Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада Русиянең Катерина патшабикәсенә һәйкәл ачылды


Алабугада ачылган сын
Алабугада ачылган сын

Урыс патшабикәсе Катерина сыны Спасс чиркәве янындагы бакчага куелды

Алабугада 1762-1796 елларда хаким иткән Русия патшабикәсе Катерина (Екатерина) һәйкәле ачылды. Аны Спасс чиркәве янындагы шәһәр бакчасында урнаштырганнар. Ачылыш тантанасыннан видеоны ВКонтакте челтәрендә Елабуга Блог паблигы чыгарды.

Error rendering VK.

Видеода күренгәнчә, чарага берничә дистә кеше килгән. Һөйкәлнең япмасын Урыс православ чиркәве рухание протоиерей Сергий Лепихин ача, аннары ул һәйкәл нигезенә бер кәрҗин чәчәк китереп куя.

Алабугада татарлар Әби патша дип йөрткән Катеринага һәйкәл буласы октябрьдә хәбәр ителде. 1780 елда (240 ел элек) Катерина Алабугага өяз шәһәре статусы бирү турында фәрман чыгарган иде.

Лепихин Әби патшага һәйкәл салу өчен акча хәйриячеләр тәкъдиме белән җыелды, Русия дворяннар җыены һәм битараф булмаган кешеләр ярдәм итте дип сөйләгән иде. Ул Катерина патшабикәгә һәйкәл – шәһәргә үзенчәлекле бүләк дип белдерде.

2016 елда Казан хакимиятенең дә Әби патшага һәйкәл кую нияте барлыгы ачыкланган иде. Бу татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу тудырды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы "Әби-патша самодержавие һәм изү, хокуксызлык чоры – "крепостное право"ның чәчәк атуының чагылышы булып тора" дип белдерде. Форум җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганга кадәр һәйкәл өлгесенә бәйгене туктатып торырга чакырып хат язды.

Татар милли активистлары да Казанда һәйкәл куюга каршы пикетлар да уздырды. Соңрак Казан мэриясе оештырган бәйгедә "Әби патшаның бөеклегенә баш иеп торган татар муллалары"н сурәтләгән билге җиңүе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG