Accessibility links

20 татарских прибауток и стихов для детей


В татарском языке много красивых прибауток и потешных стишков. Чем заняться с детьми, племянниками, сестренками и братишками на каникулах? Наша подборка в помощь! Күңелле һәм файдалы булсын!

1. Тыпыр-тыпыр (халык иҗаты)

Тыпыр-тыпыр биидер,
Аягы җиргә тимидер,
Очкан коштай талпынып,
Канатларын кагынып,
Һап-һап-һап…

2. Кар бөртеге (Шәүкәт Галиев)

Кар бөртеге,
Кун кулга,
Бераз ял ит
Син шунда.
Бер карасам -
Гел боз син,
Бер карасам -
Йолдыз син!..

3. Кояшкаем (халык иҗаты)

Кояшкаем, чык, чык!
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка Казанда,
Әти китте алырга.

4. Тубыбыз (Әминә Бикчәнтәева)

Туп-туп тубыбыз,
Син - безнең матурыбыз,
Тишмәбез дә югалтмабыз -
Оста тота кулыбыз!

5. Кунак бар (халык иҗаты)

Карга әйтә:
Кар, кар,
Мичтә бәлеш бар, бар,
Мичтән бәлеш алыр идем,
Өйдә кунак бар, бар.

6. Уян, бәбкәм (халык иҗаты)

Алтын, алтын, алтыным,
Минем йөрәк ялкыным.
Уян, бәбкәм, күз нурым,
Кояш булып балкырмын.

7. Әлли-бәлли (халык иҗаты)

Әлли-бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Йокыларга киткәчтен,
Бик дәү булып үсәр бу

Әлли-бәлли бәү итә,
Кызым (улым) йокыга китә.
Кызым (улым) йокыга киткәч,
Әнисе кайтып җитә.

8. Чәбәк-чәбәк (халык иҗаты)

Чәбәк-чәбәк әткәсе, биетеп тора әнкәсе,
Такмак әйтә апасы ла: әттә-түдел-түдәсе…
Авызын-күзен мимылдатып карап тора әбкәсе,
Авызын-күзен мимылдатып карап тора әбкәсе.

9. Сикерткә (Шәүкәт Галиев)

Сикерә дә сикерә гел,
Шәп сикерә чикерткә.
Алайса, ник исеме дә
Түгел аның "сикерткә"?

10. Чиста су (халык иҗаты)

Салкын су, чиста су,
Баламның битләрен ю,
Баламның күзләрен ю.
Күзләре ялкынлансын,
Үзе нык, таза булсын.

11. Үчтеки (халык иҗаты)

Үчтеки, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә-үсә зур булыр,
Бигрәк матур кыз булыр (кызларга).
Бик батыр егет булыр (малайларга).

12. Капка (Роберт Миңнуллин)

Безнең олы капкага
Кем анда кат-кат кага?
Тормагыз инде басып -
Кечкенә капка ачык!

13. Тукран (халык иҗаты)

Тук, тук, тукран,
Тукылдатып утырам,
Мичтә бәлеш пешәме?
Шуны көтеп утырам.

14. Бармаклар (халык иҗаты)

Бу бармак — бабай,
Бу бармак — әби,
Бу бармак — әти,
Бу бармак — әни,
Бу бармак — бәби,
Аның исеме — Чәнти

15. Тиен (Гөлнур Корбанова)

Мин - тиен, тиен, тиен!
Мин - матур, җитез тиен!
Сыйланырга килегез,
Чикләвек тулы өем...

16. Үсеп җитәр (халык иҗаты)

Үсеп буйга җитәр бу,
Галим булып китәр бу,
Туган-үскән иленә
Тырышып хезмәт итәр бу.

17. Яфрак бәйрәме (Ләбиб Лерон)

Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак -
Көзнең матур чаклары.

18. Песием (халык иҗаты)

Песи, песи, пескәем,
Соры синең төскәең.
Келәткә кермә, бал ашама;
Базга төшмә, май ашама,
Пресс, пресс, пресс!

19. Алма (Фәнис Яруллин)

Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле,
Капсаң - эри авызда
Һәр кисәге, бал төсле.

20. Тамчы (халык иҗаты)

Там, там, тамчы, там,
Тамганыңны яратам.
Тамган тамчыларга карап,
Мин җырларга яратам.

+ Бонус! Пожалуй, самая известная татарская прибаутка:

Без 12 кыз идек

Без, без, без идек.
Без унике кыз идек;
Базга төштек, бал ашадык,
Келәткә кердек, май ашадык;
Өйгә мендек, өйрә эчтек,
Коега төштек, су эчтек;
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык,
Авызыңны яп та йом!

*****

Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Проект "Әйдә! Online. Изучаем татарский" предлагает качественные и современные курсы и материалы для изучения татарского языка. Онлайн-курсы разговорного татарского, адаптированные литературные тексты, новости с подстрочным переводом, видео- и аудио-материалы, тесты и многое другое!

Если у вас есть предложения, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Скоро – больше! Оставайтесь с нашим проектом, сау булыгыз!​

XS
SM
MD
LG