Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Британия белән ике арада һава юлын яба


Британиядә COVID-19 вирусының яңа штаммы таралу сәбәпле, Мәскәү бу ил белән Русия арасында очышларны бер атнага туктата.

Русия белән Британия арасында һава юлы бер атнага ябылып торачак. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Чикләү 22 декабрь төн уртасыннан гамәлгә керә һәм бер атна дәвам итәчәк. Мондый карар Русия хакимияте тарафыннан Британиядә эпидемиология торышы начар булу сәбәпле кабул ителде диелә.
Хәзерге вакытта коронавируска каршы көрәш штабы Британиядә яңа штамм килеп чыгу белән бәйле хәлне өйрәнә дип хәбәр итә штаб.

Британиядә коронавирусның яңа штаммы тарала башлады. Британия премьер-министры Борис Джонсон коронавирусның яңа штаммы "гадиенә" караганда 70 процентка тизрәк тарала диде.
Шимбә Англиянең көньяк-көнчыгышында һәм Лондонда тулы локдаун кертелде.

Нидерланд, Бельгия, Австрия һәм Италия якшәмбе Британия белән үзләре арасында очышларны туктатып тору турында белдерде.

Дүшәмбе Германия, Чехия, Швеция, Израил, Франция һәм тагын дистәләп ил Британия белән чикләрен ябуын игълан итте. Лондон утраудан Ла-Манш бугазы аша узучы һәм илне Европа кыйтгасы белән тоташтыручы тоннельны да япты.

XS
SM
MD
LG