Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Гыйлметдинов Башкортстандагы җанисәп турында: "Милләтне көчләп тагучы оешмалар эше канунсыз"


Илдар Гыйлметдинов
Илдар Гыйлметдинов

Русия думасы депутаты җанисәптә татарларны онлайн язылырга чакырды. Бу, аның фикеренчә, иң гадел юл.

Җанисәп вакытында кешеләрне теге, йә бу милләт дип язылырга өндәү - канунсыз. Бу хакта бүген Русия думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов матбугат очрашуында белдерде. Журналистлар аңа Башкортстанда "башкортлаштыру" сәясәте көчәюе турында сорау бирде.

"Без дума комитетында әлеге мәсьәләне тикшергәндә бу хакта әйттек. Росстаттан да контрольгә алуны сорадык. Мондый тема белән шөгыльләнүче оешмалар булырга тиеш түгел, аларның эше канунсыз. Мин артык кызып китеп федераль канунга үзгәрешләр дә тәкъдим итәргә уйлаган идем. Кешегә телен, яки милләтен көчләп тагучы оешмаларга карата административ чараларны көчәйтергә теләдем. Ләкин мондый тәҗрибә булмаганга, бүгенге кануннар җитәрлек, киләчәктә шундый очраклар булса, көчәйтербез дигән фикердә калдык. Безнең оешмалар дөрес итеп аңлатып йөриячәк. Аларның кулларына кәгазь дә тоттырылачак. Сез әйткән оешмалар кебек түгел, ә акыллы итеп эшләүчеләргә ярдәм итәчәкбез", диде Гыйлметдинов.

Шул ук вакытта миләтне кешегә көчләп тагып йөрү белән Башкортстан хакимияте шөгыльләнмәячәк дип саный депутат. Бу мәсьәлә иҗтимагый оешмаларга кагыла ди ул.

Гыйлметдинов татарны бүлгәләргә тырышу проблемы юк дип белдерде. Шул ук вакытта ул татарларны җанисәптә онлайн катнашырга чакырды.

"Татарларны ваклау дигән нәрсә юк. Кем үзен мишәр, әстерхан татары, себер татары дип әйтә, аларның барысы да татар милләте төркеме эчендә саналачак. Мин проблемны башкада күрәм. Беренчедән, халык санын алучылар гадел итеп язсыннар һәр гаиләгә барып җитсеннәр иде. Икенчедән, милләтегез, телегез башка дип чакыручылар булмаска тиеш. Өченчедән, онлайн язылырга кирәк. Бу саннарны төрлечә әвеш-тәвеш китермәсеннәр өчен мөһим", диде Гыйлметдинов.

Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин киләсе елда узарга тиешле җанисәп вакытында Башкортстандагы татарларны "башкорт" дип яздыру тырышлыклары артуга борчылу белдереп, татар мәнфәгатьләрен яклый торган хәрәкәт башларга чакырган иде.

Башкортстан хакимиятләре республиканың төньяк-көнбатышында яшәүче, татарча сөйләшүче кешеләрне "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" сөйләшүче татарлар дип атый. Быел Башкортстан хакимияте әлеге "диалектта" башкорт диктанты да оештырды.

XS
SM
MD
LG