда кискенләште. Совет чорында Азәрбайҗан составында булган Карабах республикасы Әрмәнстанга кушылырга теләде, Баку каршы чыкты. 1992–1994 елларда ике ил арасында Карабах өчен сугыш булды. Нәтиҗәдә Азәрбайҗан Карабах һәм аның янындагы өлкәләрне югалтты, азәрбайҗан халкының күпчелек өлеше төбәкне ташлап китте, башка милләт вәкилләре дә бу җирләрдән күченеп китәргә мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG