Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биткоинның бәясе 34 мең доллардан артты


Гомум фото.
Гомум фото.

Бер ел эчендә биткоинның бәясе 5 тапкырга күтәрелде.

Биткоин курсы зур тизлек белән рекордлы бәягә җитте. Binance биржасында ул Казан вакыты белән иртәнге сигездә $34 102 дәрәҗәсенә күтәрелде. Бер тәүлек эчендә ул 14 процентка артты.

Биткоин курсы Ruffer инвестфонды һәм MassMutual американ ширкәтенең биткоинга инвестицияләр кертергә теләү хәбәреннән соң зур тизлек белән арта башлады. 16 декабрьдә ул $20 000 дәрәҗәсенә җитте.

Биткоин – интернетта булдырылган яңа буын криптоакчасы. Биткоин нигезендә бернинди реаль акча тормый, ул математикага нигезләнгән. Кайбер илләрдә биткоин белән эш итү тыелган.

2017 елда Казанның бер кальян барында (Hookah Rooms) биткоин белән түләү мөмкинлеге булдырылган иде. Шуннан соң Татарстан прокуратурасы үз аңлатмасын бирде. Ул биткоин белән түләү рөхсәт ителмәвен, бары рубльне кулланырга кирәклеген җиткерде.

XS
SM
MD
LG