Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мифтахов мәхкәмәсе янында тоткарланганнар иреккә чыгарыла. Алар рөхсәтсез митингта катнашуда гаепләнә


"Коптево" полиция бүлегендә
"Коптево" полиция бүлегендә

Мәскәүнең Азат Мифтаховны хөкем итүче Головин мәхкәмәсе янында тоткарланган теләктәшлек белдерүчеләр һәм журналистлар иреккә чыгарыла. Иреккә чыкканнар арасында Азатлык радиосы хәбәрчесе дә бар. Алар рөхсәтсез митингта катнашуда гаепләнә.

Мәхкәмә утырышы тәмамланганнан соң тоткарланган 19 кеше арасында Азатлык радиосы һәм Sota.vision хәбәрчеләре да бар. Алар мәхкәмә барышын күзәтеп хәбәр язу өчен барган иде.

Азатлык хәбәрчесе әйтүенчә, тоткарлауларны башлар алдыннан полиция җыелганнарның таралуын сорамаган, бернинди кисәтүсез генә башта чолгап алган, аннан тупас рәвештә тоткарлап машинага утырта башлаган. Канун нигезендә башта полиция таралырга кушарга һәм кешеләргә таралу мөмкинлеге бирергә тиеш. Кайберәүләргә карата көч кулланылган. Полиция машинасына утырырга теләмәгәннәрне көч белән тотып япканнар һәм аларга "полициягә буйсынмау гаепләве" белдереләчәген әйткәннәр.

Теләктәшлек белдерүчеләрне тоткарлау
Теләктәшлек белдерүчеләрне тоткарлау

Барлыгы 19 кеше якындагы "Коптево" полиция бүлегенә алып кителгән. Анда аларның паспортларын һәм телефоннарын җыеп алганнар. Соңрак тоткарланганнарны якларга ОВД-Инфо адвокаты Сергей Тельнов һәм "Апология протеста" адвокаты Александр Альдаев килгәч, протокол төзеп аларны берәм-берәм чыгара башлаганнар. Алар барысы да хакимият белән килештерелмәгән митингта катнашуда гаепләнә һәм аларга 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр административ штраф җәзасы яный.

Бүгенге утырышка журналистлар, шул исәптән Азатлык хәбәрчесе дә кертелмәде, мәхкәмә аккредитация бирүдән баш тартты. "Коронавируска каршы чаралар аркасында, пресса залга хөкем карарын тыңларга гына кертеләчәк", дип аңлатты телефоннан мәхкәмәнең матбугат хезмәте. Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина утырышларга уздырылмаган журналистлар исемлеген җыеп, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә тапшырасы мөрәҗәгатькә беркетәчәген әйтте.

2018 елда Мәскәүдә Бердәм Русия фиркасе бүлегенең тәрәзәсен ватуда гаепләнеп хөкем ителүче математик, анархист Азат Мифтахов бүген мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте.

Мифтаховның чыгышы турында Азатлыкка әлеге эшкә бәйле рәвештә хөкем ителүче икенче бер гаепләнүче Елена Горбань сөйләде.

Азат соңгы сүзендә анархистлар хәрәкәте активисты булуы һәм шул ук хәрәкәтнең чараларын үткәрү, куәт структуралары рейдерларына каршы көрәш турында сөйләгән. Азат әйтүенчә, бу эшчәнлек "Э" үзәге тарафыннан үч алуга сәбәп булган, һәм әлеге җинаять эшен аңа нәкъ менә шушы эшчәнлеге өчен ягалар.

Башка гаепләнүчеләр әйткән сүзләрдән соң берни дә өстәргә кирәкми, дип саный Азат. Бердәм Русия офисына һөҗүмгә тукталып, "Әмма без өйдә яшәүче башка кешеләрнең фикерен белмибез. Алар арасында чараны файдалы дип санаучылар да булырга мөмкин, чөнки Бердәм Русия фиркасен халык та яратмый. Шуңа күрә бу чара өчен анда катнашучыларны бүләкләргә генә мөмкин", дигән Мифтахов.

Ул үзен хуплаган кешеләргә бик рәхмәтле булуын, бик күп хатлар, финанс ярдәме килүен дә белдергән.

Бердәм Русия офисына һөҗүм турында җинаять эше нигезендә барлыгы өч кеше хөкем ителә – математик Азат Мифтахов белән беррәттән Елена Горбань һәм Андрей Ейкин да тәрәзә ватуда катнашуда гаепләнә.

23 декабрьдәге мәхкәмә утырышында гаепләү ягы Мифтаховны 6 ел колониягә, Ейкинны 2 елга ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 3 ел сынау мөддәтенә, Горбаньны 5 еллык сынау мөддәте белән шартлы рәвештә 4 елга хөкем итүне сорады. Гаепләү ягы шулай ук Азатның җәмгыять өчен куркыныч булуын, сак астында аз вакыт утыруын әйтте.

Мәхкәмә карары 11 гыйнварда игълан ителер дип көтелә.

Азат Мифтахов — математик, МДУ аспиранты. 2019 елның февраль башыннан сак астында. Тикшерү версиясенә караганда, Азат ике ел элек "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватучылар арасында булган. Гаепләү тәрәзә ватылып бер ел узгач, Мифтаховны "тәэсирле кашлары"ннан таныган яшерен шаһит күрсәтмәләре нигезендә төзелә. Ноябрьдә мәхкәмә утырышы Азат Мифтаховны сак астында калдыру вакытын 4 мартка кадәр озайтты. Ул вакытка Азатның СИЗОда утыруына ике елдан артык булачак.

XS
SM
MD
LG