Accessibility links

"Авазлар" проекты яңа текстлар эзләп, халыкка мөрәҗагать итте


Татар текстларын кычкырып укудан гыйбарәт булган проект икенче һәм өченче өлешләре өчен материал туплый.

Казандагы "Моң" театр мәйданында тәкъдим ителгән "Авазлар" проекты яңа текстлар эзләп халыкка мөрәҗәгать итте. Проект авторлары тамашачылардан әби-бабайларыннан калган көндәлекләр, хатлар, котлау хатлары, әби-бабаларның язмалары белән уртаклашуларын сорый. Тупланган текстлар хәзерге көн татар һәм урыс телләренә тәрҗемә ителеп, проект кысаларында яңгыратылачак. Текстларны проектка 2021 елның 15 гыйнварына кадәр җибәреп була.

"Авазлар проекты — тел, кемлек һәм хәтер турында. Безне әби-бабаларыбыздан аерган "тел упкынын" җиңеп чыгарга телибез", дип мөрәҗагать итә проект авторлары.

Килгән документларның бер өлеше киләсе "Авазлар" сценариена кертеләчәк һәм 2021 елның марты һәм апрелендә Казанда "Моң" мәйданчыгында яңгыраячак. Калганнары — "Авазлар" дәфтәрләрендә басылып чыгачак һәм шулай итеп яңа сулыш алачак диелә.

"Авазлар" проекты 21 ноябрь Казандагы "Моң" театр мәйданчыгында тәкъдим ителде. XX гасырның төрле елларында язылган көндәлек, хатлар, шигырьләрне кычкырып укудан торган бу чара биш сәгать чамасы барды.

Проект өч өлештән тора. Икенчесе — февраль азагында, өченчесе апрельдә булачак диелде.

XS
SM
MD
LG