Казандагы 7нче клиник хастаханәнең коронавируслы кызыл зонасында вафат булганнарны чыгара торган ишек янына көн саен мәетләрне алырга чират тезелә. Хастаханәдә морг ике өлештән тора. Аның беренчесе капкадан кергән юлда ук уң якта кала. Бу моргта коронавирус белән авырмый үлгәннәр туганнарына тапшырыла.
Бераз барып уңга борылгач, кызыл зонада вафат булганнар чыгарыла торган ишек. Монсыннан коронавируслы мәетләрне алырга шактый машина тезелгән.
Йөрәк авыруы, пневмония, ОРВИ яки башка авырудан үлде дигән диагноз куелган, әмма коронавируслы булганнар бары шушы моргтан гына чыгарыла. Морг хезмәткәре аларның коронавируслы булганын Азатлык хәбәрчесе белән телефон аша сөйләшкәндә әйтсә дә, анда эшләүчеләр гадәттә бу морг өчен "кызыл зона" сүзен генә куллана.
Азатлык хәбәрчесе кызыл зона моргы янындагы вазгыятьне 10, 11, 14 һәм 15 декабрьдә күзәтеп торды. Бу морг янына көн саен унлап машина җыела. Мәетләрне алырга төрле машиналар белән киләләр. Кемдер гади газель белән туганын, якынын алырга килсә, кемдер мәет ташучы махсус машина, катафалк яллый. Машиналарның күбесе моторын сүндерми генә чират көтә, үзләре көткән мәетнең исем-фамилиясе әйтелүгә ишек төбенә барырга әзер тора.
Кешеләрнең үлем турындагы документларын мәет алырга бер көн кала да, шул ук көнне дә тапшырып була. Документлар иртәнге 8дән кабул ителә башлый.
Кызыл зона моргыннан мәетләр иртәнге 10да туганнарына тапшырыла башлый һәм бу көндезге 12гә кадәр дәвам итә. Бу моргтан җәсәдне туганнарына тапшыру процессы да башкача. Башта моргның пыяла ишеге ачыла, аннан тулысынча саклагыч кием һәм күзлек кигән хезмәткәр (аларны гади халык "космонавт" дип атый) башын тыгып чираттагы мәетнең исем-фамилиясен кычкыра.
Үз чираты җиткәнен аңлаганнар тиз генә машиналарыннан табутны алып ишек янына китереп куя. Табутлар ике төрле. Берсе кызыл төстә һәм еш кына тәреле булса, мөселманнар, күрәсең, яшел табут белән килә.
Бераздан "космонавт" кабат ишектән башын гына чыгарып мәетнең исем-фамилиясен әйтә һәм аның туганнарын хушлашырга чакыра. Ул арада табутны сорап алып кереп китә.
Шул вакыт морг янында көтеп торган бер төркем "безнекен бирәләр, әйдәгез" дип морг ишеге янына таба кузгала. Берничә минуттан "космонавтлар" мәетне табутка салып, ләкин табутның өстен япмый гына мәетне пыяла аша туганнарына күрсәтергә алып килә. Туганнар елаша башлый. Мәетне пыяла аша карарга берничә минут вакыт бирелә. Ишек алдан ук эчтән бикләнеп куела. Мәет белән туганнары арасында бернинди контакт булдырылмый.
Шуннан соң табутны кире морг эченә алып кереп китәләр һәм бераздан капкачын ябып, ныклап беркеткәч алып чыгып тапшыралар. Табут шунда ук машинага салынырга тиеш. Табут пыяла ишектән чыгуга ук ишек кабат бикләп куела.
Табут ачылмый гына җирләнергә тиеш.
Кайберәүләр мәетне алырга чират булу сәбәпле урамда, салкында сәгатьләрчә көтеп торырга мәҗбүр булуларына зарлана.
Әлеге хастаханә табиблары коронавирус пандемиясенә бәйле вазгыятьнең бик авыр булуы турында кисәтеп, яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә гаилә белән генә булырга чакырып бу интернетта флешмоб оештырды.
Росстат чыгарган соңгы мәгълүматларга караганда, 2020 елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстанда барлыгы 42,6 мең кеше үлгән. Бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18,7 процентка күбрәк. 2020 елның октябрь аенда исә 2019 елның октябре белән чагыштырганда үлүчеләр саны 46,9 процентка арткан. Әмма бу артык үлем коронавирус белән генә аңлатылмый.
Русиядә коронавирус турында төп рәсми мәгълүматны теркәүче саналган стопкоронавирус.рф сайтына караганда, Татарстанда кайбер көннәрдә коронавирустан бер кеше дә үлми, кайбер көннәрдә ике яки өч кеше үлеме теркәлә.
Элегрәк Уфа һәм Казандагы табиблар Азатлыкка Русиядә коронавирус статистикасына кермәгән үлем очракларының нык артуын әлеге чир нәтиҗәсендә башка авыруларның катлаулануы белән аңлаткан иде.
Башкортстанның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә эшләүче югары категорияле пульмонолог табиб, медицина фәннәре кандидаты Лилия Козырева сүзләренчә, үлүчеләрнең артуы бары бер сәбәп белән генә аңлатыла — коронавирус пандемиясе һәм пневмония килеп чыгу. "Моңа расланмаган коронавирус сәбәпче. Коронавирус расланмаган очракта үлүчеләр коронавирустан үлүче буларак түгел, ә пневмониядән үлүче буларак исәпкә алына. Полимераз чылбыр реакциясе (ПЦР) тесты ясалмаган һәм коронавирус расланмаган очраклар шулай санала. COVID-19 булган очракта йөрәк-кан тамырлары авырулары да кешенең үлеменә китерә ала", диде Козырева. Әмма мондый очраклар рәсми статистикага коронавирустан үлгәннәр буларак кертелми.
Казандагы республика инфекция клиникасы табибы, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекция белгече, медицина фәннәре кандидаты Халит Хәертдинов та Азатлыкка пневмониянең артуын коронавирус белән аңлатты. Әмма коронавирус тәэсирендә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр тагын да күбрәк ди ул. "Пневмониянең артуы COVID-19 пандемиясе белән аңлатыла. Коронавирус булганда үпкәгә зур зыян килә һәм пневмония килеп чыга. Үлүчеләрнең артуы шуның белән бәйле дип уйлыйм. Коронавирус белән авырганда баштагы чорда пневмония булмый, ул соңрак килеп чыга" ди Хәертдинов.
Рәсми саннар. 18 декабрь 11:00
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 16 944 (+159) | 13 533 (+69) | 117 (+3) |
Татарстан | 11 975 (+97) | 10 445 (+29) | 170 (+3) |
Русия | 2 791 220 (+28 552) | 2 228 633 (+26 093) | 49 762 (+611) |