Accessibility links

Кайнар хәбәр

15 детских прибауток и стихов на татарском (2 часть)


Сколько интересных прибауток, потешных стишков, колыбельных на татарском! Предлагаем вторую часть подборки для детей разных возрастов. Күңелле һәм файдалы булсын!

1. Әттә, әттә, әттәти (халык иҗаты)

Әттә, әттә, әттәти,
Минем улым бик тәти.
Минем улым бик тәти дә,
Йөреп китәр ул тәпи.

2. Чәбәк-чәбәк (халык иҗаты)

Чәбәк-чәбәк әбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
— Каенлыкка җиләккә,
Кызыбызга бүләккә.

3. Үчти-үчти (Ренат Харис)

Үчти-үчти үчтеки,
Үсте китте кечтеки.
Үсте, үсте, зур булды,
Таза һәм матур булды,

Акыллы, зирәк булды,
Һәркемгә кирәк булды.

4. Булатны йоклатканда (Мөҗәһит)

Булат исемен башка исемгә алыштырып була

Әлли итә бу Булат,
Бәлли итә бу Булат.
Кайчан тәпи йөреп китәр,
Үсеп җитәр бу Булат?

Челт-челт йома күзләрен,
Тырмап ала йөзләрен.
Әллә нәрсә әйтмәкче —
Аңлап булмый сүзләрен.

Әлли-бәлли ит, Булат,
Тизрәк йоклап кит, Булат.
Калсын әле бер мәлгә
Әниең иркен сулап.
Тизрәк йоклап кит, Булат...

5. Яңгыр, яу, яу, яу! (халык иҗаты)

Яңгыр, яу, яу, яу!
Тәти кашык бирермен,
Тәмле ботка бирермен,
Тәти кашык базарда,
Майлы ботка казанда.

6. Үсә-үсә (халык иҗаты)

Үсә-үсә бәбкәем,
Үсә-үсә зур була.
Кояш кебек сөйкемле,
Үзе сүзгә җор була.

7. Аюым (Җәүдәт Дәрзаман)

Йом күзеңне,
Аюым,
Көтмә кояш
Баюын.
Әлли-бәлли
Бәлли-бәү,
Йом күзеңне,
Аюым.

Һаман ачык
Күзләрең,
Ник йоммыйсың
Үзләрен?
Әлли-бәү,
Бәлли-бәү,
Һаман ачык
Күзләрең.

Тыңламыйсың
Сүзләрем,
Күзлисең
Күк йөзләрен.
Җырлый-җырлый
Әлли-бәү
Йомылган
Үз күзләрем...

8. Песи – нечкә бил (халык иҗаты)

Песи-матур, нечкә бил,
Бала тирбәтергә кил.

Җылы җирдә яшәрсең,
Тәмле сөтләр эчәрсең,
Ап-ак күмәч ашарсың,
Ашап туйгач уйнарсың,
Уйнап туйгач йокларсың,
Бәлли-бәү! Бәлли-бәү!

9. Биесен лә (халык иҗаты)

Биесен лә, биесен лә,
Биек тауга менсен лә.
Матур итек кисен лә,
Барысы моны сөйсен лә.

10. Гөлдергү (Нәкыйп Каштан)

Гөлдер, гөлдер, гөлдергү…
Күк күгәрчен көе бу.
Әнкәең дә, әткәең дә
Сөя сине, бәбкәем.

Гөлдер, гөлдер, гөлдергү…
Күк күгәрчен көе бу.
Күзләрең дә йомыла,
Күңелеңә нур тула.

Гөлдер, гөлдер, гөлдергү…
Күк күгәрчен көе бу.
Татлы төшең тәмләнсен,
Әкияткә әйләнсен.

11. Минем кызым кечкенә (халык иҗаты)

Минем кызым кечкенә,
Бик ошаган үземә.
Әкрен басып, вак-вак атлап
Кил, алтыным, теземә.

12. Чебиләр (Әнәс Кари)

Акыллы кыз Гөлфия
Чебиләрне бик сөя:
Әнисе эштә чагында
Ул аларга җим сибә.

Их чебиләр, чебиләр!
Һич тынычлык бирмиләр:
Гөлфиянең кул астында
Черелдәшеп йөриләр.

13. Гөлдергү (халык иҗаты)

Гөлдергү, гөлдергү,
Бигрәк чибәр, кемдер бу?
Тарап куйган чәчләре,
Өсте-башы бик ару.

Гөлдергү, гөлдергү,
Бик әдәпле кыздыр бу,
Мәктәп дигән бакчада
Чәчәктер бу, гөлдер бу

14. Бармак уены (халык иҗаты)

— Бармак, бармак,
Кайда булдың?

— Бу абый белән
Урманга бардым.

Бу абый белән
Кырда йөгердем.

Бу абый белән
Ботка ашадым.

Бу энем белән
Җыр җырладым.

15. Бәтиләр (Әминә Бикчәнтәева)

Үсә безнең фермада
Бик күп нәни бәтиләр.
— Бә! — диләр.
— Бә! — диләр,
Башка бер сүз әйтмиләр.

— Сезгә ничә яшь? — дигәч,
Аңламыйлар бәтиләр:
— Бә! — диләр.
— Бә! — диләр,
Башка бер сүз әйтмиләр.

— Ничек исемнәрегез? —
Дип сорагач, бәтиләр:
— Бә! — диләр. —
— Бә! — диләр,
Башка бер сүз әйтмиләр.

— Шәл бәйләргә йон безгә
Бирегезче, бәтиләр!
— Мә! — диләр.
— Мә! — диләр
Бөдрә тунлы бәтиләр.

*****

Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Проект "Әйдә! Online. Изучаем татарский" предлагает качественные и современные курсы и материалы для изучения татарского языка. Онлайн-курсы разговорного татарского, адаптированные литературные тексты, новости с подстрочным переводом, видео- и аудио-материалы, тесты и многое другое!

Если у вас есть предложения, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Скоро – больше! Оставайтесь с нашим проектом, сау булыгыз!​

Әлҗе-мөлҗе и кыҗыр-быҗыр – тест на смешные парные слова в татарском

Әлҗе-мөлҗе и кыҗыр-быҗыр – тест на смешные парные слова в татарском

Сынау

XS
SM
MD
LG