Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Юлия Галяминаны 2 ел шартлы җәзага хөкем итте


Юлия Галямина
Юлия Галямина

Прокурор аны 3 елга иректән мәхрүм итүне сораган иде.

Мәскәүнең Тверская мәхкәмәсе муниципаль депутат, оппозиция активисты Юлия Галяминаны шартлы рәвештә 2 елга хөкем итте. Прокуратура урам чараларын оештыру тәртибен берничә мәртәбә бозуда гаепләнүче Галяминаны 3 елга иректән мәхрүм итүне сораган иде.

Галямина бу карар белән килешмәвен һәм аны аппеляциягә бирәчәген белдерде.

Мәхкәмә бинасы янына Галяминага теләктәшлек белдерергә дистәләрчә тарафдары җыелды.

Галямина Русия конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы "Мәңгелек Путинга – юк!" чарасында 15 июльдә тоткарланды. Ул төп канунга үзгәрешләр кертүгә каршы тавыш бирүгә чакыручы "Нет!" комитетын оештыручыларның берсе иде. Аннан алда Галямина Русиянең төрле төбәк депутатлары исеменнән конституциягә үзгәртүләр кертү турында халыкка мөрәҗәгать авторы да булды.

Азатлык белән әңгәмәсендә депутат "Максатка юл күп адымнардан тора. Мөрәҗәгать – шул адымнарның берсе. Конституциягә үзгәрешләр кертүгә, Путинның мөддәтләрен нольләштерүгә, гомумән бу хәлләргә карата җәмгыятьнең мөнәсәбәтен үзгәртүгә таба бер адым" дип сөйләгән иде.

Урамда иҗтимагый чараларны оештыру һәм уздыру кагыйдәләрен күп тапкырлар бозу турында маддә Русия Җинаять кодексында 2014 елда барлыкка килде. Беренче булып бу маддә нигезендә 2015 елда Илдар Дадин хөкем ителде. Шуннан соң җәмәгатьчелек бу маддәне "Дадин маддәсе" дип атый башлады. Дадин 2017 елда иреккә чыкты.

XS
SM
MD
LG