Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яңа ел ялларында хәмер сату чикләнә


Узган елда кабул ителгән канун быел да гамәлдә булачак. Статистикага ярашлы, бу чикләүләр хәмердән агуланулар санын 70 процентка киметкән.

Башкортстанда 3-6 гыйнварда спиртлы эчемлекләр сату чикләнә. 3 гыйнварда республика кибетләрендә хәмер сату тыела, ә 4,5,6 гыйнвар көннәрендә аны иртәнге уннан көндезге икегә кадәр генә сатып алып булачак.

Республика җитәкчелеге әлеге чикләүләрне Яңа ел бәйрәмнәреннән соң исерек хәлдә башкарылган җинаятьләр, янгыннар, хәмер эчеп агуланулар саны күбәюенә юл куймау зарурлыгы белән аңлата.

"Беренче көннәрдә - 1–3 гыйнварда – агуланулар бик күбәеп китә, 3 гыйнварда аның иң зур саны күзәтелә. Аннан соңгы көннәрдә бүтән проблем кискенләшә – 5-7 гыйнварда үз-үзенә кул салуларга һәм үтерүләргә китерүче хәмер психозлары арта. Исерек хәлдә имгәнүләр, бәхетсез очраклар, тәмәке тарту һәм саксызлык аркасында чыккан янгыннар саны арта. Әлеге чикләүләр шушы начар күренешләрне алдан кисәтү өчен кабул ителде" дип аңлаткан Башкортстан Дәүләт җыены-Корылтай рәисе Константин Толкачев.

Ул чикләүләр ярдәмендә ирешелгән күрсәткечләрне дә санаган. Узган елда республикада 1-8 гыйнвар көннәрендә спиртлы эчемлекләр сату 27 процентка кимегән. Хәмер белән агуланып үлү очраклары 70 проценка азайган. Янгыннарда үлү очраклары дүрт тапкыр кимегән, шул ук вакыттта биш кешенең берсе генә исерек булган дигән саннар китергән Толкачев.

Башкортстанның Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны чикләүче кануны 2019 елның 30 декабрендә рәсми рәвештә гамәлгә керде.

Аннан алда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров ялган аракы сату нокталары һәм бу кәсеп белән шөгыльләнүчеләр турында мәгълүмат хәбәр итүчеләргә акча түләргә дигән карар да чыгарды.

Башкортстанда эчүчелек мәсьәләсе аеруча кискен тора. 2019 елда Уфа шәһәре алкомаркетлар саны артуда Русиядә беренче урыннарда торган.

Башкортстандагы иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре эчкечелек белән көрәш башлап, республика авылларында рейдлар да уздырды.

XS
SM
MD
LG