Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан боралак заводы һәм "Туполев" акционерлык җәмгыяте АКШ чикләүләре исемлегенә эләкте


Казан боларак заводында
Казан боларак заводында

АКШ Русия саклану өлкәсенә караган тагын 45 ширкәткә чикләүләр кертте.

АКШ сәүдә министрлыгының Сәнәгать һәм иминлек Бюросы (BIS) Русия һәм Кытайдан 103 ширкәт һәм дәүләт оешмасына карата аерым экспорт тәртибе кертте. Әлеге исемлеккә Казан боралак корылмасы (КВЗ) да керде. Ул "Вертолеты России" холдингының бер өлеше буларак исемлеккә кертелде.

Русия саклану сәнәгате белән бәйле 45 ширкәт АКШ чикләүләренә дучар ителә. Исемлектә авиация сәнәгате ширкәтләренән "МиГ" корпорациясе, "Гражданские самолеты Сухого" акционерык җәмгыяте, "Сухой" ширкәте, "Туполев" акционерлык җәмгыяте, "Иркут" корпорациясе һәм "Ростех"ка керүче Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе дә бар. Галәм өлкәсендә эшләүче ширкәтләрдән исемлеккә "Прогресс" ракет-космос үзәге, Машина төзелеше үзәк фәнни-тикшеренү институты кергән. Исемлектә "Адмиралтейские верфи" көймә төзү ширкәте дә бар. Чикләүләр шулай ук Русия саклану министрлыгы һәм Тышкы күзләү хезмәтенә карата да кертелә.

Бу исемлектәге оешмаларның АКШтан бер төркем тауарлар һәм технологияләрне сатып алырга хокукы булмаячак. Ә үз тауарларын сату өчен аларга АКШ сәүдә министрлыгының Дәүләт департаменты белән киңәшләшкәннән соң бирелә торган рөхсәт кирәк булачак.

Ноябрьдә Казандагы "Элекон" ширкәте дә АКШ чикләүләренә эләккән иде.

XS
SM
MD
LG