Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Pfizer/BioNTech вакцинасын ашыгыч рәвештә кулланырга рөхсәт итте


Вакцинаның өстенлекләре ихтимал булган зыян салудан күбрәк дип белдерә оешма. 

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Pfizer һәм BioNTech ширкәтләренең коронавируска каршы вакцинасын ашыгыч кулланырга рөхсәт итте. Ул иминлек һәм нәтиҗәлелек таләпләренә туры килә диелә. Вакцинаның өстенлекләре ихтимал булган зыян салудан күбрәк дип белдерә оешма.


Дөнья сәламәтлек оешмасы эпидемияләр белән көрәш өчен кирәк булган даруларга ашыгыч рәвештә рөхсәт бирә, гәрчә аларны сынау нәтиҗәләре ахыргача әзер булмаса да. Моннан соң илләр лицензия бирү эшләрен тизләтә ала, ә БМО мохтаҗ илләргә вакцинаны сатып ала башларга мөмкин.

Pfizer/BioNTech вакцинансы COVID-19га каршы көрәштә Америка Кушма Штатларында һәм Европа берлеге илләрендә кулланыла. Русиядә "Спутник V" вакцинасы ясый башладылар.

Дөньяда коронавирус пандемиясе башыннан 48 миллионга якын кеше COVID-19 йоктырган. Үлүчеләр саны ике миллионга якынлашып килә. Иң күп авыручылар АКШта. Пандемия башыннан анда 20,5 млн кеше авырган, 350 мең кеше үлгән.

фикерләр

XS
SM
MD
LG