Accessibility links

Ачык университетта график дизайн турында татарча курс әзерләнде


Архив фотосы
Архив фотосы

Курсны университет сайтында узып була. Дәресләрне яшь дизайнер Гүзәл Гыйззәтуллина әзерләде.

"Ачык университет" онлайн белем алу платформасында яңа курс урнаштырылды, бу юлы ул график дизайны нигезләренә багышланган. Курсны сайтта теркәлгәннәр бушлай уза ала.

Дөнья татар яшьләре форумы җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова Азатлыкка сөйләгәнчә, курс тәкъдиме белән аның авторы Гүзәл Гыйззәтуллина үзе мөрәҗәгать иткән. "Курста укучылар график дизайн белән генә танышмый, бизәлеш һәм дизайнга татар күзлегеннән карарга өйрәнә. Гыйззәтуллина үзе бик иҗади дизайнер, мәктәптә эшләү тәҗрибәсе дә бар. Курста теория белән практика үрелеп бирелә", диде ул.

Курста график дизайнга караган төп төшенчәләр – композиция, төс, типографика, бренд, айдентика һәм башкалар өйрәнелә. Моннан тыш, укучылар Illustrator програмына өйрәнә, анда гамәли биремнәр үти.

"График дизайны нигезләре" курсы уртача 10 минуттан торган 9 дәрес тәшкил итә. Практика биремен уңышлы тапшырган кешеләргә сертификат алу мөмкинлеге бар.

Курс беренче чиратта балаларга һәм яшүсмерләргә юнәлгән, шул ук вакытта график дизайнга нольдән өйрәнүчеләргә дә яраклы курс, ди Вилданова.

"Ачык университет" проекты Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Ул "Акыл фабрикасы" проектыннан үсеп чыккан. Әлеге университет төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны интернетта онлайн карап була.

Университет сайтында хәзер тугыз курс узып була. Сайтта татар тарихы, заманча татар мәдәнияте, ораторлык осталыгы, татар телен заманча өйрәтү һәм башка темаларга курслар урнаштырылган. Күптән түгел генә университетта "Гаиләдә татарча мохит" дигән курс та барлыкка килде.

XS
SM
MD
LG