Accessibility links

Кайнар хәбәр

Табиблар Русиядә үлемнәрнең нык артуын "расланмаган коронавирус" белән аңлата


Табиблар Русиядә коронавирус статистикасына кермәгән үлем очракларының нык артуын әлеге чир нәтиҗәсендә башка авырулларның катлаулануы белән аңлата.

Рәсми саннарга караганда, Русиядә коронавирустан үлүчеләр саны башка күп кенә илләрдәге белән чагыштырганда азрак. Ноябрь башында президент Владимир Путин да 100 мең кешегә туры килгән үлем очраклары саны белән Русия дөньяда 100нче урында торуын белдерде. Ул шулай ук пандемия чорында Русия сәламәтлек саклау системы башка илләрдәгедән яхшырак мобилизацияләнгәнен әйтте.

Шул ук вакытта Росстат чыгарган саннарга караганда, сентябрьдә илдә халык санының кимүе узган елның шул чоры белән чагыштырганда 23 процентка арткан. 2019 елның сентябрендә илдә 139 меңгә якын кеше үлгән булса, бу елның сентябрендә 170,7 кеше үлгән.

Артык үлемнәр күрсәткече белән Башкортстан Русиядә беренче урында. 2020 елның сентябрендә республикада 5016 кеше үлгән. Бу 2019 елның сентябрендәгедән 1175кә күбрәк. Ягъни үлүчеләр саны 30 процентка арткан. Әмма рәсми саннарга караганда, республикада коронавирус тарала башланганнан бирле бу авырудан барлыгы 67 кеше генә, сентябрьдә 10 кеше үлгән.

Татарстада исә бу елның сентябрендә үлгәннәр саны былтыргы сентябрь белән чагыштырганда 555кә артыграк. 2019ның сентябрендә 3542 кеше үлгән булса, 2020нең сентябрендә — 4 097. Коронавирустан рәсмән барлыгы 121 кеше, сентярьдә 73 кеше үлгән.

Соңгы айларда ил буйлап кешеләрнең пневмониядән яки башка авырулардан күп үлүе турында хәбәрләр чыгып тора. Пневмония белән авыручылар саны коронавирус йоктырганнар саныннан берничә мәртәбә күбрәк. Башкортстанның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә эшләүче югары категорияле пульмонолог табиб, медицина фәннәре кандидаты Лилия Козырева исә Азатлыкка үлүчеләрнең кисәк артып китүен коронавирус белән аңлатты.

Лилия Козырева
Лилия Козырева

“Үлүчеләрнең артуы бары бер сәбәп белән генә аңлатыла — коронавирус пандемиясе һәм пневмония килеп чыгу. Моңа расланмаган коронавирус сәбәпче. Коронавирус расланмаган очракта үлүчеләр коронавирустан үлүче буларак түгел, ә пневмониядән үлүче буларак исәпкә алына. Полимераз чылбыр реакциясе (ПЦР) тесты ясалмаган һәм коронавирус расланмаган очраклар шулай санала. COVID-19 булган очракта йөрәк-кан тамырлары авырулары да кешенең үлеменә китерә ала”, ди Козырева. Аның әйтүенчә, хастаханәнең инфекция бүлегендә хезмәткәрләр җитешмәү сәбәпле, табибларга бик авырга туры килә, эш бик күп.

Казандагы республика инфекция клиникасы табибы, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекция белгече, медицина фәннәре кандидаты Халит Хәертдинов та Азатлыкка пневмониянең артуын коронавирус белән аңлатты. Әмма коронавирус тәэсирендә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр тагын да күбрәк ди ул.

“Пневмониянең артуы COVID-19 пандемиясе белән аңлатыла. Коронавирус булганда үпкәгә зур зыян килә һәм пневмония килеп чыга. Үлүчеләрнең артуы шуның белән бәйле дип уйлыйм. Коронавирус белән авырганда баштагы чорда пневмония булмый, ул соңрак килеп чыга. Әмма ковид булганда кешенең башка авырулары катлауланып китә һәм кешеләр күбрәк шул авырулардан үлә. Мәсьәлән, соңгы арада йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр артып китте. Чөнки коронавирус булганда кан куера, тромблар барлыкка килә. Бу өлкән кешеләрдә ешрак була һәм COVID-19 нәтиҗәсендә тромблардан үлүчеләрнең артуы да шуның белән аңлатыла”, ди Хәертдинов.

Демография галиме, элек Росстатта эшләгән белгеч Алексей Ракша элегрәк Bloomberg-ка Русиядә коронавирустан үлүчеләр саны киметеп күрсәтелә, чынлыкта көндәлек күрсәткечләрне өчкә тапкырларга кирәк дип белдергән иде.

“Артык үлемнәр саны Русиядә Европа илләре арасында иң зур күрсәткеч булып чыгарга мөмкин” диде Ракша. Ул Росстаттагы вазифасыннан Русия рәсми статистикасын дөрес күрсәтелми дип тәнкыйтьләгәннән соң китәргә мәҗбүр булган.

“Холод” исемле журналист тикшеренүләре онлайн журналының баш мөхәррир урынбасары Михил Зеленский Росстат саннарын өйрәнгәннән соң Башкортстанда сентябрьдә үлүчеләрнең кисәк артуы коронавирустан үлүчеләр турында рәсми саннарның чынбарлыкны чагылдырмавын күрсәтә дигән нәтиҗә ясый.

"Росстат саннарын игътибар белән күзәтеп баручыларның күбесе бер кызыклы метрикага игътибар итте. Бу хезмәтнең һәр ай саен чыгарган мәгълүматы теге йә бу төбәкнең эпидемия кысаларында күпме үлемне “яшерергә” маташуын шиксез бәяләргә нигез бирә”, ди Зеленский.

Аның язуынча, Росстат ай саен һәрбер төбәктә үлгәннәрнең ничәсе коронавирустан үлүе, ничәсе башка сәбәптән үлүе һәм шул ук вакытта аларда коронавирус та булуы турында мәгълүмат биреп бара. Димәк, төбәктә рәсми статистика кысаларыннан тыш коронавирустан үлгәннәрне санауларын да җиңел генә исәпләп чыгарырга һәм бу санны артык үлем саннары белән чагыштырып карарга була, ди Зеленский.

“Башкортстанда бу елның беренче яртысында коронавирустан, рәсми саннарга караганда, 34 кеше үлгән. Тагын 26 кеше рәсмән башка сәбәптән үлгән әмма аларда COVID булган. Ә шул ук чорда артык үлемнәр 4688 булган. Ягъни республика хакимияте безне быел 4600 кешенең билгесез сәбәптән үлүенә, ә коронавирустан 60 кына кешенең үлүенә ышандырырга тырыша. Мондый оятсыз, ачыктан-ачык ялганга ышанып буламы?”, ди журналист.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG