Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Әби-патша хөрмәтенә куелачак билгенең нинди булуы ачыкланды


"Әби патшаның бөеклегенә баш иеп торган татар муллалары" сурәтләнгән билге
"Әби патшаның бөеклегенә баш иеп торган татар муллалары" сурәтләнгән билге

Форум җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганга кадәр бәйгене туктатып торырга чакырган хатка Казан мэриясе җавап кайтарды.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белдергәнчә, Казан мэриясе оештырган бәйгедә "Әби патшаның бөеклегенә баш иеп торган татар муллалары"н сурәтләгән билге җиңде. Бу турыда Форумның бәйгене туктатып торырга чакырып язган хатына Казан мэриясе җавабында белдерелә.

Яруллин язганча, "әлеге билгедәге язулар күзгә бәрелеп торган провинциаль рухта бер телдә генә башкарылган". "Казандагы яр буйларын матурлау сәясәткә әйләнеп бетте. Без монда Мәскәүнең күңелен күрәбез, безне мәсьәләнең иҗади ягы һәм уңайлылыгы кызыксындырмый", дип яза Яруллин үзенең Фейсбук сәхифәсендә.

Әби-патшага һәйкәл кую татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу тудырды. Бөтендөнья татар яшләре форумы 5 майда "Әби-патша самодержавие һәм изү, хокуксызлык чоры – "крепостное право"ның чәчәк атуының чагылышы булып тора" дип белдерде. Форум җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганга кадәр бәйгене туктатып торырга чакырып хат язган иде.

XS
SM
MD
LG